16+

Сөйләнү түгел өйләнү

Холкым шундый, кайда гына булсам да, мин журналист булып калдым: үзебез барган илнең тарихын, йолаларын өйрәндем, яшәү шартларын чагыштыр­дым. Бигрәк тә, җиткән егетләрнең әнисе буларак, ул илләрдәге ярәшү, туй гадәтләре кызыксындырды.

Сөйләнү түгел өйләнү

Холкым шундый, кайда гына булсам да, мин журналист булып калдым: үзебез барган илнең тарихын, йолаларын өйрәндем, яшәү шартларын чагыштыр­дым. Бигрәк тә, җиткән егетләрнең әнисе буларак, ул илләрдәге ярәшү, туй гадәтләре кызыксындырды.

Яратмаса, тозлы кофе эчәсең

Төркия күп нәрсәсе бе­лән шаккатырды. Сокланган нәрсәләр дә шактый булды, гаҗәпләндергәннәре дә. Кайбер йортларның алдында чүлмәктә пальма гөле үсеп утырганын экскурсовод болай дип аңлатты: «Бу өйләрдә малайлар үсә. Гадәттә, ир бала тугач, чүлмәккә пальма гөле утырталар. Ул бик озак, акрын үсә. Шуңа да аны матур итеп үстереп, кунакханә-отельләргә, офис хуҗаларына сата алсаң (ул бик кыйммәт тора), улыңны өйләндерерлек акча эшли аласың.» Уллары тугач та аның туен кайгыртып, хәстәрле әти-әниләр шулай алдан аяк киенәләр икән.

Ләкин туйга кадәр бездә­ге шикелле үк әле кыз сорарга барасы бар. Анысы да бик җаваплы. Булачак кае­нана килен кофе ясаган арада келәмнәрне күтәреп карап, тузан эзли. Булачак киленнең уңганлыгын, чисталыгын тикшерә. Кәләш булачак каенананың күңеленә хуш килмәсә, ошамаса, улы никадәр генә яратса да, ул кызга өйләнә алмый. Өлкәннәр сүзе һәрвакыт беренче урында бу илдә.

Әлеге гаиләгә килен булып төшәргә ризамы, егетне яратамы-юкмы икәнен кәләш кофе телендә аңлата. Йола буенча, ул килгән кунакларны үзе пешергән кайнар кофе белән сыйларга тиеш. Кофега аның тозмы, шикәр комымы салуы турыдын-туры хисләреннән тора. Яратса, егетне баллы кофе белән сыйлый. Ә инде күңеле бүтәндә булып, моңа җаны ятмаса, мескен егет тозлы кофе эчәргә мәҗбүр була. Җитмәсә, ул аның тәмсезлеген берәүгә дә сиздермәскә, төкермәскә, тамчысын да калдырмый эчеп бетерергә дә тиеш икән әле.

Туйда түрдә... ил әләме

Кайчандыр Югославиянең бер өлкәсе, хәзер Черногория дигән дәүләт булып яшәп яткан Әдрән диңгез буендагы балкан иленең дә бу мәсьәләдә үз үзенчәлекләре. Бу илдә безгә, чын мәгънәсендә, бәхет елмайды: без шактый зур суммадагы евроларыбызны түләсәк түләдек, әмма тау башындагы бер черногор авылына туйга баруга ирештек. Дөрес, безнең бу илдә туйга чакырырлык туганнарыбыз юк. Рәхмәт инде туристлык агентлыкларына. Алар килгән кунаклар өчен шундый рәхәт уйлап тапканнар. Биек тау башындагы черногор авылына безне автобусларда алып менделәр. Барып җиткәнче берничә тапкыр белгән догаларны укырга туры килде. Чөнки тау бик текә, биек, җитмәсә, серпантин юлы Әдрән диңгез кырыеннан уза.

Тау башына юкка менмәгәнбез икән, анда безне кадерле кунаклардай, милли сыйлардан торган зур табын әзерләп көтеп торалар иде. Бәйрәмнең төп гаеплеләре: кияү белән кәләш тә озак көттермәде. Алар милли киемнәрдән иде. Без туристларны иң гаҗәпләндергәне кияү белән кәләш янәшәсеннән ил байрагын күтәргән байракчының баруы булды. Аларны килгән кунаклар бодай һәм башка ярмалар сибеп каршы алдылар. Яшьләр әләм каршында тез чүгеп мәхәббәтләрен соң минутка кадәр сакларга, бер-берсен ташлашмаска ант иттеләр. Кызыл төстәге ике башлы бөркет төшерелгән дәүләт байрагын тотып баручыга игътибар, кадер-хөрмәт яшьләргә караганда да күбрәк булды шикелле тоелды миңа. Аннары ул флагны яшьләр утыра торган өстәл турысында, стенага элеп куйды байракчы. Черногорларда туй өч көн бара, байрак та өч көн буе шунда эленеп тора икән.

Ә туйның үзен мин Сабан туебызга охшаттым. Кайбер уеннары бөтенләй охшаш. Кунаклар да, яшьләр дә капчык киеп йөгерүдә ярыштылар. Яшь килен бе­лән кызлар тавык артыннан йөгерделәр. Туйга махсус чакырылган атаклы ансамбль егет-кызлары белән бергәләп аякларга ут капканчы биедек. Черногор егетләре бик горур кыяфәтле, бөркет карашлы - икесе дә тау балалары ла. Кызлары тауда үскән чәчәк кебек нәфис.

Кадерле кунаклар икәнебезгә табын артында тагын бер тапкыр инандык - без килә дип, сарык бәтие суеп, аны төрле соусларга салып, тәмле итеп пешереп куйганнар. Кәҗә сөтеннән ясалган атаклы черногор сырыннан да, пршут дип аталган, ысланган иттән дә туйганчы авыз иттек. Ракия (бездәге аракы, кара әле, исеме дә охшаш), төрле шәрабләр дә күп иде.

Без кемнән ким?!

Черногориядән үзебезнең илгә кайткач, мин бу туйлар турында танышларыма сөйләдем, араларында ресторан, кафе хуҗалары да бар иде. Әгәр дә бездә дә алар үз кафе-рестораннарында бәлеш, гөбәдияләр белән татар туен, йолаларыбызны күрсәтсәләр, килгән кунаклар разый булыр дип уйлыйм: тамак та тук, тамаша да бар. Безнең туйлар да башкаларныкыннан һич калышмый, еш кына уздырып та җибәрә әле. Бүген Казанга дөньяның кай почмагыннан гына килмиләр. Юкка гына туристлар мәркәзе дип аталмый бит инде башкалабыз. Татар иленә килеп, чәкчәкле-казлы татар туен күреп китсәләр, начар булмый ич инде. Җыр-бию коллективларын, популяр артистларны да чакырырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading