Михаил белән Евгения укучыларын махсус система буенча өйрәтә. Башта йөгергәндәге хаталарын видео аша өйрәнәләр, аннан шуларны төзәтү өстендә эшлиләр.
- Йөгергәндә иң беренче һәм мөһим таләп - аякны дөрес кую. Табан асты өч өлештән тора: үкчә белән аяк очында чабарга ярамый, ә уртасына басарга кирәк. Нәкъ менә уртадагы бераз эчкә баткан өлеше амортизатор кебек эшли. Бу җир белән табан асты бәрелүен бермә-бер киметә. Икенче таләп - чапканда кеше ял итәргә, ләззәт алырга тиеш. Көн дәвамында офиста утыручыларга, стрессларны еш кичерүчеләргә иң шәп «антидепрессант», - ди Михаил.
Йөгерүнең сәламәтлеккә әллә ничә төрле сихәте бар икән. Ул бөер, бавыр, кан әйләнешен яхшырта, иммунитетны ныгыта. Җиңел атлетика белән даими шөгыльләнүчеләрнең «икенче йөрәге» барлыкка килә.
- Чаба башлагач, мускулларга бик күп кан килә. Кан күбрәк кирәк булган саен, организм өстәмә капиллярлар булдыра. Вак кан тамырлары тән буенча гына түгел, органнар буенча да тарала. Бигрәк тә йөрәк тирәсендә күп була алар. Бу фәнни телдә «икенчел йөрәк» дип атала. Гади кешенең йөрәге бик еш кысыла, бу исә йөрәкнең тиз таушалуына китерә. Гел эшләп торган әйбер дә тиз ватыла бит. Спортчыларның йөрәге зур, сәламәт була, ул сирәк кысыла, - ди Михаил.
Йөгерү яшәртә дә икән әле: кислород, туклыклы матдәләр белән тәэмин ителгәнгә, тән сәламәт төсмер ала. Кеше бернинди диетасыз ябыга башлый.
- Организм - яшәү рәвешебезнең көзгесе. Без нинди тормыш алып барсак, ул шундый. Көн дәвамында компьютер, телевизор каршында утырабыз икән, организм артык килограммнар белән җавап кайтара. Чаба башлагач, организм аңа артык авырлык кирәк булмаганын аңлый һәм кеше ябыга, - ди боларны үзе кичергән Михаил.
спорт белән даими шөгыльләнгән кешенең организмы нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен дә үзе сайлый башлый. Минем герой белән дә шундый хәл булган. Кайчандыр фаст-фуд яраткан ир бу ризыктан бөтенләй баш тарткан. Спиртлы эчемлекләр белән дә шул ук хәл.
Чабучыларның башкалардан яшерен сере дә бар икән: ярты сәгать йөгерү организмда «бәхет гормоны» - эндорфин барлыкка китерә. Кеше, үзе дә сизмәстән, елмая башлый.
Спорт кына димәссең...
Даими рәвештә йөгергән кешенең кан әйләнеше дә яхшыра. Күп кеше чапканнан соң эч авыртуыннан зарлана. Моны спортчылар дөрес тукланмау белән бәйли. Йөгерер алдыннан бер-ике сәгать ашарга ярамый. Спорт җитди авыруларны вакытында ачыкларга да ярдәм итә икән.

Евгения Мәскәүдәге ярыммарафонда
- Кемдер чаба башлагач, бу җирем авырта дип, моны физик активлыкта күрә. Чабу авыру барлыкка китерми - ул кешедә булган авыруны тизрәк ачыкларга ярдәм итә. Йөгерү бер танышымның аягындагы кистасын (су тулган шеш) вакытыннан алда ачыкларга ярдәм итте, егет авыруын бернинди операциясез җиңеп чыкты. Спорт белән шөгыльләнә башлагач, үзеңнең организмыңны тоя башлыйсың, - ди танышларым.
Алар йөгерүне хәйрия чарасына да әйләндергән. Казанда беренче хәйрия ярыммарафонын оештыралар. «Здоровое сердце детям» хәйрия фонды ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч туа бу идея. Иң беренче ярдәм иткән кешеләре 9 яшьлек Ярослав Сухарев була. Спортчылар 14 февраль көнне Гаилә үзәге янында марафон үткәрәләр. Кирәкле сумманы җыеп бетерә алмасалар да, аның турында чаң сугалар, шул рәвешле башкаларны да бу проблемага җәлеп итәләр. Соңыннан Айсылу Шәриповага да шул рәвешле ярдәм күрсәтәләр.
Хәзер бу гаилә чаңгы шуарга өйрәнеп, чаңгычылар мәктәбе ачу уе белән янып йөри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар