Салкыннарны буран алмаштырды, бураннарын – салкын.
1986 елның унсигезенче гыйнварындагы кара буран искә төште. Ничә еллар үтсә дә, көненә кадәр хәтерләп кала торган буран булды ул. Ул елгы белән чагыштырганда быелгысы аның баласы гына диярлек.
Ул елгы буран кинәттән генә улап-дулап килеп чыкты да, ничә көннәр-төннәр буена барып сугылыр урынын тапмыйча якты дөньяны төн карасына төрде. Болай да юлсыз заман бит, Кукмара белән Пүләнкәгә барсаң да, көнен генә кире әйләнеп кайтуың икеле иде.
Менә ул буранлы көндә авылда туй булып (килен кеше Кукмараныкы), Кукмарадан туйга килгән кунаклар ничә көн китә алмыйча газапландылар.
Туй кунакларын автобуска төяп, ул автобусны Т-150 тракторы белән тарттырып юлга чыгып китәләр, бара алмыйча кире борылып кайталар.
Ул елгы буран үзебезнең дә шактый котны алды. Бөтен ишегалды абзар түбәләре белән бертигез кар диңгезендә.
Ул заманда бит әле, бөтен тормыш тышта. Абзар тулы мал-туар, мичкә ягар утын лапаста, су – коеда. Һәммәсенә урамга чыгарга кирәк.
Ничек итсәк иттек, түбә почмагыннан гына юл ачып малларны карап, утын алып кереп кенә буран тынганын көтеп утырыйм дисәң... монда буран бер "бүләк" тә китереп киткән әле. Яңа елга бирәсе бүләге шулай соңга калганмы, тегеп җиткермәгәнме, кем белсен инде, хат-фәләнсез генә, ишегалдындагы ап-ак кар өстенә кап-кара, елкылдап торган, почти яңа диярлек куян бүрек калдырып киткән. Аны алдык та чөйгә элеп куйдык.
Аннан әле бер хәлләрен белеп төшим дип Югары очка менеп киттем, анда да көлдерәм бит әле, "Бу буран безгә файдалы да булды, почти өр-яңа бүрек калдырып киткән" дип.
Әлфия апа керде хәл белеп, ул да аптырады.
Бабай, чаңгы тагып, сәнәкләр белән төртә-төртә бакча якларын әйләнеп керде, андый-мондый шикле әйбер күренмәде, тик менә бүреккә караган саен читен булып куя. Моның бит иясе булырга тиеш инде.
Ул заманның чыбыксыз телефоннары бу заман телефоныннан бер дә калышмаган икән, әле уздырмаган булса. Әлфия апа Солтан абыйларга барган булган, хәлләр белергә инде, кешегә кеше кергән заман бит әле ул. Шунда сүз ара сүз чыгып, теге бездәге бүрекне дә телгә алып үткән.
Инде бер-ике көн үтеп, бураннар тынгач, безгә Сосновкада яшәүче авылдашыбыз Кавый абый килеп кергән. Бик түбәнчелек белән генә гафу үтенеп, бабайга "Ылан, бик зур йомыш белән килеп кердем, буранда бүрегемне югалткан идем, үрдәк Фаизе белән Тәмәй юлыннан кайтканда җил очыртып алып киткән иде аны, менә кичә клубта Солтан малае шуны җил сезгә китереп ташлаган икән, диде дә, шул бүрекне юллап сезгә килеп кергән кеше инде мин" дигән. И, Кавый абый, моның хәтле итеп доклад сөйләп тормасаң да биреп җибәрә инде бабай синең бүрегеңне. Үз бүрегең үзеңә булсын, куанып кына кия күр. “Авылдашларны күреп кайтыйм дип клубка чыккан идем, инде бүрекнең табылуына өметем дә калмаган иде, менә бит насыйп булгач, бураннар бурап әйләнеп кайтты бит" ди Кавый абый.
Бу буранда да кемдер юлда булгандыр. Исән-имин йөреп кайткандыр, дип өметләник.
Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир
Фото: http://tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар