16+

Татарстанда сирәк очрый торган гөмбәгә юлыкканнар: “Бездә үсүе гаҗәп булды”

“Шәһри Казан” газетасын укып баручы Лилия Кабышева үзенчәлекле табылдыгы белән уртаклашты. Улы Артемий Менделеевск районының Мунайка авылына әбисенә кунакка барган җирендә бездә бик сирәк очрый торган кара трюфель гөмбәсенә юлыккан.

Татарстанда сирәк очрый торган гөмбәгә юлыкканнар: “Бездә үсүе гаҗәп булды”

“Шәһри Казан” газетасын укып баручы Лилия Кабышева үзенчәлекле табылдыгы белән уртаклашты. Улы Артемий Менделеевск районының Мунайка авылына әбисенә кунакка барган җирендә бездә бик сирәк очрый торган кара трюфель гөмбәсенә юлыккан.

– Алты балам арасында нәкъ менә Артемий кызыксынучан булуы белән аерылып тора. Туганыбызның умарталыгына булышырга барган җирендә урманга кереп чыгасы булган. Шунда имән агачы төбендәге калкуырак урынга игътибар итеп, шуны казып караган. Ә анда караңгы төстәге шарсыман гөмбәләр үсә ди. Шуларны җыеп, умарталыкка алып кайткан. Интернет аны кара трюфель дип күрсәтә. Сирәк очрый торган гөмбә икән ул. Бездә үсүе гаҗәп булды, – ди Лилия.

Ул җибәргән фотоларны белгечләргә юлладык. Берничәсе чынлап та кара трюфельгә охшатты, әмма төгәл әйтергә кыенсындылар. Ә менә эколог, Абдулла Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗат үзәгендә экология буенча педагог һәм Кызыл китап авторы Вадим Марфин, бу кара трюфель, дип өзеп әйтте. Аның кышкы һәм җәйге төре бар икән, фотода кышкысы ди.

– Татарстанда ак һәм кара трюфельләр очрый, әмма бик сирәк. Икесе дә яфраклы урманнарда җир астында үсә. Ак трюфель Кызыл китапка кертелгән. Кара трюфель турында мәгълүматлар аз булу сәбәпле, алары кертелмәгән. Гадәттә бу гөмбә Россиянең көньяк төбәкләрендә үсә. Соңгы унбиш-егерме елда бездә дә очрый башлады. Бу факт климатның җылына баруы турында сөйли. Үсемлекләр, бөҗәкләр дөньясында да шул күзәтелә, көньякта гына үсә торганнарын безнең территорияләрдә дә күрергә була. Кара трюфельгә шәхсән үземнең дә юлыкканым бар. Бер тапкыр очраклы гына урманда күреп алган кеше дә китереп күрсәтте. Кайсы төре булуын ачыкларга өчен Мәскәү университетына да җибәрергә туры килде, – ди ул.

Трюфель ашарга яраклы гөмбә санала. Тик аны француз трюфеле белән бутарга ярамый.
– Ул гөмбә Франция белән Испания арасындагы территориядә генә үсә, бәясе дә бик кыйммәт йөри, – ди белгеч. 

Трюфель – дөньяда иң серле гөмбә. Кеше күзеннән качып, ул җир астында яши. Галимнәр аның ничә төре булуын әле дә төгәл әйтә алмый. Берләре – җитмеш, икенчеләре йөз ди. 

Трифолау – профессиональ трюфель җыючылар ауга махсус өйрәтелгән эт белән чыгалар ди. Этләр аны үзенә генә хас исеннән егерме метр ераклыктан ук таба. Төнлә гөмбә исе аеруча нык сизелә икән. 

Трюфель кыйммәтле гөмбә, чөнки аны ясалма шартларда үрчетү бик авыр. Кара төстәге француз трюфеленың килограммы 400-1200 евро тора. Ә Кытайские трюфелы нибары 20 евро.
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading