16+

«Җирдәгесен капма инде, какай бит ул» (юмореска)

Мәктәп янындагы бакчада язгы кояш нурларында иркәләнеп, гәҗит укып утыруым иде.

«Җирдәгесен капма инде, какай бит ул» (юмореска)

Мәктәп янындагы бакчада язгы кояш нурларында иркәләнеп, гәҗит укып утыруым иде.

Агачлар артыннан бер татар хатын-кызының баласы белән сөйләшкән сүзләре ишетелде.

Татарча сөйләшүе күңелемә май булып ятты. Русча сүзләр дә кыстыргалый, әлбәттә. Ләкин, бер-ике сүз куллану гаеп түгел инде ул. Чеп-чи татар авылында туып-үскән кызлар, шәһәргә күченгәч, балалары белән гел русча гына сөйләшкән булып җанны телгәли. Менә монысы милләт өчен, чын мәгънәсендә, куркыныч күренеш, җәмәгать.

– Маладис, кызым! - ди агачлар артындагы теге хатын-кыз.- Аша-аша, зур үсәрсең. Җирдәген капма инде, какай бит ул. Җирдә яткан җыен микроблы ризыкны ашасаң, чирләрсең. Бар, йөгереп кил. Суга кермә инде, киемнәрең юешләнә бит. Маладис, шулай сикергәләп тә ал, аякларың нык булыр. Уйнап күңелең басылдымы инде? Хәзер өйгә кайтырбыз, аякларыңны чирәмгә сыпыр, өйгә ком-балчык ияреп кермәсен. Кая йөгердең инде анда, ә тәрәт итәсең – зур йомышыңны үтисең икән. Маладис, кызым! Кил монда, өйгә кайткач, әниең тагын тәмле ризыклар ашатыр. Әйдә, киттек.

Баласы белән шулкадәр дә ягымлы итеп сөйләшкән хатын-кызны мактау теләгендә, агачлар артына күз салдым. Бактың исә, андагы хатын-кыз, махсус киемнәргә киендерелгән, кечкенә көчек белән шулай сөйләшә икән.

– Гафу итегез, чирәмдәге эт тизәген пакетка тутырып алу кирәк. Укучы балалар шимбә өмәсендә мәктәп тирәсендәге чүп-чарны ялан куллары белән җыялар бит,-дип сүз каттым.

Ник дәшкәнемә үкендем, әй. Көчеге белән ягымлыдан-ягымлы авазда сөйләшкән теге хатын миңа нимес овчаркасы шикелле ябырылды. Ишетмәгәннәремне ишеттем. Бер генә әйбер күңелне юатты. Бу хатын мине ана телебездә-татар телендә эт итеп сүкте. Русча сүзләр дә кыстыргалады, әлбәттә. Ун минут акырганда бер-ике генә рус сүзе эләгүенә түзәсең инде. 

Авыр сүз “ядрәләреннән” миңгерәүләнеп, шактый хушыма килә алмыйча утырдым эскәмиядә. Эх, яшь татар хатын-кызлары көчеккә түгел, ә үзе дөньяга тудырган сабыена шулай ягымлы итеп дәшсен иде икән ул.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading