Элекке елларда туганнар һәм күршеләр белән аралашып яшәү матур гадәт иде инде ул.
Күрше хакы - Тәңре хакы, дип юкка гына әйтмәгән борынгылар.
Шәһәрдә дә, авылда да күршеләр бер-берсенең хәлен белеште, пешергән ризыгыннан күчтәнәч кертте. Авылда кармы-буранмы, яңгырмы-пычракмы, җылымы-зәмхәрир салкынмы, туганнарның берәрсе яки күрше ишектән өйгә узар, аның артыннан тыштагы салкын пар түргә бөркелер. Көзге айларда урам аша чыккысыз пычракларда да әбиләр-әниләр балтырлы галушларын сөйрәп, күршеләрне барлап чыгар иде.
Ни кызганыч, авылда туганнар һәм күршеләр белән аралашу кими бара. Өстәлдәге яки кәрәзле телефоннан гына шалтыратып алабыз. Күршеләр пешергән ризыкларның да кәрәзле телефондагы һәм авыл сайтындагы сурәтләрен күреп кенә канәгатьләнәбез. Әкиятләрдәге “Мин дә булдым ул мәҗлестә. Сый-нигъмәт күп иде, мыекка чыланды, ләкин авызга эләкмәде”, - дигән сүзләр күрәзәче кебек әйтелгән, әй.
Шәһәрдәге күп катлы йортларда күршеләргә керү, гомумән, юк. Хәер, кереп тә торасы түгел, чөнки бөтен нәрсә ишетелә. Әнә, янәшәдәге фатирдагы әби белән бабай коммуналь түләүләрнең артуына зарлана. Каршыдагы фатирдагы бабай даруларның кыйммәт булуын сүгә. Безнең йортта күбрәк өлкәннәр яши, шунлыктан, моң-зар ишетелүе табигый хәл. Картлык-шатлык түгел, дигәннәр бит. Бер күршебезнең кечкенә кызлары матур итеп пианинода уйнады. Астагы каттагы бер хатынның килене дә үзенә охшап усал иде. Шул килен: ”Балага йокларга бирмиләр, өстәге каттагы фатирда музыка акырталар”, - дип участковыйга шалтыраткан. Полиция хезмәткәрен күреп, куркып калган кызчык, башка пианинога кагылып та карамады. Бәлки, әлеге сабыйдан Моцарт, Сәйдашев кебек даһи композитор үсеп җиткән булыр иде.
Туган тиешле яшь гаилә яңа фатирларына чәйгә чакырган иде әле. Мул табында рәхәтләнеп сыйландык. Безнең туган тиешле гаиләне дуслары кунакка чакырып шалтыратты. “Монда гына куныгыз, төне дә салкын, кайтып йөрмәгез!” - дип, дусларына чыгып йөгерделәр. “Фатирга күз-колак булырсыз, дога кылырсыз”, - дип үтенгәч, калдык.
Йортлары матур, әмма барыбер дә бөтен нәрсә ишетелеп тора икән. Әнә, янәшәдәге фатирда яшь хатын ирен орыша. “Бу әти белән әни алып биргән фатир. Синең кияр ыштаның да юк,..” - дип чәрелди генә, мәгәр. “Сеңлем, иреңне алай мыскылларга ярамый. Рухын сындырма. Яшь чакта гаиләдә байлык булмый әле ул”, - дип керепләр әйтәсе килә. Хатын: ”Кысылма кеше гаиләсенә”, - ди. Өстәге фатирга кунаклар җыелышты, татарлар икән. Күбәләгемне җырлап җибәрделәр. Яшьләр бәйрәмен тыңлап утырып булмый инде, йокларга яттык. Шул вакыт кайсыдыр бер фатирда яшь хатынның “ах-ах!” дип хисләнү авазлары ишетелә башлады. Яшь чаклар искә төште, җәмәгать. Андый хисле авазлар астында күзгә нинди йокы төшсен инде?! Монда кан басымнарың әллә кая кадәр күтәрелергә мөмкин. Теге кеше ялгыш ишетеп көлә башладымы соң ул? Кан басымы күтәрелә, дим.
Урын-җирне җыйдык та, трамвайлар туктаганчы, дип үзебезнең “картлач” йортка кайтып киттек. Йортның барлык катларындагы фатирларда утлар сүнеп беткән диярлек. Йоклый әбиләр белән бабайлар. Беренче каттагы балконда йөзе таныш ир тәмәке тарта, йокысызлыктан чыгып баскандыр, бәлки. “Күрше, сәлам-алейкум!” - дип дәштем. Ул елмаеп, сәламемә сәлам кайтарды. Барыбызга да күңелле, рәхәт булып китте. Иртәгә исемен сорарга булыр әле. Ничә еллар бер йортта яшәп, күршенең исемен дә белмәү гөнаһ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар