16+

Римма Бикмөхәммәтова: «Чит илдә яшәсәм, язучы булып, акча эшләр идем»

"Шәһри Казан" сайтының "Ни хәлләрегез бар?" сәхифәсе кысаларында журналист Римма Бикмөхәммәтовага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Римма Бикмөхәммәтова: «Чит илдә яшәсәм, язучы булып, акча эшләр идем»

"Шәһри Казан" сайтының "Ни хәлләрегез бар?" сәхифәсе кысаларында журналист Римма Бикмөхәммәтовага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Бүгенге көнегез ничек үтте?
- Бер атна Казанда булмадым, бик суыткан икән, кар явып торуы да кызык күренеш булып тоелды. Көнем каһвә эчеп узды, чөнки үтереп йокы килә. Инде берничә ай дәвамында йокы туймый, "эреле-ваклы" мәшәкатьләр күп, шуларны хәл итеп бетәсе бар.

- Узган ел бу көнне ничек үткәргәнегезне хәтерлисезме?
- Хәтерлим. Узган елны бу вакытта мин гипслы аяк белән өйдә яттым. Биләргә барган идек, борынгы шәһәрчекне карап йөрдек, ташлар янында фотога төштек. Шундый рәхәт иде! Кайтыр юлга чыкканда сикереп кенә төшәрмен дигән идем, чайсыз егылдым. Тезем җәрәһәтләнде. Аяк кул түгел, шуңа күрә эшләүне туктатмадым. Берничә ай сизелми дә узып китте. Аның каравы кырын ятып китаплар укырга вакыт булды. Хәзер менә вакыт табу авыррак.

- Урамда өшеп торган песи баласы тапсагыз ни эшләр идегез?
- Мин песиләрне чынында яратмыйм. Гадәттә, андый хәл булса, подъезд төбенә керткән чаклар булды, әмма асрауга алмас идем.

- Журналист булмасагыз кем булып эшләр идегез?
- Бәлки, оештыручы, бәлки, укытучы, бәлки, пешекче... Чит илдә булсам, язучы булып акча эшләр идем. Яхшы кеше һөнәре булса, шул җитәр иде миңа!



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading