Процентсыз вакыт
Кредит карталарының бу иң “тәмле” өлеше дияргә була. Кредит карталарыннан кулланылган акча өчен банк күпмедер вакыт процентлар алмый. Ягъни, сез кибеттән берәр техника сатып алдыгыз һәм кредит картасы белән түләдегез, ди. Акчаны исә берничә ай дәвамында кайтарырга мөмкин булачак. Гадәттә, ташламалы период 50-60 көн була. Кайбер банклар 100-120 көнгә кадәр процент алмый.
Әмма ташламалы период беткәннән соң акчаны кайтарырга өлгермисез икән, зур процентлар түләргә әзер булыгыз.
Ташламалы период вакытында да банк минималь түләүләр таләп итәргә мөмкин. Әгәр дә клиент үзенең ышанычлы икәнен күрсәтсә, ул түләүләр киләчәктә алынмый.
Комиссия һәм башка төрле түләүләр
Процентлардан тыш банк тагын башка хезмәтләр өчен дә акча алырга мөмкин. Мисалга, карта буенча күрсәтелгән хезмәт өчен. Дебет карталары өчен түләгән кебек, кредит карталарына да елга бер тапкыр хезмәт күрсәткән өчен акча түләргә туры киләчәк. Кайбер банкларда ул берничә йөз булса, икенчеләрендә берничә мең сумга кадәр җитә.
Картадан акчаны “чыгарып” алган очракта да комиссия түләргә туры киләчәк. Кибеттә карта белән түләгәндә банкка кибет эквайринг, ягъни купюра белән түләмәгән өчен акча түли. Ә кәгазь яисә тимер акча биргәндә банкка файда килмәячәк. Шуңа да кредит карталарыннан акча салдырган өчен финанс оешмалары комиссия ала да инде.
Кредит картасыннан акчаны башка счетка күчергән очракта да өстәмә түләүләр каралган.
Комментарийлар