Еланнар активлашкан. Шул уңайдан белгечләр, бакчада эшләгәндә, урманда ял иткәндә, аеруча игътибарлы булырга чакыралар.
Бакча эшләре вакытында елан чагу очраклары арта
Елан чагу очраклары Татарстанда инде теркәлгән. Бер очрак май башында ук булды. Минзәлә районыннан Газинур Исламов аш пешерәм дип кычыткан җыярга чыккан булган. Кычытканга үрелүе була, елан чагып та куя. Алдын-артын уйлап тормыйча, яраны ялап та ала. 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең кискен агулану бүлеге мөдире, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина әйтүенчә, бу гамәлнең бер генә дә файдасы юк, бу вакытны гына әрәм итү. Белгеч елан чагуның беренче билгеләренә дә игътибар итәргә куша.
– Беренче билгеләр, әлбәттә, чаккан урынга бәйле. Әгәр аскы очлык булса, шеш тиз күтәрелә, бу гиперемия, ягъни без шунда ук кызаруын күрәбез һәм шул урында температура күтәрелә. Шуны әйтәсем килә: елан тешләгән урында ике теш эзе көтәргә кирәкми. Шешү сәбәпле, ул күренми, – ди ул.
Елан беркайчан тик торганнан чакмый, ул үзен яклый гына. Куркыныч тойган вакытта гына агрессия күрсәтәләр. “Шуңа күрә зиратта булсынмы, бакчадамы, кая басканны, кая кул сузганны карарга кирәк. Җиләк сезонында һәм бакча эшләре вакытында елан чагу очраклары арта”, – ди әңгәмәдәшем.
– Табиб килгән арада үз-үзеңә ничек ярдәм итәргә була?
– Иң беренче эш итеп елан тешләгән урынны чиста су белән юарга яки яки бактерияләргә каршы салфетка белән эшкәртергә кирәк. Гел сыеклык эчәргә тырышыгыз, чөнки шеш үсә бара һәм кан басымы төшәргә мөмкин, ә бу инде кешенең тормышына куркынычы яный дигән сүз. Тиз арада медицина пунктына мөрәҗәгать итегез яки ашыгыч медицина ярдәме чакырыгыз.
– Ә нәрсә эшләргә ярамый?
– Һич кенә дә зыян күргән очлыкта тешләнгән урыннан өстә жгут салмыйбыз. Тешләнгән урынны кисмибез, суытмыйбыз, алкоголь эчмибез, ул агуны нейтральләштерә дигән сүз миф. Шулай ук, әлбәттә, очлыкны тынычлыкта калдырырга. Бу очлыкларга йөкләнеш беренче сәгатьләрдә никадәр күбрәк булса, шеш шулкадәр югарырак күтәрелә һәм пациентның кан басымы төшү куркынычы да арта, шок халәте булачак. Кызганычка каршы, мондый пациентлар реанимация бүлекләренә китереләчәк. Шунысын да истә тотарга кирәк: кызу һава торышы булганда шеш тагын да көчәяәчк.
Яз көне еланның төкрек бизендә агу микъдары күбрәк була
– Еланнар әйләнә-тирә мохитнең температура күрсәткечләренә бик бәйле. Аларның активлыгына йогынты ясаучы төп фактор – температура, чөнки еланнар салкын канлы сөйрәлүчеләр. Дымлылык һәм азык булу зур роль уйнамый. Беренче вакытта, уянгач та, алар азыкка мохтаҗ түгелләр, – дип китерә Казан федераль университетының Э.А. Эверсман исемендәге Зоология музее һәм гербарий музее экспонатларын саклаучы Илдар Хәйретдиновның сүзләрен китерә уку йорты матбугат үзәге.
Белгеч әйтүенчә, безнең республика шартларында кешеләр өчен ике төрле елан – гади һәм дала кара еланы куркыныч тудыра. “Әдәби мәгълүматларга караганда, яз көне еланның төкрек бизендә агу микъдары күбрәк була, чөнки кышкы йокы вакытында аларны сарыф итү ихтыяҗы юк. Алга таба, еланнар туклана башлагач, агу күләме кими, әмма агуының тәэсире югары калачак. Елның теләсә кайсы вакытында саклык күрсәтергә, табигатьтә игътибарлы булырга кирәк. Сөйрәлүчеләр белән очрашуның нәтиҗәсе сезнең үзегездән тора”, – ди Илдар Хәйретдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар