Җәмәгать, алдакчы-мошенникларның телефон аша кешеләрнең акчаларын урлаулары турында көн саен диярлек ишетеп торабыз.
Кызганыч, полиция хезмәткәрләренең сак булырга чакыруларына колак салмыйбыз, алдана бирәбез.
Аллага шөкер, хатын белән минем электрон янчыкта рульдә дә, долларда да миллионнар юк. Җан тыныч. Акчаларны урларлар, талап чыгарлар, доллар курсы күтәрелүдән рубль очсызланып бетәр, дип борчыласы түгел. Санкция сәбәбендә, Парижга концертка һәм ресторанга барып булмый, акчалар тик ята, дип тә хәсрәтләнмибез. Пенсиядән-пенсиягә яшәп ятыш. Ләкин, булган кадәр пенсия акчасын да урлатасы килми бит инде. Машенниклар кармагына эләкмәс өчен хатын белән телефоннан пароль, ягъни яшертен сүз кулланып сөйләшергә уйлаштык. Әгәр мин, алай-болай, телефон аша акча сорасам:”Кадерлем, мин сине яратам!”– дип әйтергә тиешле булам. Хатын:”Мин дә сине яратам!”– дип җавап кайтарырга тиеш.
Йомыш төшеп, идарәче компаниягә барган идем. Карасам, кәрәзле телефонымның акчасы бетеп килә икән.
– Карчык, телефонга акча күчерт әле син анда, – дип өйгә шалтыраттым.
Хатынның исе дә китмәде.
– Мин бу. Танымыйсың чтули? Телефонга акча сал!
Хатын беларус партизаны шикелле бер авыз сүз әйтмичә торды да, телефон ярылырдай итеп кычкырды.
– Мошенник син. Ирем тавышына охшатып акча каермакчы буласыңмы? Күчерермен мин сиңа акча, көтеп тор кызыл кар яуганны. Пашшалтай моннан! – дип, телефонны өзде хәләл җефетем.
Хатынымның әнисе, урыны җәннәттә булсын, мәңге туймас бройлер чебешләрне яки акча сорап кергән сәрхүшләрне “Пашшалтай!” яки “Пашшал ти!”– дип орыша иде, баһыр. Телефонда сөйләшер алдыннан әйтәсе парольне оныттым ла, каһәр суккыры. Хатынга дәшү сүзе иде бугай пороль. “Аңгыра”, “ялкау”, “бытбылдык”, “карга”, “сыер” һәм тагын әллә нинди сүзләрне кулланып, сөйләшергә талпындым. Юк, барып чыкмый, туры килми пароль. Сквердагы эскәмиягә утырып, кесәләрне актара башладым. Нәрсәне дә булса онытмас өчен язып куя торган гадәт бар. Аналгин, валидол, дип язылган кагәзь кисәкләре чыкты, ә кирәклесе юк. Булмады бу, мин әйтәм, өйгә кайтырга туры килә инде.
Шул вакыт сквердагы эскәмиягә егет белән кыз килеп утырды. Күгәрченнәр кебек гөрләшәләр.
– Кадерлем, мин сине яратам! – ди егет.
– Мин дә сине яратам! – ди кыз.
Ходайның рәхмәтләре ирешсен бу егет белән кызга! Хатыным белән килешенгән пароль искә төште.
– Кадерлем, мин сине яратам! – дидем, хатыныма телефоннан.
– Мин дә сине яратам! Картым, кайда йөрисең шул гомер? Кабызган чәйнигем әллә ничә мәртәбә сунды. Кайт тизрәк! – дип, былбыл коштай сайрый җанкисәгем.
Телефонга акча сал, дип әйтергә җыенганымны да онытып, келтер-келтер өйгә ашыктым. Бер-ике сәгать күрмичә торган арада да сагындым хатынымны. Кайтып, чөкердәшеп чәй эчик әле башта. Телефонга акчаны күчерербез, шәт. Җәмәгать, мошенниклар корбанына эләкмәс өчен, сез дә пароль кулланып сөйләшегез. Ләкин, онытмас өчен язып кесәгезгә салсагыз да зыян булмас.
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар