16+

Сайлауларга 9 көн калды!

Россиядә быелның 19 сентябрендә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау була. Коронавирус сәбәпле, санитар иминлек максатларында, тавыш бирү 17-19 сентябрьләрдә үткәрелә. Сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы 8 сентябрьдән участокларда үз вазифаларын башкаруга керешкән. Алар санитар саклану киемнәре һәм дезинфекция әйберләре белән тәэмин ителгән.

Сайлауларга 9 көн калды!

Россиядә быелның 19 сентябрендә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау була. Коронавирус сәбәпле, санитар иминлек максатларында, тавыш бирү 17-19 сентябрьләрдә үткәрелә. Сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы 8 сентябрьдән участокларда үз вазифаларын башкаруга керешкән. Алар санитар саклану киемнәре һәм дезинфекция әйберләре белән тәэмин ителгән.

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә үзенең чыгышын “ил өчен гаять тә мөһим вакыйгага - Дәүләт Думасына сайлауларга 9 көн, ягъни 217 сәгать калды” дип башлады.

Республикадан Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка 168 кандидат, 14 сәяси партия теркәлгән. Россия буенча Дума депутаты булырга хыялланучылар-3910 кеше.

— Әлмәт сайлау округында Раянов кандидат сыйфатында теркәлмәде, бу иптәшнең имзалары җитәрлек санда түгел иде. Гомүмән алганда, бер генә партиягә дә һәм бер генә кандидатка да чикләүләр куелмады. Сайлау компаниясе законнарга нигезләнеп узарга тиеш. Тавыш бирүләрне һәм барлык сайлау участокларын1045 видеокамера тәүлек дәвамында яздырып торачак. Сәяси партияләрдән-5 мең һәм иҗтимагый оешмалардан 10 мең күзәтүче була, - диде Андрей Кондратьев.

Сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы 8 сентябрьдән участокларда үз вазифаларын башкаруга керешкән. Алар санитар саклану киемнәре һәм дезинфекция әйберләре белән тәэмин ителгән. Тавыш бирергә килгән кешеләргә ручка, медицина битлеге тапшырыла.

Татарстанда 2021 елның 1 гыйнварына 2 миллион 934 мең 500 сайлаучы исәпләнә.

— Бу сайлауларда республикада 36 мең егет белән кыз тәүге мәртәбә катнашачак. Муниципаль берәмлекләрдә сайлауларны бәйрәм рухында оештырсалар, монысы-алар ихтыярында. Беренче мәртәбә тавыш бирергә килгән яшьләргә истәлеккә сувенирлар тапшырылса да әйбәт булыр,- диде Андрей Кондратьев.

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе искәрткәнчә, ишегалларында, аланлыкларда тавыш бирү оештырылмый.

-Социаль челтәрләрдә пәйда була башлаган мондый хәбәрләр фейк-ялган,-диде ул.

— Сайлау комиссияләре әгъзалары фатирларга барачакмы. “Кызыл зонада” тавыш бирү оештырылачакмы?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.

Сайлау комиссияләре әгъзалары, гадәттәгечә, әгәр чакыру кабул ителсә, фатирларга һәм йортларга физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә барачак. Медицинага караган 46 учреждениедә тавыш биреп булачак. Коронавирус белән авырый торган кешеләргә дә, теләкләре булса, тавыш бирү алымнары каралачак,- дип җавап кайтарды Андрей Кондратьев.

Элек сайлаулар турында медицина сүз-терминнары белән кушып сөйләү сәер тоелыр иде, әлбәттә. Коронавирус үзенең “кагыйдәләрен” көчләп диярлек тага.

Сайлау участокларында медицина битлекләреннән булу зарур. Коронавирус юкка чыкмады, шунлыктан, саклык кирәк. Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларының 89 проценты вакцина ясатты. Мин дә вакцина кадаттым. Әнием табиб, ул мине беренче булып вакцина кадату кирәклегенә ышандырды. Вакцина кадаткан кеше авырган очракта да үлми, авыруны җиңелчәрәк кичерә. Кешеләр вакцина ясатуның котылу чарасы икәнлеген аңласыннар иде,- диде Андрей Кондратьев.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading