16+

Еллар үткәч ачылган гаилә сере: «Сеңлемнең чын әтисе бөтенләй башка кеше булган...»

Без гаиләдә өч кыз үстек. Апа буйга озын, ябык булды. Мин уртача буйлы, гәүдәгә дә юан да, ябык та түгелмен.

Еллар үткәч ачылган гаилә сере: «Сеңлемнең чын әтисе бөтенләй башка кеше булган...»

Без гаиләдә өч кыз үстек. Апа буйга озын, ябык булды. Мин уртача буйлы, гәүдәгә дә юан да, ябык та түгелмен.

Ә менә сеңлебез озын буйлы, мичкә кадәрле юан иде үскәндә, хәзер дә шулай, ничек кенә тырышса да, ябыга алмады. Аңа хәтта күршеләр марҗа исеме белән эндәшәләр иде. Ә ул чынлап та безнең милләт кешесеннән тумаган икән, соңыннан гына белдек.

Өчебез дә бер үк әти-әни тәрбиясе алсак та, холыкларыбыз да төрлебезнеке төрлечә, дөньяга карашларыбыз да бер-беребезнекеннән нык аерыла, әйтсәм әйтим, бәхетләр дә төрлечә бирелгән безгә. Апаны тормышыннан уңды дип тә, уңмады дип тә әйтә алмыйм. Кияүгә чыгып тормый гына бала тапты. Районның хакимият башлыгы кызлар ярата торган түрә булып чыкты, әй, матур кызларның башыннан йөрде дә инде, апа да шул козгынның тырнакларына эләкте. Юк, мәҗбүри түгел, үзе теләп.

Кем генә җиңел һәм рәхәт яшәргә теләми икән? Ә монда сөяркә булып, калдырып киткән акчаларга кибеттән-кибеткә йөреп, аларны туздырасы гына, фатир да, машина да сатып алып бирер дип уйлады булса кирәк. Ялгышмады! Кыз булганы өчен апага, чынлап та, машина эләкте. Җайлап кына фатир да юнәтте. Ул заманда әле фатирларны дәүләттән бушка алалар иде, хәзер генә ул ипотека колач җәйде. Фатирны бәлки алып та бирмәс иде, апа балага узды. Баласыннан котылырга ничек кенә үгетләсә дә, апа ризалашмады. Беренчедән, гөнаһлы эш, икенчедән андый мөмкинлекне кулдан ычкындыралармы соң! Бала туды. Кыз!

Әниләр, дөрес, башта халыктан оялып йөрделәр, сүзе чыкты бит – түрәнең сөяркәсе... Кемнән генә тапсаң да, бала үз бәхете белән туа ул! Без аны бала тудыру йортыннан алып кайткан көннән бирле бик яраттык. Кулдан төшермичә яратып үстердек. Ләкин апа да гомере буе сөяркә ролендә генә яши алмый иде инде, хатынлык тәхетен даулап карады каравын, барып чыкмады. Аннары үз халәте белән ризалашты. Баланы артык якын итте дип әйтә алмыйм теге түрә кисәген, әмма банкта исәп-хисап счеты ачып, аңа гомере буена җитәрлек итеп акча салып куйды. Акчалар гына алмашынып китмәсен дип котым очып йөри. Тора-бара аралары суынды. Апа белән дә сирәк аралаша, кызының да хәлен әллә нигә бер генә белә бугай. Ярар инде, язмышлары шулдыр.

Ә менә сеңлем бәхетеннән ишелеп уңды! Мәктәптә укыта алмыйча җаныбыз чыкты, билгеләре өчледән артмады. Ялкау иде, эш рәтен дә өйрәнәсе килмәде, хан кызымыни, әзергә-бәзер принцибы белән яшәргә яратуы кемнән бирелгән икән моңа дия идек, белдек, әни бит аны бер урыстан тапкан. Юк, әниемне һич кенә дә гаепләвем түгел, Аллаһым сакласын! Шулай килеп чыккан икән, димәк, язмыш боерган. Эш шунда, әни җиләк җыярга баргач, урыс кырларына кергән. Безнең авыл янында гына җир җиләге юк, аны җыяр өчен 6 шар чакрым ераклыктагы урман аланлыгына бармады. Анда инде урыс авылы җирләре.

Шунда Иван дәдәй печән чапкан. Белмим, араларында ни булгандыр, әни тугыз айдан бала тапты. Без дә, әти дә аны чит ирдән туган дип башына да китермәде. Сеңлебез унынчы сыйныфта укыганда авырып китте. Каны акка әйләнә башлаган дигән диагноз куелган көннән безнең гаиләне ут эченә тотып аттылармыни. Әти белән әнинең канын тикшереп карагач ачыкланган – сеңлем әтинеке түгел. Баланың канын тугач та бер ачыклыйлар икән әле, ләкин әни анда сөйләшеп, үз канының группасын яздырткан.

Без дигән әйбер капчык төбендә ятмый инде, менә беленде. Әтинең бик тузынасы килгән иде дә, вакыты ул түгел дип, мөнәсәбәтләрне ачыклап вакыт үткәрмәделәр, сеңлебезне коткару юлларын эзләделәр. Авыл халкы акчалар җыйды, әти белән әни сеңлебезне җитәкләп табиб арты табиб ишеген какты. Бик озак вакытлар көрәшә торгач, донор “табылды”! Иван дәдәйне хастаханәгә якалап алып барды бит әти, аның каны туры килү сәбәпле, йөзләгән химия курслары алганнан соң, сеңлебезгә Иван дәдәйнең канын салдылар. Авылга ничекләр кайтып керим инде хәзер, дип Иван дәдәй кайгырса да, әтинең, аланнан кайткан кебек, дигән сүзләрен үз колагым белән ишеттем. Сеңлемнең инде үз гаиләсе. Кияүгә чыкты. Иреннән ишелеп уңды. 

Ә минем тормышка килгәндә, нәрсә дип әйтим, апа кебек ялгыз да, сеңлем кадәр үк бәхетле дә түгелмен. Олыгаеп кына кияүгә чыктым. Башта укыдым, әти белән әни дә гел, кеше булыр өчен укырга кирәк дип колак итемне ашадылар. Университет, аннары аспирантура тәмамладым. Шунда ук эшкә дә калдым. Кияүгә бик чыгасым килсә дә, яшьлегем күкрәп торганда үлеп китеп гашыйк булучы да, кияүгә алучы да булмады. Бәлки үзем дә егет күзләмәгәнмендер. Диплом, диссертацияләр яклаганда егетләр белән кайнаша да алмыйсың.

Шулай да тиңемне очраттым. Авыл егете. Хәер, авыл кызына, гәрчә укымышлы булса да, кем насыйп булсын соң инде тагын? Әйбәт кенә гаиләгә атлап кердем. Ирем эчми, тартмый, физкультура укытучысы. Аек акыл белән яшәвенә алдандым. Алдандым дип инде, әйбәт кеше ул үзе, ләкин назлы ир түгел, матур сүзләр дә әйтә белми, агач тел инде менә. Бар белгәне эш, миннән дә шуны таләп итә. Авылга кайтсак, мин гел эшләп кенә торырга тиеш. Бер-бер артлы өч бала таптым. Апаны да уздырдым!

Өчесе дә малайлар, өчесе дә әтиләре кебек спорт белән шөгыльләнәләр! Ашарга пешереп кенә өлгерт, җитмәсә дөрес итеп тукланырга тиешләр. Башкаларның ирләренә карыйм да урамда да култыклашып йөриләр,  парклардагы скамейкаларда да иңне иңне терәп утыралар. Ә без? Гомере буе аллы-артлы йөрибез. Ул алдан бара, мин арттын, яисә киресенчә. Арыдым инде. Туганнарым миңа рәхәтенә чыдый алмыйсың, шуңа иреңнең гаебен эзлисең, диләр. Юк, күңел дигәне наз да сорый бит, хәрби хезмәттәге шикелле кырыс кануннар эчендә генә яшисе килми.  Әлегә менә шулай яшибез инде, алдагысы Аллаһы кулында.

Сәрия.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading