16+

Кукмара йөзьяшәрләре озак яшәү серләрен ачты

«Инстаграм» челтәрендәге фотоларны карап утырганда Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникованың шәхси битендә бер фото үзенә җәлеп итте.

Кукмара йөзьяшәрләре озак яшәү серләрен ачты

«Инстаграм» челтәрендәге фотоларны карап утырганда Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникованың шәхси битендә бер фото үзенә җәлеп итте.

«Кукмара районы Аман Оштырма авылыннан Хәтирә Сафиуллинага 100 яшь», дип язылган фото астына. Башкалар да юбилярга сокланып, аны «супер әби» дип атаганнар. «ШК» журналистлары да Хәтирә әбине 100 яшьлеге белән котлады.

Суперәби

Хәтирә Сафиуллина тумышы белән Аман Оштырма авылыннан булса да, хәзер кызы Гатифә апа белән Березнякта яши булып чык­ты. 100 яшьлек әби сөбханалла әле. Хәтирә әбинең уңганлыгын күреп, туган көнгә килгән кунаклар да, Римма Ратникова да: «Булдырасың, әби!» - дигәннәр үзенә. Хәтирә әби үз аягында йөри, күзләре күрә, бәйләүдән туктаганына да әле күп түгел икән. Озак еллар йон эрләгән, бәйләгән. Озак яшәүнең сере дә физик хезмәт башкаруда, кешеләргә ачу сакламау, ярдәмчел, изге күңелле, миһербанлы булуда, ди ул.

Авылдашларының кайсыннан гына сорама, барысы да Хәтирә әбине уңай яктан гына сөйли. Гомер буе юмарт булды, диләр аның турында. Фермада бозау­лар караганда, үзе пешер­гән, телеңне йотарлык өч­почмаклары, бөккәннәре бе­лән сыйлауларын хезмәттәшләре әле дә хәтерли. Хәтирә әби сөйләшергә ярата, тормыштан зарланмый үзе, хәтере дә яхшы.
Балачагы авыр була. 12 яшендә әти-әнисез кала. Ачлык, ялангачлык елларында туганнары ярдәменә таяна. Соңрак Кукмарадагы киез итек фабрикасына урнаша. Тырышлыгы нәтиҗәсендә цех мастеры дәрәҗәсенә күтәрелә. Хәзер дә киез итекләрне аягыннан салганы юк икән. Лаеклы ялга чыкканчы, Хәтирә әби Березняктагы фермада эшли.
... Хәтирәгә сугыштан исән кайткан Габделхәйнең күзе төшә. Хатыны икенче баласын тапканда үлеп киткән икән. Хәтирә исә Габделхәйне, аның нәни кызы Мөнирәне якын күрә. Яшьләр гаилә корып яши башлый. Өч балалары дөньяга килә. Бәхетле генә гомер иткәндә, Габделхәе кинәт авырып китә һәм савыга алмыйча, вафат була. Хәтирә апа дүрт бала, авыру каенана белән кала. Кае­нана белән 40 ел тигез гомер итә. Бүген күңеле тыныч, балаларына догада булып, шөкер итеп яши. Янындагы кызы Гатифә апа 40 ел буе башлангыч сыйныфлар укыткан. Улы Рәҗәп тә әнисенең горурлыгы, алдынгы механизатор. Мөнирәсе дә әнисенең хәлен гел белешеп тора. Ә менә бер баласы үлгән...

Озак яшәвемә үзем дә аптырыйм

Кукмараның тагын бер йөзьяшәре - Олыяз авылыннан Мәликә әби Хәкимуллинаның туган көне августта булып узды. Мәликә әбинең хәтеренә исең китәрлек. Барысын да тәфсилләп сөй­ли. Вакыйгаларны нечкәлекләренә кадәр хәтерли. Язмыш төрле яклап сынаса да, әңгәмәдәшем үзендә сыгылмаска көч тапкан.
- Гаиләбездә тугыз бала идек. Әнидән бик яшьли ятим калдым. 11 яшь иде миңа. Туганнарым арасыннан хәзер бер мин генә исән калдым. Кайберләре ачлык елларында харап булды, сугышта һәлак булучылары да бар, - дип сөйли Мәликә әби. - Хәсән абыемның язмышы бигрәк тә аянычлы. Әти урманда эшләгән чагында, аңа ашарга илтергә, хәлен белергә барган җиреннән кайтмады ул. Урманда адашканда аңа 13 яшь иде. Әни аны әти янында дип уйлаган, ә әти кайтып җиткәндер дип ышанган. Бик гыйлемле, акыллы иде туганым. Коръәнне яттан белә иде.

Аның тормышы турында китап язарлык. Бер абыйсы сугыштан озак кайтмый торгач, язмышын белергә теләп, Мәликә, иптәш кызы белән, кәрт ачып киләчәкне әйтүче хатынга бара. Мәликәгә «өч төрле афәткә юлыгырсың, алты бала табарсың, берсеннән генә игелек күрерсең, әмма озак яшәрсең», -дип әйткән ул хатын. Ул чакта кияүгә дә чыкмаган яшь кыз киләчәге өчен борчыла башлый. Чынлап та, Мәликә әбигә өч тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә. 11 яшьлек чагында басуда эштән соң, иптәш кызлары белән Бөр елгасына су коенырга баргач, чак батмый кала. Тагын берсендә керосиннан ут кабып, бөтен тәне пешә. Кечкенә улын куркытмас өчен, ул, ярдәм сорап, янган килеш күршеләренә керә. Аны күргәннәр «урамда утлы кеше йөри» дип тә куркалар. Бу хәлләрдән соң, ике ай район хастаханәсендә дәвалана. Мәликә апаның ире Хаҗи абый авылда иң оста итек басучы була. Мәликә апа да аңа булыша. Итекләрне сатарга авылларга, шәһәрләргә йөри. Шулай үзен аямыйча эшли. Ахырда аяклары сызлап, хәлдән таеп, хастаханәгә эләгә. Табиблар нык талчыккан, йөгенгән хатынны үлемнән алып калалар.

Хәкимуллиннарның алты баласының берсе генә исән кала. Бишесе дә бер яшен дә тутырмыйча, бакыйлыкка күчәләр. Хаҗи бабайның да вафатына 14 ел. Хәзер Мәликә әби улы Илдус һәм килене Дания гаиләсендә яши. Намазын калдырганы юк, Коръән укый. Улын да намазга өйрәткән. Матур, җылы көннәрдә күрше карчыклары белән капка төбенә чыгып утыра. Илдус абый Татарстанның атказанган зоотехнигы, инде 40 елга якын Россия күләмендә танылган «Урал» хуҗалыгында эшли.
Йөзьяшәрләр белән оч­рашкач, озак яшәүнең сере нидә соң дип кызыксынасың, билгеле.
- Үзем дә аптыраган инде, Аллаһы Тәгалә шулай кушкандыр, - ди уенын-чынын бергә кушып Мәликә әби. Килене Дания апа өстәп куя: «Эчкерсез, туры сүзле, гыйлемле булуы аркасында аны барысы да хөрмәт итә, ярата. Белгәннәрен башкаларга өйрәтеп калдырсын өчен, Ходай аңа озын гомер насыйп иткәндер», - ди.

Татарстанның иң өлкән кешесе - Әлмәттән 110 яшьлек Кадерниса әби Шәфигуллина белән «ШК» журналистларының якыннан аралашканы булды. Кызганыч, быел җәй Кадерниса әби бакыйлыкка күчте. Хәзер исә республиканың иң өлкән йөзъяшәре булып Яшел Үзәннән Бөек Ватан сугышы ветераны, 107 яшьлек Игорь Протопопов санала.



Ризилә Корбанова фотосы
Лилия Нургалиева фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading