16+

Татарстанда шифалы үзлеге булган күл тапканнар

Яшел Үзән районы бистәләренең берсендә Казан университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының Табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы мөдире Нәфисә Минһаҗева шифалы күл тапкан. Бу хакта уку йортының матбугат үзәге хәбәр итә. 

Нәфисә Минһаҗева шифаханәгә ял итәргә килгән булган һәм шундагы күлне күреп, суның химик составы гадәти булмавына игътибар итә.
Тикшеренүләр барышында белгеч суның югары минеральле булуын ачыклаган. Аныңча, исенә караганда, күл сульфатлы булырга мөмкин. Андагы ләм тән тиресенә уңай йогынты ясый.

“Минерализация литрга якынча 0,7 граммны тәшкил итә. Татарстан күлләренең күпчелек өлеше төче сулыкларга керә. Югары минерализацияле күлләр бик аз. Мәсәлән, Зәңгәр күлнең минерализациясе литрына 2,4 грамм. Без аларның салкын һәм дәвалау үзлекләренә ия булуын беләбез, анда бальнеология ләмнәре барлыкка килә. Югары минерализацияле күлләр Казанның Яңа Савин, Мәскәү районнарында бар”, – дигән ул.

Өч гектардан артык мәйданны биләп торган күл 1957 елда Куйбышев ГЭСын төзегәннән соң барлыкка килгән. Кафедра мөдире сүзләренчә, күлне беркем дә беркайчан да өйрәнмәгән, аның рәсми атамасы да юк. Күл исә шифаханәне таныту өчен мөһим роль уйный ала. 

“Җирле халык күлне тылсымлы ди. Мин алар белән килешәм. Ул бик матур һәм шифалы. Моннан тыш, суы да чиста”, – дигән Нәфисә Минһаҗева. 
Фото: media.kpfu.ru

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading