Костров князь буларак, бу Казан биенең (кенәзенең) исеме рус елъязмаларында искә алына. Мәскәүнең Нугай Урдасы белән мөнәсәбәтләренә бәйле XVI гасыр уртасы Илчелек кенәгәләрендә Хостров князь яисә Хосров князь дип тә бирелә.
Күрәсең, аның асыл исеме Хөсрәү булган (Хөсрәү би - Хөсрәү кенәз). Фарсы телендә бу исем «данлы, шөһрәтле» мәгънәсенә ия (әлеге исемне йөрткән иң атаклы шәхес - Шәрыкнең легендар урта гасыр хакиме Хөсрәү Ширин).
Мөгаен, ханлык чорында Хөсрәү бинең биләмәләре («җәйге резиденциясе») Казаннан көнчыгыштарак, хәзерге Питрәч муниципаль районына караган Шәехзадә авылы тирәсендә булган. Казан өязенең 1565-68 елларга караган җир теркәү кенәгәсендә бу авылда «элек тә» (ханлык дәверендә) «Хөсрәү бинеке булган» каралты-кура искә алына («двор, что был Кострова князя»).
Исеменнән үк күренгәнчә, Хөсрәү би ханлыкның затлы биләреннән (кенәзләреннән) берсе була.
Еш кына ул Казан ханлыгының күренекле шәхесе - Булат Ширин улы Нургали Ширин (русча Нур-Али Ширин, Муралей князь) белән янәшә искә алына. Соңгысы Казан алыныр алдыннан дәүләттә олы карачы (ягъни баш вәзир - ханның баш киңәшчесе) булып тора. Күрәсең, тарихи документларда бу ике шәхеснең бергә искә алынуы юкка түгел. Аларның үзара туган-тумачалык мөнәсәбәтләрендә булуы да ихтимал. Бу уңайдан күпчелек галимнәр аксөяк Шириннәр ыруының көньяк-көнбатыш Җидесу өлкәсендәге Кашгар төбәгеннән чыгуын тәкрарлый.
Ничек кенә булмасын, Хөсрәү би (Костров князь) 1552 елда Казан алыну алдыннан булган катлаулы вакыйгаларда, ханлыктагы төрле феодал фиркаләрнең, ыру-төркемнәренең Казан тәхете өчен үзара көрәшендә турыдан-туры катнаша. Мәскәү дәүләтенең көчәюе, ханлыкны туктаусыз борчып, аның эчке эшләренә тыкшынып торуы шартларында, Казан феодалларыннан берәүләре, вазгыятьне исәпкә алып, Мәскәү белән дустанә мөнәсәбәтләр кору ягында булса, икенчеләре Кырым ханлыгына, аның артында торучы Госманлы Төркиясенә таянып, Мәскәү экспансиясенә каршы торуны хуп күрә.
Мөгаен, Хөсрәү бинең әле Казан егылганчы ук Мәскәү дәүләтендә пәйда булуы да әнә шул үзара көрәш, ыгы-зыгы белән аңлатыладыр. Күренекле тарихчы-археолог Альфред Халиков фаразы буенча, бу хәл 1550 елда була. Әмма елъязма чыганаклар аның Мәскәү дәүләтенә 1549 елның көзеннән калмый күченүен күрсәтә. Чөнки Хөсрәү би Мөдһиш (Явыз) Иванның Казанга 1549 елның көзге, уңышсыз, шулай ук 1550 елгы язгы яуларында катнаша.
Шуны ассызыклап үтик, бу чорда татар, нугай аксөякләре, тарихи традиция буенча, Алтын Урда мирасына бәйле барлык ил-җирләрне, шул исәптән Мәскәү дәүләте җирләрен дә үз санап, бу киңлекләрдә хезмәткә, дәүләттән дәүләткә иркен күченеп йөргәннәр. Шунлыктан ул вакытларда Казан, нугай биләренең, мирзаларының, казакларының Мәскәү дәүләтенә хезмәткә күчүләре һич тә гайре табигый хәл булмаган.
1551 елның августында Хөсрәү би, Казан тәхетенә Мөдһиш (Явыз) Иван менгергән Шаһгали, аның яраннары белән берлектә, киредән Казанга кайта. Аннан алда әнисе Сөембикә белән Мәскәүгә озатылган 12 яшьлек Үтәмешгәрәй хан чорыннан ук дәүләттә олы карачы булып торган Нургали Ширин белән янәшә, кече карачы вазифасында тәгаенләнә.
Әмма Мәскәүнең экспансия сәясәте нәтиҗәсендә, бу вакытта инде Казан тирәсендә вакыйгалар шактый «куерган» була. Ихтыяри-мәҗбүри килешү буенча, 1551 елның маеннан ханлыкның Тау ягындагы барлык җирләре Мәскәү кулына күчә. Шул рәвешле, Казан ханлыгы төньяктан һәм көнбатыштан Мәскәү дәүләте җирләре белән чолганып алына. Көньяк далалардагы нугай мирзаларының бер өлеше дә рус патшасы белән берлектә эш йөртә.
Бу шартларда Казан аксөякләре Шаһгалидән кискен рәвештә Тау ягын киредән Казан ханлыгына кайтаруны таләп итә. Эш кылмаса, Казан тәхетендә утырып кала алмаячагын аңлаган Шаһгали шул елның көзендә Мәскәүгә махсус Илчелек юллый. Олы карачы Нургали Ширин җитәкчелегендәге бу югары дәүләт Илчелегенә, хан сарае әһеле Шаһгаббас би Шамов, Галимәрдән хуҗа, Габдулла бакшы (бакшы - язу-документ тутыру эшләрен алып баручы дәүләт сәркатибе) белән беррәттән, ханлыкның кече карачысы Хөсрәү би дә кертелә.
Мәскәүдә Илчелекнең максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт була:
1. Рус патшасыннан Тау ягын киредән ханлыкка кайтарып бирүне сорарга;
2. Кайтарып бирмәсә, аннан салымнар җыярга рөхсәт итсен;
3. Рөхсәт итмәсә, аларның бер өлешен булса да җыярга рөхсәт бирсен;
4. Патша булачак килешүне үтәячәгенә ант бирергә тиеш.
Әмма Мөдһиш (Явыз) Иван бернинди ташламаларга да барырга теләми. Сөйләшүләр өзелә, Илчеләр Мәскәүдә тоткарлана. Шаһгалинең бу адымыннан ачуы кабарган рус патшасы аны Казан тәхетеннән алырга ниятли. Шул вакытларда Мәскәүгә Казанда Шаһгалинең үзенә оппозициядә булган 72 асыл затны (кенәз Бибарс Растовны һәм башкаларны) массакүләм үтертүе турында хәбәр килеп ирешә. Бу хәбәр Мәскәүдә үз максатларына ирешә алмаган Илчелек вәкилләрен зур пошаманга сала.
Казанга кире кайткан очракта, алар үзләренең дә Шаһгали корбаннарына әйләнүләреннән шикләнә. Җитмәсә, елъязмалар хәбәр итүенчә, Нургали Ширин белән Хөсрәү би Казанда үтертелгән Бибарс Растов, башка Казан аксөякләре белән берлектә эш йөрткән була.
Рус патшасының инде алар белән бернинди сөйләшүләргә дә бармаячагын, ә Шаһгалине Казан тәхетеннән төшерергә ниятләгәнен белгән хәлдә, Нургали Ширин дә, Хөсрәү би дә, үзләрен - хатыннары, балалары белән бергә - Мәскәүдә калдыруларын сорап, патшага гарызнамә юллыйлар. Шуның нәтиҗәсендә, соңында Рус дәүләтенә хезмәткә күчәләр.
Мөдһиш (Явыз) Иван карары буенча Шаһгалине Казан тәхетеннән алу өчен 1552 елның февралендә Казанга Алексей Адашевны юллаганда, Нургали Ширин белән Хөсрәү бинең Казан кешесе Тереул дуван аша «Казан җиренә» хат юллаганнары да мәгълүм. Әмма аның эчтәлеге сакланмаган.
Алга таба Казан ханлыгының язмышы билгеле - 1552 елның февралендә Шаһгали, тәхетеннән алынып, Мәскәүгә кайтартыла, шул ук елның 2 октябрендә (иске стиль белән) Казан рус явы тарафыннан алынып, талана, бөлгенлеккә төшерелә һәм яндырыла. Казан ханлыгы халкы азатлык сугышына күтәрелү сәбәпле, Урта Идел буе, биш елга диярлек, сугыш хәрәкәтләре кырына әйләнә. Тик бу инде башка тарих.
Кызганычка, Хөсрәү бинең алдагы язмышы буенча мәгълүмат әллә ни күп түгел. Документларда «Казан кенәзе Костров»ның, Борнаш атлы икенче бер татар аксөяге, башка «иптәшләре белән бергә», рус дворяннары сафында Мөдһиш (Явыз) Иванның Литвага 1557 елгы явында катнашуы чагыла. Шулай ук, баштарак Хөсрәү бинең, «иптәшләре белән бергә», Түбән Новгород шәһәре тирәсендә урнашканлыклары ачыкланды.
Соңрак (XVIII гасырдан да калмыйча), аның варислары Касыйм шәһәрендә пәйда була. Әлегә шушы күченешнең кайчан булганлыгын төгәл әйтеп булмый.
Тора-бара, Казан кенәзе Хөсрәү бинең варислары руслашкан дворян һәм татар-мөселман тармакларына аерымлана. Беренчеләре Костров фамилиясендә йөрсә (алар арасында, мәсәлән, М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының элекке прима-балеринасы Елена Юрьевна Кострова да бар), икенчеләре Кастров фамилиясен йөртә.
Соңгылары арасында да күренекле, атаклы шәхесләр шактый күп. Мәсәлән, XIX гасырның икенче яртысында-XX йөз башында яшәгән Әхмәт Хәйрулла улы Кастров, үз вакытында, Касыймда мехлар белән сату итүче атаклы сәүдәгәр, шәһәрнең күренекле хәйриячесе була. Күпләр аның Мәскәүдә яшәгән кызын - Мирсәет Солтангалив, Муса Җәлил, Сәлих Сәйдәшев кебек шәхесләр белән якыннан аралашкан, 100 яшен тутырып, күптән түгел бакый дөньяга күчкән җәмәгать эшлеклесе Рауза апа Кастрованы да хәтерлидер.
Гомумән алганда, Кастровларның нәсел тарихы ул үзе бер китапка лаек. Бүгенге көндә аларның варисларыннан күбесе Мәскәү һәм Касыйм шәһәрләрендә яши. Шулай итеп, Казан ханлыгының Костров князь - Хөсрәү би токымы әле дә исән, дәвам итә - буыннар чылбыры өзелми...
Рәсемдә: Касыйм шәһәренең XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы күренекле сәүдәгәре һәм хәйриячесе Әхмәт Хәйрулла улы Кастров, хатыны Хәдичә (ул - Мәскәү Җәмигъ мәчетенә нигез салучы сәүдәгәр Салих Ерзин кызы) һәм аларның уллары Хәсән (Мәскәү, 1897 ел).
Комментарийлар