Кайбер хатын-кызларга исем-акылым китә. Нинди кәбахәт белән яшәвегезне алдан ук аңлап булмыймени соң ул?
Җүләр кеше чакрымнан күренә, югыйсә. Берсе өч бала таба да, аннан явыз иреннән китә алмыйча интегә. Икенчесе кыйналып яши. Батареяга бәйләп куйсалар, китеп булмый, әйе. Ә башкача? Тор да, кит! Мин бу дөньяда озак яшим, миңа – 50 яшь. Һәм юлымда гел яхшы ирләр генә очрады, ирем дә акыллы. Ни өчен миңа берсе дә кул күтәрмәгән соң?
Әллә мин ирләрне сайлый белгәнгәме икән? Беренче күрешүдә үк ир-ат сәер булып күренсә, бүтән янына аягыгызны да атламагыз. Ә сез үзгәрер дип өметләнәсез. Кайберләре ирен бәйләп куям дип бертуктаусыз бала таба. Ә ул йөкле чагында ире рәхәтләнеп аңа хыянәт итә. Үз кадерегезне белеп яшәгез, ханымнар һәм туташлар!
Асылбикә
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар