Һәркемнең үз кимчелеге була. Ә миндә бүтәннәрнеке дә бар.
* * *
Комсызлык белән саранлык көрәше «сәүдә» дип атала.
* * *
Бөтен табибка да сәламәтлек җиткереп булмый.
* * *
Җәмәгать урыннарында иң нык ачуны чыгарган нәрсә - җәмәгать.
* * *
Бер якын кешеңне очрату өчен әллә күпме...
Һәркемнең үз кимчелеге була. Ә миндә бүтәннәрнеке дә бар.
* * *
Комсызлык белән саранлык көрәше «сәүдә» дип атала.
* * *
Бөтен табибка да сәламәтлек җиткереп булмый.
* * *
Җәмәгать урыннарында иң нык ачуны чыгарган нәрсә - җәмәгать.
* * *
Бер якын кешеңне очрату өчен әллә күпме ерак китмәгән кеше белән аралашырга туры килә.
* * *
«Адәм бәхетеннән үлмәсен өчен, ходай тәгаләбез Хаваны яралтты».
* * *
Ялангач хатын-кызга бер ир дә «ахмак» дип әйтми.
* * *
Кеше булырга телимен. Кешеләр ирек бирми.
* * *
Кайбер ханымнар бүре кебек: аларны да аяклары туйдыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар