Язгы көннәрнең җылынып, һава температурасының күтәрелгәннән – күтәрелә барып, җәйге көннәргә охшый барган чаклары иде.
Риязның янә зираттан – хатыны яныннан кайтып килеше. 17 ел гына пар канат булып яшәп калды алар. Бердәнбер улларын югалту хәсрәте дә, башка әни була алмау газабы да үзенекен иткәндер инде. 37 яшендә бик яшьли дөнья куйды Рәйхана. Башкага өйләнмәде, үзе генә белгән хәсрәте, үпкә – рәнҗеше белән яшәде дә яшәде Рияз.
Бер – ике тапкыр гаилә корырга да талпынып караган иде югыйсә, тик, әллә ялгызлыкка, үз көен көйләп кенә яшәргә өйрәнгән буйдак ир иләс – миләс уйларыннан бик тиз кире кайта иде. “Яңа хатын алып, яңа гаилә төзү генә җандагы яраларны ямый алмас шул”, - диеп фикер йөртте ул. Аннан... Йортка чит хатын – кызны кертеп, Рәйханасына хыянәт итәдер кебек тоелды аңа. Олыгайган саен хатыннар белән чуалу гадәте дә юкка чыкты. Гомер буе заводта эшләп, лаеклы ялга киткәннән соң, яздан кышка чаклы, атна саен зиратка йөрде Рияз.
Хатынының үлемендә аның да өлеше бардыр кебек тоелды аңа. Шушындый күңелсез уйлар белән кайтып килеше иде Риязның. Каршысына очраган почта хезмәткәре кулына телеграмма тоттыргач, тәне эсселе – суыклы булып киткәндәй булды. Башыннан: “Кемнән булыр бу?”- дигән кызыксыну катыш бер уй йөгереп узды. Аның бит ашыгыч телеграмма сугар кешесе дә калмады. Әнисен Рияз хәтерләми диярлек, ул кечкенә чакта ук авырып, вафат булган. Әти кеше ике баласын әнисенә калдырып, башка хатынга өйләнгән. Әбисе карамагында үсте Рияз. Инде Гайшә әбисе юклыкка да кырык елдан артык вакыт үткән.
Хәер, бердәнбер якын, газиз кешесе – Ильясы бар ич әле аның. Рияз каршы килеп маташса да, бер кан, бер җан, дигәндәй, бертуган энесе! Рияз, фатир ишеген тиз генә ачып керде, дә телеграмманы ачты. Анда кап – кара хәрефләр белән ике генә җөмлә язылган иде. “Рияз! Энегез Ильяс авыр хәлдә, кайтыгыз”.
Риязның күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. Заманында күңелле дә булган, күңелсез дә булган хәбәрләр ирешкәләп торды Риязга. Тик ул кайтырга гына ашыкмады. Бу юлы да: “Һаман исән икән әле. Нәрсә, абыеңнан бәхиллек көтәсеңме?” – диеп, үзалдына сөйләнеп куйгандай булды хәтта. 40 елдан артык вакыт үтсә дә, күңеле белән һаман энесен кичерә алмый яшәде Рияз. “Ул чакта Ильяс миңа ул сүзләрне әйтергә тиеш түгел иде” дигән уйлар аның акылын, миен томалады.
“Тиеш түгел, тиеш түгел...” Шушы 40 ел эчендә тиеш нәрсәләр дә күп булды Риязның тормышында. Энесе Ильяс чакырып хат язганда да, кайтып, аңлашып килергә тиеш булгандыр, бәлки, Рияз. Абыйсын эзләп табып, каршысында тезләнеп, гафу үтенгәндә дә, Рияз, энесен кичереп, ачу саклап яшәмәскә тиеш булгандыр. Хатыны үлгәч, эчүгә сабышкан энесе янына кайтып, ярдәм кулын сузарга, әлеге упкыннан йолкып алырга тиеш булгандыр да бит... Ә ул, киресенчә, сөенде генә. “Шул кирәк сиңа. Эчү – газиз балаңны югалту түгел әле ул. Бер айнырсың әле. Ә менә минем газиземне кем кире кайтарыр?! – дип уйлап, үз көенә яши бирде.
Яше барган саен, үзенең кәбахәтлегеннән үзе оялып куйган чаклары да булды Риязның. Кайтып, энесе белән аңлашып килергә дә мең кат талпынды ул. Тик, шул мизгелдә горурлык дигән шайтан баш калкыта иде дә, еллар буе җыелып килгән ачу – үпкә хисләре белән буталып, теләк – омтылышларын чәлпәрәмә китерә иде. Тора – бара яшәү урынын гына түгел, шәһәрен дә үзгәртте Рияз. Шулай итеп, бердәнбер якын туганы белән дә аралар, туганлык җепләре өзелде. Ә менә бүген язмыш әлеге җепләрне ялгау өчен тагын бер мөмкинлек җибәрде Риязга. “Ә бәлки, язмыш биргән соңгы мөмкинлектер бу? Кайтырга, аңлашырга кирәк. Үкенечкә калырлык булмасын!” Акыл белән шулай уйлады Рияз, тик бу юлы да үлчәүнең ачу – үпкәле ягы басты. “Ни булса, шул булыр”, - дип уйлап, кайтмаска дигән ныклы бер карарга килде ул. Тик кечкенә генә төш аның уйларын төбе – тамыры белән үзгәртте дә куйды.
Төштә аның янына 41 ел элек вафат булган улы Нияз килде. Шул чактагы кебек 7 яшьлек сабый икән, имеш үзе. Кулы белән ишарәләп, Риязга нидер аңлата үзе. Каядыр ымлый, бармак белән төртеп күрсәтә. Шулчак Риязның күзе пычракта аунап ятучы бер адәмгә төште. “Кара инде син бу исереккә, шул кадәр дуңгыз булганчы эчмәсә”, - дип уйлап куйды Рияз. Шулчак Нияз телгә килеп: “Әти, әтием, курыкма, Ильяс абый бу. Зинһар өчен, ярдәм ит, торып басырга булыш аңа!” – дип Риязга ялына башлады. “Улым, нигә үзең булышмыйсың соң?” – диюенә, “Әти, миңа аның янына килергә ярамый”, - диде дә, күздән югалды Нияз. “Улым, улым, Ниязым”, - дип кычкырган тавышына үзе куркып уянып китте Рияз. Төпле бер карарга килеп, иртәнге поезд белән туган ягына – энесе белән аңлашырга кайтып килергә булды. ***** Поездның “ тыкы – тыкы, тыкы – тыкы” килеп, колакны ярып кергән тавышы Риязга керфек кагарга да ирек бирмәде. Алда – ике тәүлеккә якын үтәсе юл. Ачу, үпкә, үкенү, сагыну хисләренә әверелеп, йөрәкне телеп – телеп алганда, поез тавышы нәрсә ул?! Вөҗдан газабы, үкенү ачысы үзәкне өзә. Еллар буе сакланып, җанын кимереп, акылын томалап торган ачу – рәнҗеш сөременең таралып, әкрен генә юкка чыга баруын сизә башлады Рияз. Уйланылмыйча, хисләр өермәсендә әйтелгән шул бер саксыз сүз өчен нигә энесен кичерә алмыйча, бер күрергә тилмереп яшәде соң әле ул? Авыр вакытларында ни өчен килеп бердәнбер газиз туганына ярдәм кулын сузмады, кайтып, җанны иркәләрлек бер җылы сүз әйтә белмәде?
Күпме гомер зая узган! Юкка гына, кичерә белү – сәләт ул, димәгәннәр инде. Күрәсең, Риязны Ходай мондый зур сәләт белән бүләкләмәгән иде. Һәрхәлдә, Рияз шулай дип уйлады. Дөресрәге, шулай теләде. Соң булса да, уң булсын, дигәндәй, бөтенләй башкача уйлый бүген ул. Кайчандыр энесен беркайчан да ташламам, дип әбисе үлгәндә вәгъдә дә биргән кебек иде Рияз. Тик язмыш дигәнең вәгъдәләргә урын калдырмады шул. Хәер, бар нәрсәне язмышка сылтап, без – кешеләр үзебез кылган ялгышларны, белеп яки белми ясаган хаталарыбызны шулай акларга тырышабыз түгел микән әле?
...Бер – берсенә ике тамчы су кебек охшаган Рияз белән Ильясны авылда игезәкләр дип йөртәләр иде. Аралары ике яшь кенә булса да, Рияз һәрвакыт үзен абыйларча тотты. Үзе белгәнне энесенә өйрәтте, кеше янында аны һәрвакыт яклый, саклый килде. Әбиләре Гайшәнең пенсиясенә генә яшәгән малайлар начарны - яхшыдан, акны – карадан аерырга тиз өйрәнделәр. Шешәләр җыеп, шешәләр саттылар, җәйли кырда, көзен амбарда тир түктеләр.
Шулай итеп үз хәләл хезмәтләре белән киенделәр, кирәк – ярак юнәлттеләр. Рияз энесен бер дә кыерсытмады. Иң элек аңа алды. Велосипед та, чаңгы да, кечерәк чакта матур – матур уенчыклар да иң беренче Ильяска эләгә иде. Бер – бер артлы армия сафларыннан әйләнеп кайттылар, бер – бер артлы гаилә кордылар, бер – бер әти булдылар. Барысы да шулай матур гына барыр кебек иде. Тик 1985 нче елның җәе аларга бәхетсезлек алып килде.
Ильяс һәм Риязның гаиләләре белән туган авылларына ялга кайткан атналарның берсе иде. Егетләр көне буе бакча башларыннан гына агучы инештә су керделәр, ике килендәш – Рәйхана белән Рита көне буе пешеренде. Кичке ашны бакчага – чәчәкләр арасына әзерләделәр. Саф һавада аппетит та ачыла, көне – төне урамда йөгерүче 7 яшьлек Нияз белән 5 яшьлек Артур да күз уңаенда. Ашап – эчеп купканнан соң, барысы да Артур белән Ниязның юклыгын күреп, хафага төште. Ильяс капка төбенә чыгып китте, хатын – кызлар өй тирәләрен караштырды. Рияз, “кылт” итеп нидер исенә төшкәндәй, инешкә таба йөгерде. Зуррак малайлар яр буенда яткан Нияз белән Артурга ясалма сулыш алдырып яталар иде.
Эшнең нидәлеген аңлап алган Рәйхана белән Рияз балаларга тиз генә массаж ясап, ясалма сулыш алдыра башладылар. Артурны аңга китергәннән соң, елый – елый Ниязның битләренә суккалаган Рәйхананы читкә томырды Рияз. Бедәнбер улларының җансыз гәүдәсе янында җирне төя – төя елаган Риязның колагына энесенең: “Уф, аллага шөкер, Артурым исән, абыйныкы үлгән икән”, - дигән курку катыш сөенечле тавышы килеп бәрелде. Әлеге сүзләрдән соң Рияз әллә ачудан, әллә үпкә – рәнҗүдән, баласын кочаклап утырган Ильясны бар көченә тибеп җибәргәнен дә сизми калды. Авыз – борынныннан кан киткән Ильяс эшнең нидәлеген дә абайламады. Авыр хезмәттән ныгыган йодрык дөмбәсләде дә дөмбәсләде Ильясны. Ике туганны аерырга дип арага керергә маташканнарны да болгап кына очырды Рияз. Үзе бертуктаусыз: “Аллага шөкер, абыйныкы үлгәнме?” – дип такмаклады. Бердәнбер улын мәңгелеккә югалту ачысыннан энесенең Риязның йөрәгенә кадап әйтелгән әлеге сүзләреннән соң барлыкка килгән ачу – үпкә хисе, бер йодрыкка тупланып, Ильясны кыйнап, кешелектән чыгара язды. Акылга килеп, үзен – үзе кулга алмаган булса, улы белән бергә энесен дә җирләргә туры киләсе иде Риязга.
Икенче көнне Ниязын җирләп, өчесен, җидесен үткәрделәр дә, китеп тә бардылар. Шул китүдән башка туган йорты бусагасын атлап кермәде Рияз. Зиратка – улы кабере янына юлны өзмәде өзүен. Нияз бар тормышларының ямен, гаилә җылылыгын алып китте аларның. Ходай аларга башка бала бирмәде. Бала хәсрәте үзенекен итте: Ниязы үлеп, ун ел гына яшәде дә Рәйхана да бакыйлыкка күчте. Хатынын җирләгәч, улы кабере янына да юлны онытты Рияз.
Хатынының үлеменнән соң Риязның энесенә булган нәфрәте, үпкә – рәнҗеше көчәйгәндәй булды. Үзенең бәхетсезлегендә ул бары тик Ильясны гына гаепләде. “Син дә минем кебек бала югалту ачысын татысаң иде”, - дигән гөнаһлы уйлар да кергәләде башына. Энесенең чакырып язган хатларына җавап бирмәде, аңлашырга килгәндә дә бусагасыннан да үткәрмәде. Хатыны үлгәч тә: “ Шулай, энекәш, син дә татый башладыңмы югалту ачыларын? Ходай барысын да тигезли ул!” – дип тантана иткән вакытлары да булгалады Риязның.
Менә бүген ул үпкә – рәнҗеш белән әрәм узган елларын кызганып, туган йортына – энесенең бәхиллеген алырга кайтып бара. Бәхилләрме аны энесе? Ике җан туган бер – берсеннән гафу сорарга соңга калмаслармы? **** Йөзләгән чакрымнарны артта калдырып, еллар белән еллар арасын тоташтырып, томырылып чапкан поезд бик акрын барган кебек тоелды Риязга. 40 ел буена күңелендә җыелып килгән иң садә, иң самими хисләрен бердәнбер туганына җиткерер өчен соңга калудан курка иде ул.
Комментарийлар