.jpg)
Бу акция 1 майдан 31 октябрьгә кадәр дәвам итте. Кеше шушы вакыт аралыгында «Арча нефть продукты» автозаправкаларында 5 тапкыр 20шәр литр бензин алырга тиеш иде. Ай саен 165 бүләк уйнатылудан тыш, финал өлешендә клиентларыбыз төп бүләк - ак «Гранта» машинасы өчен бәхетен сынады. «Гранта» халыкчан машина дип кабул ителгән бит инде, шуңа да икенче ел шушы модель машинаны сайлыйбыз, - ди «Арча нефть продукты» җәмгыятендә автозаправкалар белән эшләүче бүлек хисапчысы Алмаз Гәрәев. Җәмгыятьнең генераль директоры Раиф Сибагатуллин бензинның сыйфатына зур игътибар бирә. «Арча нефть продукты»ның үз лабораторияләре бар, бензинны даими тикшереп торалар.
«Арча нефть продукты» оешмасының бензин салу станцияләре 14әү. Арчада гына түгел, башка районнарда, хәтта Мари Эл республикасы, Киров өлкәсендә дә бар автозаправкалар. Шуңа да купоннар уйнатуны күзәткән йөзләгән кеше арасында чит төбәкләрдән килүчеләр дә бар иде.
Машинадан тыш, бәйгедә ун кешегә - 50 литр, биш кешегә 100 литр бензин да уйнатылды. 50 литр бензин отучылар арасында озак еллар автозаправкада эшләп пенсиягә чыккан Раухания апа Сәгъдиева да бар.
«Татнефтепродукт» холдинг компаниясе җәмгыятендә сәүдә итү һәм маркетинг буенча директор Наил Шәйдуллин, чара тәмамланганнан соң да, отсаң-отмасаң да, ике көн дәвамында, үзегездә сакланып калган купон белән заправкалардан һәр литр бензинны 50 тиен ташлама белән салырга була, дип хәбәр итте. «Арча нефть продукты» җәмгыятенең баш хисапчысы Ленар Хәлиуллин да уенның 150 процентка гадел узачагына басым ясады. Бүләкне бары купоны булган кешеләргә генә тапшырдылар. Безнең шофер егетебез Альбертның Балтачта яшәүче әтисе Гомәр абый да катнашкан булган бу акциядә. Әмма чарага килә алмаган. Шуңа да Гомәр абыйга чыккан (башта 50 литр, аннан тагын 100 литр) бензинны башкалар арасында кабат уйнаттылар.
Быел исә искәртеп узганымча, Арча районының Иске Кишет авылыннан пенсионер Шәфигулла абый Сибгатуллинга бәхет елмайды.
- Ун литр бензин отсак та яхшы булыр иде, дип өметләнгән идек, менә бит, машиналы ук булдык, кичерешләрне сүзләр белән генә аңлатып та булмый, - ди Шәфигулла абзыйның хатыны Сәвия апа.
Сибгатуллиннар хәзер икесе дә лаеклы ялда, ике ул үстергәннәр. Шәфигулла абый озак еллар шахтада эшләгән, хәзер дә кул кушырып утырганы юк, мал-туар карый, өйдә төзекләндерү эшләре белән мәшгуль.
«Арча нефть продукты» җәмгыяте исә киләчәктә дә мондый бәйге, акцияләрне үткәрергә ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Комментарийлар