16+

Чыннан да, тәрбиясез бугай без

Үскәч балаларны орышкан булабыз. Башта үзебезнең тәрбияне рәткә китерәсе түгелме?

Чыннан да, тәрбиясез бугай без

Үскәч балаларны орышкан булабыз. Башта үзебезнең тәрбияне рәткә китерәсе түгелме?

Һәр яңа көн яңа хис-кичерешләр, яңа танышлар, яңа фикерләр белән күңел түренә кереп кала. Казаннан ерак булмаган Тирән күл буена барган көн икеле уйлар белән истә калды.

Тирән күл «Аккош» урман паркы территориясендә, Казанның Киров районында урнашкан. Табигать монда искиткеч. Күл дә бик чиста, күл буендагы баһадир наратлар да күз явын алырлык. Туйганчы урман һавасын сулап, су коенып шушы җәйге эсседән качу өчен шәп урын, кыскасы. Атна уртасы булуга карамастан, күл буендагы халыкның күплелегенә хәйран калырсың. Әллә халык эшләми микән дигән уй да килде башыма. Болай яр буенда шушы 37 яшемә җитеп атна уртасында утырганым булмаганга миңа бераз сәеррәк инде. Атна буе эшлибез дә, җомга көн авылга чабабыз бит. «Вәт ял итә белә кеше. Без дә яшибез инде!» дим. Авылда эш белән ял итәбез шул без. Ә монда халык рәхәтләнеп ял итә. Атна уртасында. Әнә кемдер катамаранда йөри. Сәгате – 1000 сум. Экстрим яратучылар сапта дип аталучы тактада ишкәк белән этелеп йөзә. Кемдер шашлык кыздыра... Барысы да әйбәт... тик минем күңелемә тигән әйберләр дә күземә чалынды.

Беренчедән, күл буендагы 13-14 яшьлек малайларның бертуктаусыз тәмәке көйрәтүләре. Суга кереп чыгалар да, тәмәке кабызалар, тагын суга чумалар да, чыгып тагын тәмәке тарталар. Иреккә чыккан лачыннарны контрольдә тотучы юк, алар монда башларын горур күтәреп, зур эшләр башкарган сыман кыяфәттә йөриләр. Янәшәбезгә туры килгәч, колакка аларның ике сүз саен сүгенүләре дә килеп бәрелде. Үземнең дә яшүсмер улым үсеп килә. Шуңа күрә мин бигрәк тә хуш китеп күзәттем малайларны. Башымда сорау арты сорау: көнгә ничә сигарет тарталар икән? Ничә кап китә? Сигарет алырга акча каян алалар?..
Икенчедән, яшь әниләрнең сабыйлары янында тәмәке тартып сыра эчеп ял итүләре.

Җитмәсә, күл янында ике зур сумка аскан әбиең сыра, квас сатып халыкны кызыктырып йөри. Кемне хәтерләтә дисәм, соң элек электричкаларда туңдырма, көнбагыш сатып йөрүче апаларыңны икән бит! Рәхәттән чыкмагандыр да инде бу апа да. Аны да кызганып куйдым. Кечкенә генә буйлы булса да, авыр букчаларын асып берничә тапкыр шулай узып китте. «Рульдәгеләр өчен алкогольсез сыра бар. Квас, сыра», – бу эсседә көне буе шулай йөреп нык арадыр әби... Белмим инде, әллә без башкача тәрбияләнгән буын. Әтисе дә тарта, әнисе дә – бала бит шуны күреп үсә. Аның өчен бу нормаль күренеш. Ә үскәч, аннары балаларны орышкан булабыз. Соңга калган булабыз шул. Үзебезнең тәрбияне рәткә китерәсе түгелме?

Тәрбия дигәннән, чыннан да тәрбиясез бугай без. Пляждагы өелеп яткан чүп-чарларны күргәч, шундый нәтиҗәгә килдем. Моннан бер атна элек, Юдино карьерына тиз генә тукталган идек. Анда да аяк астындагы пакет-пакет җыелып яткан чүпне күреп шаккаткан идем. Монда да шул хәл. Агач төбе саен диярлек чүп. Адәм баласы бүгенге заманда яшәп нинди генә гамәлләр кылырга өйрәнмәде: космоска да менәбез, әллә нинди технологияләр уйлап чыгарабыз... Ә менә гади генә әйбер – үзебезнең артыбыздан җыеп китәргә өйрәнә алмыйбыз. Югыйсә моның бер авырлыгы да юк бит. Ял иткәнсең икән, үзең белән ал чүпләрне, калдырма агач төбендә. Монда килгәннәр иманым камил, машина белән генә килүчеләр. Күтәреп тә кайтасы түгел, югыйсә. Әллә халык ялкаумы бездә яки «Җыештырырлар әле» дигән уйлар белән яшәүче битарафлармы?!

Менә шундый уйлар белән кайттым мин Тирән күлдән…

Руфия Мөхетдинова

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading