Чынлап, бик кирәкле лайфхак, тикешереп карагыз әле. 100 процент эшли, ди.
“Кызлар колагына! Без сеңлем белән җәй буе кырда механизаторларга ашарга пешерә идек. Дөресрәге, әни урынына эшкә чыга идек. Зәмфирә апа – баш пешекче, без – ярдәмчеләр. Шул Зәмфирә апа бик кызык нәрсәләр сөйли иде. Ул сөйләгәннәрдән истә калган бер хәтирә: "Апаем, хатын-кыз гел алдан башлап йөрүче инде ул. Бар эшлә, дигәнне бер ир-ат та яратмый. Җайлап кына, әйдә әле шуны бергә эшлик, дип алып чыгасың да аннары, ашым кайнап чыкмадымы икән, карап чыгыйм, дисең дә, калдырып кереп китәсең. Аннан чыкмыйсың, үзе эшләп бетерә ул аны", – дип язган ул социаль челтәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар