16+

Туй тантанасын зур чыгымнарсыз ничек оештырырга?

Туй – кыйммәтле чара. Шулай да һәркем тантананың матур үтүен тели. Артык чыгымнардан котылу теләге табигый: уртак тормышны туй кредитыннан башлау – рәхәт түгел. Туй тантанасын зур чыгымнарсыз һәм матур итеп ничек оештырырга соң?

Туй тантанасын зур чыгымнарсыз ничек оештырырга?

Туй – кыйммәтле чара. Шулай да һәркем тантананың матур үтүен тели. Артык чыгымнардан котылу теләге табигый: уртак тормышны туй кредитыннан башлау – рәхәт түгел. Туй тантанасын зур чыгымнарсыз һәм матур итеп ничек оештырырга соң?

Өстенлекләрне билгеләгез. Идеаль туй нинди икәнлеген башта үзегез ачыклагыз. Беренче булып башыгызга нәрсә килә, шул приоритетта булсын. Кем өчендер туй – күңелле бәйрәм (ул вакытта яхшы алып баручы һәм программа өстенлек итә). Кайберәүләр өчен истәлек мөһимрәк, ягъни яхшы операторларга һәм фотографлар соралачак. Өстәлгә, табынга әллә ни исе китмәгәннәрне дә беләм. Димәк, кайсы чыгымнарның төп, кайсыларының өстәмә булачагын үзегез дә чамалый аласыз.

Дөрес урын сайлагыз. Кайбер биналар туй үткәрү өчен тулысынча җайлаштырылган була. Әйе, алар гадәти кафеларга караганда, кыйммәтрәк тора ала. Әмма урынны сайлаганчы, тәкъдим ителгән вариантларның  бәясенә нәрсә керүен ачыклагыз. Еш кына тантана залын бизәү һәм башка оештыру эшләре яшьләр җилкәсенә төшә. Даими рәвештә туй уздыра торган ресторанның, гадәттә, тематик бизәлеше, официантлар штаты, музыкаль җиһазлары һәм кайвакыт алып баручылары да була. 

Барысын да бер урында үткәрегез. Тантананы, банкет һәм фотосессияне бер урында уздырсаң, шакый сумманы янга калдырып була. Моның өчен, мәсәлән, рестораны һәм төшерү өчен матур локацияләре булган шәһәр читендәге кунакханә туры килә. ЗАГСта барлык документларны алдан ук яки соңрак рәсмиләштерергә мөмкин. Тантана символик булачак: матур арка астында, туганнары һәм якыннары алдында яшьләр ант сүзләре әйтәчәк һәм балдаклар алмашачак.

Чәчәкләрне дөрес сайлагыз. Туйны чын чәчәкләр белән бизәү – матур ул. Әмма бу иң мәгънәсез чыгымнарның берсе. Чәчкәләр урынына арендага әзер композиция (ясалма чәчкәләрдән) алып була. Тере яшеллек кирәк булса, вазоннардагы үсемлекләрне сатып алу яхшырак. Бәйрәм тәмамланганнан соң аларны өйгә алып кайтырга мөмкин. 

Фуршет тибындагы табын. Туйда төп чыгымнарның берсе – кунаклар өчен сый-нигъмәтләр. Күпчелек өлешне яшь кешеләр тәшкил иткән компанияләр өчен традицион банкетны фуршет белән алмаштырырга мөмкин. Кунаклар ашамлыкларны тәме буенча сайлый һәм әзер өстәлләр артына утыра яки аягүрә басып, бер-берсе белән аралаша ала. Әгәр дә туй табигатьтә, мәсәлән, ял базасында оештырылса, шунда ук грильдә кайнар ризыклар да  әзерләргә уңайлы. 

Балалар өчен аерым өстәл. Балалар бәйрәмнәрдә, гадәттә, бик аз ашыйлар. Алар күбесе бер-берсе белән уйнап, йөгереп йөри. 12 яшьтән кечерәк кунаклар өчен фри бәрәңгесе һәм наггетс кебек  яраткан ризыклы өстәл кыйммәтле ризыкларга акча сарыф итмәскә ярдәм итәчәк.

Торт урынына десертлар.  Туй тортының бәясе килограммы 1 меңнән 3 мең сумга кадәр тора. 50 кешегә 10 кг чамасы кирәк, бу уртача 20 000 сум. Әгәр дә сезнең өчен торт тантананың төп пункты булмаса, аны башка десертлар белән алмаштырыгыз. Мәсәлән, берсе 100-250 сумлык капкейклар. 50 капкейк уртача 10 меңгә төшәчәк, аерма ачык күренә. Өстәвенә, индивидуаль десертларны тәкъдим итү дә уңайлырак. 

Яшь белгечләрне сайлагыз. Эш башлаучы фотографлар, алып баручылар, дизайнерлар һәм кондитерлар арасында чын талантлар очрый. Шул ук вакытта аларның хезмәтләренә бәяләр шактый түбәнрәк, чөнки кешеләр акчага гына түгел, портфолиога да эшли. Аларның заказлары әзрәк, шуңа күрә алар сезнең чарага игътибарлырак та булачак. 

Ничек кенә булмасын, тормыш иткәндә туйдагы тортның зурлыгы да, лимузин да беренче урында булмасын. Мәхәббәт, хөрмәт, тату гаилә – сезнең гаиләдәге иң зур кыйммәтләр булсын.

Лилия Яфизова
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading