Ирем белән 7 ел бергә яшибез, балабыз юк.
Башта үзебез өчен яшәдек, аннары әле ул авырып дәваланып йөрде, әле үземнең сәламәтлегем какшады. Инде икебез дә балага әзер булдык дигәндә генә, Аллаһы Тәгалә бала бирми. Бер ел “тырышабыз”, әмма нәтиҗәсе юк. Дөресен генә әйткәндә, хәзер теләгем дә юк бугай. Ирем эшендәге бер хатын белән аралаша башлаган, очраклы рәвештә белеп алдым. Бу адымын депрессия белән аңлатты. “Мондый гаилә булмый, баласыз гаилә гаиләмени?” – диде. Ирем аңа гашыйк, ләкин араларында җенси мөнәсәбәтләр булмаган. Һәрхәлдә, миңа шулай диде. Ул хатын – кияүдә, бәлки шуңа да ирем мине ташлап китми торгандыр. Без гаиләне сакларга тырышып карадык, психологка да бардык. Ул вакытта иремне югалтудан бик курыктым. Ә хәзер миңа ирем дә, бала да кирәкми сыман. Мин аны элеккечә яратмыйм, танышканда, кавышканда тойган хисләрне кичермим. Ә бәлки шуңа күрә балабыз юктыр?.. Кызлар, миңа киңәш бирегез әле, зинһар.
Ралинә З.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар