Татар театрында стрим форматында булган спектакль күргәнегез бар идеме сезнең?
Гадәти генә стрим да түгел бит әле ул, 4 кыз бер егет өчен көрәшә торган шоу! Күз алдыгызга китердегезме? Кызыклы идея бит! Ә чынлыкта ничек булды икән? Әлеге язманы игътибар белән укып чыккач, белербез. Сез әзерме? Шоу башлана!
Шәхсән минем өчен спектакль – ул татарларның тормышын, ниндидер проблемаларны, кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне сәхнә аша күрсәтә торган иҗат төре. Ягъни минем күзаллавымча, ул ниндидер җитди темаларны комедия, драма яки трагедия формасында тамашачыга җиткерә. Классик спектакльләр шундый бит. Ә Габдулла Кариев театры экспериментлар ясарга ярата. Без күрергә һәм карарга ияләнгән гадәти спектакльләрдән тыш, биредә яңа төрле форматлар да еш кулланыла. «ШӘП-ШОУ!» – нәкъ шундыйларның берсе.
Беренче мизгелләрдән үк спектакль һәр тамашачыны үзенә тулаем алып кереп китә. Шоуның спонсоры булган Юпитер Марсович белән сөйләшү, туры эфирны башлап җибәрүдә туган кыенлыклар, алдан сөйләшенгән кияүнең юкка чыгуы – боларның барысы да юмор аша җиткерелеп, һәркемне җәлеп итте дияргә була. Бар кеше үзенең тормыш мәшәкатьләрен, эштәге яки укудагы авырлыкларын онытып, тулысы белән туры эфир карауда иде. Бу бик мөһим, чөнки спектакль тамашачылар белән элемтәгә корылган, аларны биетү, уеннарда катнаштыру кебек элементлар безне алда көтәчәк әле.
Туры эфирны башлауга һәр кеше әзер: кияү табылды, спонсор барысы белән дә риза, акча бар, камералар төшерә, кызлар ишек артында көтеп тора. Димәк, башлыйбыз!
Алда әйтеп үткәнемчә, әлеге шоу барышында дүрт кыз бер егет мәхәббәте өчен көрәшә. Һәм шунысы да бик кызыклы: әлеге кызлар бер-берсенә бөтенләй дә охшамаган, һәрберсенең үз характеры, тормыш рәвеше, дөньяга карашы. Берсе – байкер, икенчесе – хыялый шагыйрь, өченче катнашучы балачактан бирле мал карап үскән, ә дүртенчесе – спонсорның үз кызы. Әлеге образлар шоуга ниндидер бер интрига өсти һәм аны тамашачыга тагын да кызыклы итә. Минем белән ризалашырсыз, дип уйлыйм. Дөресен әйткәндә, әлеге образларның кайберләре бераз ачуны да чыгара, нинди кешеләр соң болар дип карап утырасың. Әмма шунысы белән кызык та инде ул. Актёрлар әлеге кызларны үзләре аша үткәреп, рольләрен шәп итеп башкарып чыктылар дисәк, ялгыш фикер булмас.
Ә төп геройның, ягъни шуларның берсен сайларга тиешле егетнең, гомумән уе башка әйбер турында. Ул монда очраклы рәвештә генә килеп эләгә, һәм аңа кызларның берсе дә кирәкми. Димәк, тагын бер интрига. Ахырдан ни булып бетәр? Ярый, спектакльне тулысы белән сөйләп бетереп булмас, килеп, үз күзләрегез белән күрү йөз тапкырга әйбәтрәк! Ә мин спектакльне тамашачы күзлегеннән анализлауны дәвам итәм.
Актёрларның уены аерым бер игътибарга лаек. Һәрвакыт тамашачы күз алдында булу, алар белән спектакльне бергәләп «тудыру» җиңел эш түгелдер. Тудыру дип әйтәм, чөнки карарга килгән егет-кызлардан бернинди дә реакция булмаса, алар катнашырга теләмәсәләр, тамашаны уңышлы үтте, дип әйтеп булмый, шуңа актёр белән тамашачы тандемы зур роль уйный биредә. Димәк, артистларга җәлеп итә белү дә кирәк, табигый булып калу бик мөһим. Актёрлар әлеге эшне 99 процентка үтәделәр, ә 1 проценты тагын да әйбәтрәк итеп уйнарга стимул булып калсын.
Режиссёр Ренат Әюповның эшен дә югары бәяләмичә булдыра алмыйм. Яшьләрне театр сәнгатенә җәлеп итү максаты белән куелган әлеге спектакльне ул режиссёр буларак тулысы белән башкарып чыкты, дип әйтә алабыз. Бу хакта аның үз фикерен дә укып китик: “Яшь аудитория хәзер театр сәнгате, музыка һәм рәсем сәнгате белән бик үк дус түгел. Кулларында гаджет булгач, виртуаль тормышка кереп киткән алар.
Шуңа күрә яшь буын өчен актуаль һәм кызыклы булган туры эфир, төрле конкурслар, социаль челтәрләр һәм гомумән шоу форматы аша аларда театр сәнгатенә мәхәббәт уятырга теләдек. Әлеге шоу – гибрид формат. Биредә интернет киңлек белән гадәти тормыш бер яссылыкта урнашып, уртак бер картина тудыралар. Шулай ук спектакльдә тамашачылар карап кына утырмыйлар бит, алар туры эфирда үзләре үк катнашалар.
Спектакль ике буын кешесе тарафыннан язылды: Мансур Гыйләҗевнең зирәклеге һәм Айгөл Азизованың заманча карашлары яхшы тандем тудырып, әлеге шоуның уңышка ирешүенә китерде”.
Шәп заманча пьеса һәм барысы да уйлап эшләнелгән куелыш, чыннан да, әлеге шоуның тамашачы тарафыннан яратып кабул ителүенә сәбәпче булдылар. Барысы да яңача бит монда! Татар театры сәнгате белән күптәннән таныш булучыларга әлеге шоу сәеррәк булып тоелыр, мөгаен. Миңа үземә дә шулайрак булган иде беренче мизгелләрдә, әмма бу очракта бары тик ияләшергә генә кирәктер, дип уйлыйм. Чөнки яңа форматлар, экспериментлар кирәк ул. Алардан башка алга китү, зур уңышларга ирешү авыр булыр иде.
Әнвәр Мөхетдинов
Теләсә кайсы спектакль турында фикерләр төрле булырга мөмкин һәм бу табигый. Менә мин дә, “Шәп шоу”ны карагач, “Мондый спектакль яшьләр театрында булырга тиештер инде”, – дип, үземчә нәтиҗә ясадым. Яшьләрне кызыктыра, кызыксындыра торган фишкалар: хәзерге вакытта популяр көйләр, ток-шоу форматы, өстә генә ярылып яткан, артык уйлап азапланырга кирәк булмаган җөмләләр, кыска-кыска фикерләр. Әйе, болар бүгенге вәзгыятькә – бар нәрсәне гади генә, тиз генә эшләү һәм кабул итүгә корылган тормышка туры килә төсле. Ләкин, спектакльдән чыккач та, мин аның гомумән нәрсә турында булуын, анда төгәл кайсы җырлар җырлануын, төп геройның ничек итеп бу вакыйга йомгагына уралуын инде онытып та өлгердем. Сюжетның буталчык булуына бәйле булдымы соң бу? Әллә инде куелышы шундый идеме? Иң мөһиме, спектакльнең төп мәгънәсе нидә? “Бәлки монда мин аңлап, күреп, тоеп бетерә алмаган ниндидер мәгънә, тирән фикер бардыр?” дигән өмет белән әлеге спектакльдә уйнаган артистларның үзләреннән сорарга булдым: нәрсә турында соң бу спектакль? Алар тамашачыга нәрсә җиткерергә теләде икән?
Муса Камалов: “Мин монда алып баручы. Бу инде минем гадәти образым, чөнки тормышта да чаралар алып барам. Бәлки шуңа күрә дә режиссёр тарафыннан бу рольгә сайланып алынганмындыр. Ниндидер сизелерлек каршылыклар, авырлыклар булды дип әйтә алмыйм. Спектакльдә үземне алып баручы гына түгел, режиссёр буларак та тәкъдим итәм. Әзерләнгән дәвердә үземә ниндидер яңалыклар уйлап табарга кирәк булды һәм бәлки кайсыдыр мизгелләрдә алар чагыладыр да. Монда инде болай да, тегеләй дә эшләп карыйсың һәм кайсы вариант уңышлырак, шунысын калдырасың. Шәхсән минем рольдән, образдан чыгып әйтә алам: спектакльнең төп мәгънәсе – бернигә карамастан, нинди генә каршылыклар, уңышсызлыклар булса да, һаман тырышырга, эзләнергә, максатлар куярга кирәк һәм кайчан булса да җае табылачак. Тукталмаска! Бары тик алга гына!”
Ләйсән Большова: “Мин башкарган Гүзәл Юпитеровна белән тормыштагы Ләйсән арасында аермалар күп. Гүзәл ул үзенә нәрсә кирәклеген төгәл белә, моның турында курыкмыйча әйтә, үзенә кирәкле әйберләрне таләп итә ала. Ә мин тормышта тыйнаграк. Мин сабыр итү ягын, дәшми калу ягын саклыйм. Аерма шундадыр дип уйлыйм.
Спектакльне чыгару җиңел булды. Без аны яшь состав белән эшләдек. Һәрберебез көн дә яңа идеяләр белән килә идек һәм режиссёр аларны кабул итеп, аларны сәхнәләштереп, эш процессы җиңел барды. Хәзерге көн яшьләренә мондый спектакль кирәктер дип уйлыйм. Чөнки без менә шушы уен-көлке форматында эшләнгән спектакль белән җитди сорауларга җавап табарга ярдәм итәбез. Ә инде спектакльнең төп мәгънәсе – мәхәббәт, чын мәхәббәтне бернинди акчага да сатып алып булмый. Үз мәхәббәтеңне табасың икән, аны бернигә дә карамыйча сакларга, югалтмаска кирәк. Мондый рольләр үзеңне тонуста тотарга ярдәм итсә дә, һәрбер актёр, әлбәттә, тирән рольләр турында хыяллана. Менә минем дә шундый хыялым бар. Башка берсенә дә охшамаган, минем күңелемне әйләндереп сала торган, шундый тирән, мәгънәле роль уйнарга хыялланам. Алла боерса, булыр. Әле бик яшь. Әле яшисе дә, яшисе. Эшлисе дә, эшлисе!” – дип сүзен тәмамлады Ләйсән.
Таңсылу Мостафина
Комментарийлар