Кешегә үз гомерендә нинди генә авырулар белән очрашырга туры килми. Алар арасында җитди чирләр дә, вак сырхаулар да булгалый.
Авыруның вагы, эресе юк инде аның диярсез. Килешми дә мөмкин түгел. Чирнең кайсы да яман, авырган кеше үзе генә белә торгандыр.
Сүзем авырулар турында чыккач, чамалагансыздыр инде, бу язмада да күптән түгел башлаган теманы дәвам итеп, авыруларны имләү турында язармын. Һәм менә халыкта нәкъ тә “вак сырхау” төркеменә кергән берничә авыруны "имләп алырбыз".
Шулай итеп, башта арпа имләп алыйк. Әле дә баягы Балтач районы Арбор авылында яздырып алынган мәгълүматны җиткерәм сезгә. “Имләүче кеше: “Фәлән фәлән улы/кызының сул/уң күзенең асты/өстенә арпа чыккан, арпа имлим”, – ди. Моның өчен 1 тиенлек, 3 тиенлек, 5 тиенлек (так булырга тиеш) акча кирәк булачак. Аннан соң акчаны алып, арпа өстенә ышкыйсы һәм түбәндәге сүзләрне әйтәсе:
- 1дән 9га кадәр саныйсы һәм “туфракка китсен” дип, сул якка өч тапкыр төкерәсе;
- 1дән 7гә кадәр санап: “Җиде юл чатына китсен” – диясе;
- 1дән 5кә кадәр санап: “Бизеп китсен”;
- 1дән 3кә: “Очып китсен”, “Берлексез булсын, бетсен-китсен”, – диясе.
Имләп беткәннән соң, имләнүче кеше, акчаны сул кулына тотып, сөйләшмичә, җиде юл чатына чыга. Чыгып җиткәч, өенә кайтыр якка борыла һәм сул кулы белән акчаны ыргытып китеп бара.
Киткән чакта:
“Мине ашамагыз,
Мине эчмәгез.
Шушыны ашагыз,
Шушыны эчегез!
Сезгә азык – миңа саулык”, − дип әйтә.
Аягы белән үзе йөри алмаган кешене яки балаларны имләгәндә, имләүче акчаны үзе ташлый һәм ул кайтып, «шап!» итеп утырмыйча, имләнүче тик утырырга тиеш.
Акчаны имләнүче ташласа да, имләүче ташласа да барганда-кайтканда кеше белән сөйләшергә ярамый. Им-томны матча турына, кояш баешына карап имләү яхшы.
“Арпа дисәң, арта әле ул, шуңа күрә бетчә дип имлиләр”, – дигән ышану да бар әле халыкта. Монысын ишеткәнегез бардыр инде.Ары китеп, сөял имләүгә дә тукталып китик әле. “Сөялле кеше кояш баешына карап туп-туры утыра. Имләүче кеше сөялле кешенең баш түбәсенең чәч түгәрәгеннән үкчәсенә кадәр тип-тигез итеп, җеп өзеп ала. Җепне үлчәп алганнан соң: “Бу фәлән фәлән улы/кызының буй озынлыгы", – ди. Җепнең очыннан тотып, төйнәгәнен уң якка таба куеп, сул якка таба 41 төен төйнәргә. Төеннәр сөялнең өстенә куеп төйнәлергә тиеш. Сөялне имләгәндә бер сүз дә әйтелми. Имләп бетергәннән соң, төйнәлгән җепне тиз черә торган урынга күмәсе. Авылда аны, гадәттә, мунча ләүкәсе астына күмәләр. Имләүче кеше күмсә дә, сөялле кеше үзе күмсә дә килешә. Шул җеп череп беткәндә сөял юкка чыга.
Сөял тизрәк бетсен өчен тиз черә торган һәм нечкә җеп сайларга кирәк. Әгәр төйнәгәндә өзелмәсә, ефәк җеп тә ярый. Җебен үлчәп бирүче булса һәм сөял кулда булмаса, кеше үзен-үзе дә имли ала.
Җепне гөл төбенә, тирескә күмәргә кирәк дигәнне дә сөйләгәннәре бар. Ә сездә бу сырхауларны ничек имлиләр? Бәлки башкачарактыр?
Инде сүземне тәмамлап, нинди генә авыру (чир, сырхау) булмасын, узгынчы булсын, дип телисем килә. Авырмыйк, сәламәт булыйк!
Фото: https://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар