16+

«Күпме тантаналар синсез үтәр, яңгырамас җырың туйларда...»

Шагыйрә, бик күп җырлар авторы Нурсия Апанаева күптән түгел вафат булган Марат Газизовка багышлап шигырь язган.

«Күпме тантаналар синсез үтәр, яңгырамас җырың туйларда...»

Шагыйрә, бик күп җырлар авторы Нурсия Апанаева күптән түгел вафат булган Марат Газизовка багышлап шигырь язган.

«Арча Шамкаена багышлап

Гомерләрне Аллаһ үлчәп бирә
Беркем белми күпме барасы,
Кемдер эзләр калдырмыйча китә,
Берәү була йөрәк ярасы.

Менә син дә яра булып калдың,
Яшьли киттең,кинәт югалдың,
Көтмәгәндә шаянлыгың ташлап
Ахры зәңгәр күккә юл алдың.

Эзләреңдә якты нурлар калды,
Җылы сүзләр халык телендә,
Һәр кешегә игътибарың житте,
Кереп калдың күңел түренә.

Юлларыңда җырлар озата барды,
Ташып тырды уйлар, хыяллар,
Инде менә синең юклыгыңны
Озатып калган кырлар тоярлар.

Гаилә диеп, янып яши белдең,
Яратуың учак ялкыны,
Оныгыңны кулларыңа алгач,
Эшләдең син янып, ашкынып.

Күпме тантаналар синсез үтәр,
Яңгырамас җырың туйларда,
"Арча Шамкае"ның шаян сүзе,
Көләч йөзе булыр уйларда.

Догаларда һәрчак искә алып,
Изге теләк сиңа юлларлар,
Яңа гына кабынган йолдызны
"Арча Шамкае"дип уйларлар.

Урының оҗмах түрләрендә булсын, Марат энекәш», дип язган Нурсия Апанаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Шулай ук бүген социаль челтәрләрдә Марат Газизов башкаруында Нурсия Апанаева шигыренә Альфред Якшембетов язган «Башларымны әйләндердең» дигән җыры да дөнья күрде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading