Татарстанның халык артисты Марат Галимов концертында тәнәфес тә, биючеләр дә, уен коралларында уйнаган кыяфәт ясап торучы музыкантлар да булмады.
Бары сәхнә, утлар һәм Марат. Мондый концертның “Пирамида” сәхнәсендә күптән булганы юк.
“Зәйгә кайт та тракторда гына эшлә. Син җырчы булмаячаксың”
Ике сәгать ярымга сузылган концертта Марат Галимов бер генә тапкыр 5 минутка бүленеп торды. Марат костюмын алыштырган арада Булат Хисмәтов халык көйләреннән тезмә уйнады. Костюмны алыштырмый да мөмкин түгел, Марат Галимов тирләп-пешеп җырлады. Бер өзлексез, тере тавышка. Игътибарны читкә юнәлтә торган әйберләр, шоу-программма, бэк-вокал, музыкантлар булмагач, җырчының тавышын, репертуарын тикшердек. Марат Галимов куркып тормаган. Мондый концерт куяр өчен тавыш белән 100%ка идарә итә белергә кирәк. Дөрес, Марат Галимовның тәҗрибәсе дә зур.
– 1994 ел миңа монда 17 яшь. Сентябрьдә “нормальный” кеше укырга керә, ә мин сәхнәгә талпындым. Бу беренче тапкыр сәхнәгә чыккан көнем. “Сәхнәгә чыктым да, үз юлымны таптым”, – дип уйласагыз. Ялгышасыз. Утыз ел элек Казанга укырга керергә килдем. Имтихан биргәндә бер остаз җырлаган урыннан туктатты да: “Энем, Рамиль. Ялгышып әйтмим, шулай диде. Зәйгә кайт та тракторда гына эшлә. Син җырчы булмаячаксың”, – диде. Ул әле һаман да укыта. Исемен әйтмим, гайбәт булмасын. Мин инде олы кешенең сүзенә колак салып, кайтып киттем. Чаллыда институтка укырга кердем. Әйбәт укыдым, Аллаһка шөкер. Бер елны сеңдереп, икешәр ел укыдым. Шундый сәләтем бар иде. 5 ел курсны 10 ел эчендә укыдым. Ә күңел һаман сәхнәгә тартылды. “Зәй утлары” җыр һәм көлке театрына эшкә кердем. Бер концертта мине Зилә Сөнгатуллина күреп алды. Консерваториягә укырга чакырды. Укырга кердем. Шул вакытта “Казан егетләре” төркеме белән чыгыш ясый башладым. Артист тормышы – авыр хезмәт. Тракторчы булсам, бәлки, бу кышны акчасын күбрәк тә эшләр идем кебек тоела. Әлбәттә, шаяртам. Һәркемнең үз язмышы, үз сынавы. Хәзер сезнең алдыгызда үземнең җырларымны чыгып җырламасам, мин үземә хыянәт итәр идем, – дип башлады Марат.
“Аның белән мәзәк аңламый торган кеше яши алмыйдыр”
Марат Галимов концертын җитди җырлардан башлады. Мәгънәле җырлар вокаль яктан да авыр иде. Кызык инде бу тормыш. Марат Галимовка тракторчы булырга киңәш иткәннәр. Тавышы, моңы булмаса да җырлап йөрүчеләргә бер дә алай әйтмиләр. Әллә без, әллә замана, әллә тыңлаучылар үзгәргән. Кемне гаепләргә дә белмәссең. Күпчелек җырларга көйне дә Марат Галимов үзе язган. Соңгы елларда җырчылар белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Иҗатташ дуслары күп булса да, быел концертны үзе генә куярга булган. Быел Маратка 49 яшь тулды, икенче елга – 50! Юбилейга килеп җырларлар әле. Шулай да сәхнәдәш дуслары Маратны игътибарсыз калдырмаган. Марсель Вәгыйзов белән Марсель Әхмәдуллин аңа сюрприз бүләк алып килде. “Песи бирәбез”, – дип шаярып котын алдылар. Әмма шаярттылар. Марсель Вагыйзов мунчасында өч сәгать юыну мөмкинлеген бирүче сертификат һәм мунча наборы бүләк иттеләр. “Биш ел мунчага чакырам, килми”, – ди Марсель. Мондый чакырудан соң килми калмас. “Дөньяның зур сынау икәнен Марат белән танышканнан соң гына аңладым”, – дип шаяртты.
Безгә Марат белән танышу тарихын да сөйләде.
– Дагыстанга сәяхәт иттем. Аларның мөнәҗәтләрен ишетеп, Казанга кайткач: “Кем белән хезмәттәшлек итәргә икән?”– дип уйланып йөргәндә очраклы гына Марат белән студиядә күрештек. Башта бер мөнәҗәт яздырып карадык. Аннан тагын берне, шулай итеп дүрт ел хезмәттәшлек итәбез. 15кә якын мөнәҗәт яздырдык, тамашачылар да бик яратып кабул итте. Хәзер инде бу иҗатташ дуслык кына түгел, аралашып яшибез. Озак күрешмичә торсак: “Син мине сагындыңмы?” – дип әйтәбез. Күп вакытны бергә үткәрсәк: “Туйдыңмы инде?” – дип тә шаяртабыз. Нинди генә хәл булса да, гел юмор кушып сөйләшәбез. Марат икейөзле кеше түгел. Эчендә булганын, әйтеп тә куя ала. Шаяртып сөйләшергә ярата. Аның белән мәзәк аңламый торган кеше яши алмыйдыр, – ди Марсель.
“Әтинең эте дә безнең Африкага барганны белгән”
Чыннан да, шаяртып сөйләшергә ярата ул. Тормыш иптәше Линара Батталованы да үзенчә мактап куйды. “Минем хатын әкәмәт җитез инде. Аның турында сөйли башласаң, сөйләп бетереп булмый. Ул “Пирамида”га шалтыраткан да концерт көнен билгеләп куйган. “Киләсе елга юбилей, җырчыларны чакырып концерт ясармын әле”, – дип сөйләшкән идек (көлә). Хатын белән күргән мәшәкатьләр, гафу, шатлыклар (көлә). Бервакыт хатын ял итәргә барыйк ди. “Барабыз, җаным. Әмма аяклар авырта ерак китеп булмас. Әти-әниләр янына Мөслимгә кайтып килсәк”, – дим. “Төркиягә барыбыз”, – ди. Ярар ике-өч сәгать очасы. Аэропортка килдек. Казан-Анталия дигән рейска чиратка бастым. Хатын: “Безгә анда түгел”, – ди. Африка Танзания дигән чиратка чакыра. Туганкайларым, балаларым, әти-әниләр, күршеләрнең күршеләре, хәтта әтинең эте дә безнең Африкага барганны белгән. Белмәгән кеше бер мин генә. Менә шундый әйбәт хатын белән яшим, – ди Марат. Линара Батталованы сәхнәгә чакырып, дуэт җырларын башкардылар.
“Читтән караганда сезгә “нормальный” кеше булып тоела инде ул”
Марат Галимов иҗат иткән патриотик җырлар да күңелгә тиде. Аларны башкарганда җырчыга Татарстан дәүләт камера хоры егетләре дә кушылды. “Хәтер” җырын бар зал белән басып, сугышларда һәлак булганнарны искә алып тыңладык. Марат Галимов волонтер Рүзәл Минһаҗев белән махсус хәрби операция зонасында 9 концерт та чыгыш ясаган. Бу хакта артык сөйләмәгәч, белмәдек. Тыйнак кеше.
– Читтән караганда сезгә “нормальный” кеше булып тоела инде ул. Композиторлар бик четрекле халык. Биш ел элек тәрәзәгә йөзлекләр куеп ята идем. Телефон шалтырый. “Кайсы хәерсезе шулай шалтырата икән?” – дигән идем. Марат абый яза. Җыр язган: “Тыңлап кара әле, ошаса калдырабыз, ошамаса бетереп атам”, – ди. “Татар телем” җыры бөтен чараларда яңгырый. Аны Рәисебез дә бик ошаткан. Яңа уку елыннан бу җыр республиканың барлык мәктәпләрендә җырланачак, – дип сөйләде Рүзәл.
Концерт бер мизгел кебек узды. Шоу-шу да булмады, ялыктырмады да. Димәк, көчле тавыш, мәгънәле җырлар белән генә дә зал тутырып, тамашачыларның игътибарын тотып була. 49 яше мондый дәрәҗәдә узгач, 50 яшьтән нәрсә көтергә дә белмәссең. Икенче елны барып карарбыз әле, Аллаһ бирса.
Комментарийлар