16+

Әсгать Галимҗанов исемендәге премия булдырырга җыеналар

Татарстан Дәүләт Советында депутат хатын-кызларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе утырышы булып узды.

Әсгать Галимҗанов исемендәге премия булдырырга җыеналар

Татарстан Дәүләт Советында депутат хатын-кызларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе утырышы булып узды.

Чарада республикада гамәлгә ашырыла торган иң мөһим социаль- гуманитар проектлар турында фикер алыштылар.
Татарстанда барлыгы 4 меңнән артык игелекле эш алып барган коммерциячел булмаган оешмалар һәм хәйрия фондлары исәпләнә. Утырышта исә әлеге оешмаларның эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, эшчәнлекне камилләштерү, яхшырту өчен тәкъдимнәр әйтелде. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова әйтүенчә, соңгы берничә ел эчендә йөри алмаучыларны инвалид арбалары, ишетмәүчеләрне колак аппаратлары, күрмәүчеләрне махсус телефоннар белән тәэмин итә алганнар.

- Хатын-кызлар берләшмәләре Татарстанның күп районнарында оешты. Аларның күбесе Дәүләт Советында узган утырышка да килгән иде. Чыгышлар вакытында күпләрнең фикерләрне теркәп барулары ошады. Димәк, чара уңышлы узды дияргә була, катнашучылар үзләренә файдалы мәгълүмат алдылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Безнең үрнәк алыр кешеләребез, анализлар эшләребез, тырышлык куеп эшләүгә юнәлтелгән кыйблабыз бар. Мохтаҗ кешеләр, ярдәм көткән балалар җитәрлек. Кайчак кешегә бер сүз җитә. Өлкәннәргә аерым игътибар кирәк. Ярдәм итү формалары вакыт барган саен камилләшергә, заманча, икътисад шартлары кысаларында булырга тиеш дип саныйм. Хәйрия эшләрендә без бердәмлек күрсәтергә тиешбез. Бары бергә булганда гына нәтиҗәлелеккә ирешеп булачак",- ди Татьяна Ларионова.

- «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсенең төп максаты - гаилә кыйммәтләрен саклау, авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән законнарны камилләштерү, дәүләт эшчәнлегендә хатын-кызларның ролен арттыру. Чарада танылган хәйриячеләрне искә алдылар. Хәләл акчасына кешеләргә ярдәм иткән, балалар йортларына, мәктәпләргә, мал асрап саткан акчасына алынган автобуслар бүләк иткән Әсгать Галимҗанов турында аеруча да басым ясап әйттеләр. Татьяна Ларионова исә аның исемендәге премия булдыру фикерен җиткерде. "Һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер өлкән яшьтәге иң яхшы хәйриячегә Әсгать Галимҗанов исемендәге премия бирелсә, дөрес булыр иде", - диде Татьяна Ларионова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading