16+

Кукуруз таякчыгын йокламас өчен ашыйлар?!

Авылга кайтканда юл буенда кукуруз таякчыклары саткан кызларга күз төшә. Аларны күргән саен, башымда мең төрле сорау бөтерелә: көне буе машина тузанын иснәп торалар, әйбәт түлиләрме икән, товарларын алучылар бармы, нигә нәкъ менә кукуруз таякчыгы сатарга булганнар?

Кукуруз таякчыгын йокламас өчен ашыйлар?!

Авылга кайтканда юл буенда кукуруз таякчыклары саткан кызларга күз төшә. Аларны күргән саен, башымда мең төрле сорау бөтерелә: көне буе машина тузанын иснәп торалар, әйбәт түлиләрме икән, товарларын алучылар бармы, нигә нәкъ менә кукуруз таякчыгы сатарга булганнар?

Беркөнне, командировкадан кайтышлый, сатучыларның берсе янында туктарга булдык.

Сатучы кызның, көне буе кояшта торып, битләре кызарып беткән. Товарына бүген кагылучы да юк, күрәсең, матур итеп өелгән килеш тора бирә.
- Алалармы? - дим.
- Алалар, күпчелек чит тө­бәкләр, ерак юлга чыгучылар ала. Беткән саен, китереп торалар.

- Шулай тиз алып бетерә­ләр­мени?
- Юк инде. Кайчан ничек. Гадәттә, 15ләп пакет сатыладыр.

- Бер пакетта ничә грамм соң?
- 400 грамм. Тольяттидан кайтартылган тәмле таякчык­лар болар.

- Ничә сум тора?
- 200 сум.

Башта кызык өчен алырга уйласам да, кибеттә шундыйны 60 сумга да алырга була икәнен аңлап, туктап калам.
- Сезгә сатканыгыз өчен ничә сум түлиләр соң? - дип кызыксынам.
- Көненә 100 сум.

- Базарда да күбрәк акча эшли алыр идегез, бик аз бит бу.
- Күнеккән инде без, бирегә иртәнге сигезенче яртыдан китереп куялар, кичке бишкә кадәр торабыз. Һәр сатылган кукуруз таякчыгы пакетыннан 20 сум акча үзебезгә калып бара. Эшем ошый, - ди кыз.

Ерак юлга йөрүче бер танышым әйтүенчә, кукуруз таякчыклары йокы килүне баса икән. Руль артында нык арыгач, гадәттә, кукуруз таякчыкларын сатып аласың да юл буе шуны кетердәтеп барасың. Бер пакеты бер сәгатькә җитә. Файдалы да, тәмле дә, ди.

Язгөлем Мөдәррисова.
Зөлфия Хәлиуллина фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading