16+

Миңа ничә яшь икән?

Иртә белән эшкә барам. Сиреньнәрнең хуш исенә төренеп «Океан» тукталышыннан редакциягә таба атлаганда, каршыма бер әби килеп чыкты. Таякка таянган, янчыгын аскан, яулыгын таратып бәйләгән татар әбисе. Бик ашыга үзе, борчуы бар сыман.

- Кызым, ярдәм ит әле, башым катты менә. Ничә яшь соң миңа, исәпли генә алмыйм бит, 1929нчы елгы үзем, 97 тулдымы икән инде миңа, син - яшь кеше, исәпләп бир әле, - ди.
- Исәпләдем, 87 яшь сиңа, әби, - дим.

Әби миңа гаҗәпләнеп карады да:
- Ну нәүжәли 97 түгел? - ди.

Телефондагы калькулятор аша санап, экрандагы цифрларны күрсәткәч кенә ышанды.
- Шулай бик тиз 100гә җитәсегез киләме әллә? - дим, аптырап.

- Юк, киресенчә, картаям, дип курык­кан идем, Аллага шөкер икән әле, 87 - яшь чак әле, рәхәтләнеп яшәргә була, - дип сөенеп, әби юлын дәвам итте.
Аның артыннан, безгә дә сезнең яшькә җитәргә язсын иде, дип теләп калдым.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading