16+

Кытай турында күпләр белмәгән 5 кызыклы факт

Һәр халыкның үз гадәтләре, тәртипләре, йолалары, ышанулары бар. Бу язмада кытай халкы турында без белмәгән берничә факт турында сөйләрбез.

Кытай турында күпләр белмәгән 5 кызыклы факт

Һәр халыкның үз гадәтләре, тәртипләре, йолалары, ышанулары бар. Бу язмада кытай халкы турында без белмәгән берничә факт турында сөйләрбез.

Кояш астындагы урын өчен көрәш

Кытайда да хәзер имтиханнар чоры. Булачак студентлар бар көчен гаокао
тапшыруга юнәлдергән. Чөнки аның баллары университетка керү-кермәүне хәл итә.
Илнең топ университетлары Пекин, Шанхай кебек эре мегаполисларда урнашкан. Әгәр дә сез әлеге шәһәр кешесе түгел икән, андагы уку йортларына керү өчен, җирле абитуриентларга караганда, имтиханны югарырак балга тапшырырга тиеш.

Бу әлеге шәһәрләрдә халык күплеге елән бәйле. Илнең стандарт булмаган сәясәте дә кеше тыгызлыгыннан чыгып гамәлгә ашырыла.
Пекин белән Шанхай тарихи һәм мәдәни башкала гына түгел. Моны илнең икътисади үзәге дияргә була. Күпләр әлеге калаларга акча эшләргә килә. Әмма алар да "резин" түгел. Шуңа ла инфраструктурага зыян китермәс өчен бу шәһәрләргә бәйле аерым сәясәт алып барыла. Пекин белән Шанхайда яшәргә теләгән һәр кеше калада үз урынында икәнен раслап торырга тиеш.

Шуны да искәртергә кирәк: Кытай провинцияләрендә кимендә кимендә бер зур университет бар. Аларда укыту сыйфаты бераз гына да калышмый.

Бәхет китерә торган саннар

Кытайлылар өчен саннар зур әһәмияткә ия икәнен беләсездер, бәлки.
Мисал өчен, 6 лы саны аларда бәхет китерә торган саннарның берсе булып санала.
Чөнки ул "шома", "каршылыкларсыз" сүзләре белән охшаш.
Кытайлылар 6 лы саны уңышка ирешергә ярдәм итә, дип саный. Шуңа да биредә: "Бар да шома һәм уңышлы узсын!", дигән теләкне еш ишетергә мөмкин.
Уңыш китерә торган тагын бер сан - ул сигез. Аны кытай халкы алтыга караганда да ныграк ярата. Чөнки сигез саны "байлык", "чәчәк ату" кебек сүзләр белән охшаш. 
Әгәр дә машина номеры, йорт, фатир номерларында 8 ле саны бар икән, алар, башкаларга караганда, кыйммәтрәк торырга мөмкин.


Көч арттыра торган йомырка

Кытайның бер шәһәре бала сидегендә пешерелгән йомыркалар белән дан тота.
Ничек кенә сәер яңгырамасын, кайбер кытайлылар мондый йомыркалар эчке ци энергиясен, ирлек көчен арттыра, гомерне озынайта, дигән фикердә.

Фэн-шуй хакында

Кытайлылар өчен фэн-шуй бик мөһим роль уйный.
Кытай халкы өйдә тәрәзәләрнең кайсы якка каравына, керә торган ишекнең кайда урнашуына, хәтта өй тирәсендә нәрсәләр булуына да игътибар итә.
Көньяк тормыш итү өчен яхшырак санала - яктылык һәм "дөрес" энергия агымы күп.
Фэн-шуй акчага да тәэсир ясый. Кибетләрдә һәм офислапда кассаларны "ци" энергиясе китми торган, киресенчә, туплана торган итеп  урнаштырырга тырышалар. Эшмәкәрләр еш кына моның өчен белгечләр чакыра.
Өйне кирәкле әйберләр белән җиһазлау бер хәл. Әле бит фэн-шуй кагыйдәләренә туры килгән торак табарга да кирәк. Сүз уңаеннан, Гонконг, Сингапур кебек калалар фэн-шуй кагыйдәләренә нигезләнеп төзелгән. Бәлки шуңадыр да аларда торак бәяләре иң кыйммәт санала.

Үлемнән соң тормыш бармы?

Кытай халкы кеше үлгәннән соң икенче дөнья барлыгына ышанып яши. Шуңа да мәрхүмнең икенче дөнья тормышын җиңеләйтү өчен алар бик тырыша.
Вафат булгач, мәрхүмне туганнары өендә искә ала. Мәет ул көннәрдә өйдә кала.
Мәрхүм яшәгән йорт каршына палатка куялар. Бирегә тәкыялар китерәләр. Кытайда траур белән бәйле чәчәк дип хрезантема санала. Шуңа да кытайлыга хрезантема бүләк итә күрмәгез.
Мәрхүмнең туганнары, дуслары, күршеләре мәет булган йортка ак конвертка салып, акча алып килә. Анын суммасы так булырга тиеш.
Теләге булган очракта, мәрхүмнең туганнары ритуаль акчаларны яндыра.

Лилия Локманова әзерләде.
Фото: нейрочелтәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading