16+

Фәридә Ибраһим «Яшәсен генә» хикәя

Песи, хуҗасына әз булса да дәва бирмәкче буладыр – бөтен буена сузылып ирнең өстенә яткан. Ике хатын караваттагы ирне сыйпаштырып, эндәшеп уятырга маташтылар.

Фәридә Ибраһим «Яшәсен генә» хикәя

Песи, хуҗасына әз булса да дәва бирмәкче буладыр – бөтен буена сузылып ирнең өстенә яткан. Ике хатын караваттагы ирне сыйпаштырып, эндәшеп уятырга маташтылар.

Алай да булмагач, җайлап кына күтәрделәр дә кәнәфигә утырып куйдылар. Җәй уртасы булса да өстенә кат-кат ябып аякларын төрделәр. Мендәрләр, одеяллар арасыннан ирнең ап-ак чырае, йомык күзләре генә күренеп калды. Гыйбәрә буенча бәхет китерергә тиешле өч төстәге мәче хатыннарның эше беткәнне сабыр гына көтеп почмакта утырып торды да кабат хуҗасының итәгенә җайлашты. Ерактан караганда бу кеше вафат сыман тоела иде... 

...Ике авыл арасын кыр юлы гына тоташтыра. Биш чакрым араны җәйләрен ярыйсы гына үтеп була, әмма көзге пычракларда, кышкы бураннарда түбән үзәнлектә утырган 25 йортлы авылга ничек баралар икән? Авыл урамында тузан да юк. Машиналар сирәк йөргәнгәдер бөтен җирне чирәм баскан. Бакчалар җәйге эсседә тынып, оеп утыралар. Каз-үрдәкләр генә ошбу тынлыкны бозып үз телләрендә сөйләшкәләп ала да, маэмайлар өргәләп куя. Бер урамлы авылда инде яшьләр калмаган дисәң дә була. Иң яшь дигәннәре иллене узган. Хуҗалыкларның бәрәңге бакчалары елгага һәм урманга терәлә. Бу якларда табигать ярым кыргый хәлендә сакланган: җәнлеге дә, җиләк-гөмбәләре дә, елгада балыгы да исәпсез. Тыныч кына көн күреп, бик бәхетле яшиләрдер дип уйларга була биредәге аз санлы халык турында. Әмма, бу бер караганда гына шулай тоела... 

Сылу гәүдәле, кара кашлы Галяга үз яшен биреп булмый – пенсиядә инде мин дисә дә, лаеклы ялга алдан чыккандыр дип фаразларлык. Тәненә май катламы берничек тә куна алмаганы йортка узгач аңлашыла. Диварларда туй мизгелләрен чагылдырган сурәтләр, догалыклар эленгән. Иркен караватта ятучы ирнең чәчләре ап-ак... Йоклыйдыр ул, берәр сүз дәшәр иде...

Галя, кесә телефонына басып кына алды, сөйләшмәде дә. Бер минут та узмады ишектән тагын бер хатын килеп керде. 

- Әйдә, күршекәем Васяны утыртыйк инде...
Күнегелгән хәрәкәтләр белән икесе ике яктан ирнең гәүдәсен ятактан алдылар да, әллә ничек ансат кына итеп кәнәфигә күчерделәр. Ак чырайлы абзый барыбер уянмады. Аның борыныннан үтә күренмәле көпшәләр чыгып тора, үзе тере дә түгел сыман...

- Вася, Василий, дим...Әйдә, әзрәк уян әле...Ач әле күзләреңне!
Галяның тавышына ирнең реакциясе авызын ачып чапылдатудан ары узмады. Хатыннар биш минуттан Васяны урынына утыртып куйдылар һәм сабыйны төргән сыман җылы юрганнар белән төреп бетерделәр...Зур курчак сыман кәнәфидә күзләрен йомып утырган ирнең өстенә песи сикереп менде.

- Кәнфит! Абыеңның башы авырта, баш тирәсен дәвала син аның! – дип Галя мәчесе белән дә сөйләшеп алды. Татлы исемгә ия мәче кызы үз җае белән ятакка урнашты.

Өй күз явын алырлык чигешләр белән ямьле иде! Керәшен кызлары бирнәләренә үз куллары белән чиккән сөлгеләр, пәрдәләр, мендәр тышларын, кашагалар салалар. Бу матур гореф-гадәт әле дә саклана! Күз нурларын түгеп мондый матурлыкны тудырырыга никадәр сабырлык кирәк...Сабырлык менә шушы йортта яши инде...Галина дөньяның бер эчкерсез, риясыз заты ничек бар шулай итеп узганнарын бүгенге белән тоташтыручы. Мамадыш ягыннан Питрәч тирәсенә килен булып төште ул. Бирегә кунакка килгән җиреннән алып калдылар. Дүрт ел буена шәһәрдә төзелештә эшләгән иде инде, җыясы ризыгы шушы якта булган. Кыз чакта иң кызык, иң рәхәт халәтләрнең берсе - кунак кызы булып чит авылга кайту! Ә монда бигрәк тә үзенчәлекле кунак була ул – абыйсының кияү булып йөргән йортына кайтты. Анда тырыш кызны бик яратып кабул иттеләр. 

Кич белән клубтагы бию кичәсеннән соң кара күзле кызны Василий атлы бер егет озатты. Галя аның белән тегене-моны сөйләшеп торгач өйгә керде. Җитмешенче-сиксәненче еллар модасына ияреп озын чәч үстергән, киң балаклы чалбар кигән чибәр егет икенче көнне Галяны клубка чыгармады, өйдә генә сөйләшеп утырдылар. Ә өченче көнне кызны килен итеп алып калырга ниятләделәр.

- Калмыйм мин! Китәм! – дип тарткалашкан булды Галя. Тик, егет күңеленә ошады шул... Әнә шулай - бер сөйләштеләр дә өйләнештеләр кода тиешле Василий белән. Ул армиядән кайткан, авылда тракторда эшли. Кайнана-кайната янында иске генә өйдә яшәргә калды кыз. Язмыш дими ни дисең инде моны?! Барган җирендә таш булырга язган Галяга язмышында. Бәләкәй генә авылда, яшьләр бармак белән генә санарлык булса да, ирен шәһәрдә алып чыгып китмәде. Вася читтән торып агрономлыкка укып чыкты. Ә җитез, ачык күңелле, матур итеп җырлаучы Галяны авыл клубын җитәкләргә билгеләделәр. Карап, сынап кушылмаса да ире бик тәрбияле, тәртипле булып чыкты. Вася бригадир булып эшләде. Кешеләрне эшләтергә җай таба белә иде ул. Ярдәмчел, акыллы ир, ничек кенә ачуы килгәндә дә кизәнмәде, әшәке сүз әйтмәде. Салып алса утырган җирендә йоклап китә иде. Мәхәббәттән Арианда, Владимир, Андрей исемле балалары туды. Кайнана-кайнатасы оныкларын бик яратып тәрбияләштеләр. Галя эшеннән калмады, озаклап ял итеп бала белән утырмады. Иркен булсын дип яңа йорт күтәрергә уйлаштылар. Ире әйбәт буралар кайтартты, кирәк-яракны булдырды. Биш елдан соң урамны аерым ямьгә төреп зур йорт калкып чыкты. Кайнана гына яңа өйгә чыга алмады – вафат булды, кайната бераз яшәде әле. Икесе дә акыллы, бик яхшы кешеләр булдылар! Галина гомер буе Васяның киң аркасына ышыкланып яшәрмен дип ышанды. Тыныч, матур гомер иттеләр, балалар үсте. Ләкин Галяның тормышы икегә бүленде. Аның беренче өлеше сау-сәламәт ир белән яшәп дөнья көтү, балалар үстерү, икенче өлеше – калганы... Беренчесе матур төш сыман узган да киткән, икенчесе дәвам итә...

...Бәхетсезлек киләсен сиземләүләр булды бит уйлап карасаң. Ул язда өч сарык өчәр бәрән китерде! Бу әйбәт фал түгел. Артык малны Аллаһы сынар өчен бирә, диләр. Ап-ак бәрәннәрне чалып атсаң да ярыйсы иде дә бит – кызгандылар. Сыер сөтен нәни шешәләргә тутырып, аерым имезлек белән имезеп үстерделәр. Ә беркөнне төш күрде Галя. Имеш, иске йортның базына кап-кара, болганчык су тулган. Василий шул суга төшеп китте... Әй, көтә имеш чыкканнын, әй көтә... Бер ара Васяның башы күренеп алды да кабат юк булды. Чыкмады ире – батты! Бер нәрсәгә дә юрамады, онытты ул төшне. Ай да узмады, Вася гомерлек имгәнү алды. Эссе җәй алып килде аларга бәхетсезлекне.
 Маллар күп асрагач, печәнне дә күп итеп әзерлисе. Колхоз процент печәне бүлде, аны җыйдылар һәм басудан авылга ташый башладылар... Күршеләр белән бергә башта аларга, аннары үзләренә йөге белән печән алып кайттылар. Төн җитте. Кабат кырга барырга әзерләнделәр.

- Вася! Түмгәкле юлларда төнлә йөрмәгез инде! Иртәгә дә көн бар бит! – диде хатын борчылып. Кызлары Арианда медицина көллиятен тәмамлап, бер хастаханәсенең реанимациясендә эшләп чираттагы ялын алып авылга кайткан иде. Әтисенә ул да әйтеп карады. Вася тыңламады, күрше машинасына утырып кабат кырга печән төяргә юнәлде. Әниле-кызлы арып печәнчеләрне көтә-көтә йокыга киттеләр. Берзаман тәрәзә шакыдылар. Күршеләрнең уллары әллә нинди тавыш белән:

- Вася абый йөк өстеннән егылып төште! – дип кычкырды. Әсәренеп сикереп тордылар. Кабаланып кечкенә машинага утырып печән кайта торган юлга киттеләр. Барып җиткәч шаккатмалы хәл күрделәр. Вася аңсыз ята: башы, йөзе кып-кызыл кан. Үлгән дисәң сулышы сизелә, әмма бернинди хәрәкәт юк. Көчкә күтәреп  ирнең гәүдәсен машинага салдылар. Күрше авылга җиткәч фелдьшерны уятып алып чыктылар. Ул тиз генә ашыгыч ярдәм чакырды. Вакытны сузмыйча ашыгыч ярдәмгә каршы киттеләр. Юлда очраштылар һәм Васяны табиблар кулына тапшырдылар. Ярый әле кызы әнисе янында иде. Әтиләре бер сүз дәшмәде, аңына килмәде... Питрәч хастаханәсенә килеп җиткәч Васяны носилкага салып өченче катка менгерделәр. Яралары кай төштә ничек икәнен белер өчен ирнең гәүдәсен ренгент нурлары аша карадылар. Баш мие зарарланган, борыны, ияге икешәр урыннан сынган иде. Әле генә йөгереп йөргән ирне кулда күтәреп йөрткәндә бу хәл безнең белән түгелдер, дип уйладылар... Иң аптыраганы - табибның сүзләре булды.

- Сез нәрсә?! Нинди биеклектән егылып төшсә дә бу рәвешле имгәнү алмый кеше! Ирегезне кыйнаганнар! – диде ул. Шаккатып тыңлап тордылар – табиб сүзләренә ышанып җитмәделәр. Соңыннан тагын шул сүзләрне кабатладылар. Соңыннан печәнгә бергә барган кешеләрдән сораштырды Галина - әйтмәделәр... Үз күзләре белән күрмәгәч кемне гаепләп, кайларга барсыннар соң? Вася комага киткән килеш дүрт ай буе хастаханәләрдә ятты да өйгә чыгардылар. Шәфкать туташы булып эшләгән кызы  әтисен шулкадәр тәрбияләде - аны әйтеп тә, язып та аңлатып булмый. 

...Йөк өстенә кеше утыртырга тиеш түгел бит машина йөртүче! Җинаять эше кузгаттылар. Мәхкәмәдә ул кешегә 140 мең сум акча түләргә ясадылар. Бер мең бирде... Эшеннән китте дә рәсми рәвештә урнашмыйча гына эшли торганына күчте. Шаулап, дулап йөрмәделәр. Аңа вакытлары да, көчләре дә юк иде. Теге якның кай төштәдер кәнәфидә утыра торган зур кешеләре бар иде. Булышырлар дип ышанды башта Галя. Хәзер бернигә дә ышанмый инде...

...Әнә шулай, минут эчендә килеп чыккан бәхетсезлекнең шаукымы бүген дә дәвам итә. Имгәнгәндә, чәчрәп торган олпат иргә, 45 яшь иде. Әле балалары берсе дә урнашмаган, башлы-күзле булмаган. Галина ялгызы гына туйларга әзерләнде, ялгызы гына табын түрендә утырды, ялгызы гына оныклар туганга куанды. Инде ике улының, кызының үз тормышлары. Әтиләре балалары, оныклары кайтканны тоймый, урыныннан калкынмый, күзләрен ачмый, сөйләшми. Ә бит бу кадәрле авыр хәлдә яткан хастаны көн саен, сәгать саен тәрбияләргә кирәк! Еллар дәвамында шулай булган һәм әле тагын күпме шул рәвешле дәвам итәчәк. Анысын Аллаһ кына белә. Галя аның үлемен көтә дип уйламагыз берүк!  “Яшәсен генә инде! – ди Галя. Вася барыбер аңа иптәш. Ансыз яшәүне күз алдына да китерми. Хәзер авырлыгы да сизелми инде. Баштагы ике елы бик-бик авыр булды! Өйгә чыгардылар, урынга яткырдылар. Нишләтепләр бетерим әтиеңне, кызым?! – дип Аришаны кочаклап елады.

Әйе, аның бит, йомышларын йомышлату бер хәл, ашатасы да бар. Борын аша, зонд белән сыек ризыклар әзерләп, блендер аша чыгарып кына бирә иренә ризыкны. Көн саен өч тапкыр ашата, өч тапкыр күтәреп алып кәнәфигә утырта. Режимы бар! Иртәнге 10 да утырта, 2 сәгатьтән яткыра. Көндезге 1 дә утырта, 3 тә яткыра. Кичләрен тагын бер торгызып ала. Күршеләре әйбәт, алар ярдәм итәләр! Кирәк-яракны балалар алып кайта. Инде авылда кеше бетеп бара. Кибет тә, медицина пункты да, мәктәп-мазар да юк! Күршеләр машина белән йөреп торалар. Барысын да күп итеп әрҗәсе белән алып кайталар. Василийга памперслар, гарипләр арбасы да тиеш. Алары хәзер бар. Башта белмәделәр, ике елга якын кер уып тилмерде.

Әле ул чакта кер юу машинасы да юк. Елый-елый куллары суелганчы тизәк тазартты Галя. Ул вак әйберләрне дә сөенеч итәргә күнеккән. Васясы бу дөньяның кая таба барганын аңламыйча, өйдәге хәлләрдән, балалары язмышыннан хәбәрдар булмыйча җан асравын дәвам итә. Беренче елларда әз генә аңы бар иде әле аның. Вася, синең борының кайда, дип сорагач борынына төртеп күрсәтә, авызын, колагын күрсәтә иде. Берсендә, иренең кулына открытка тоттырды карандаш бирде. Әйләнеп караса, баш хәрефләр белән “ВАСЯ” дип язган! Көн саен шулай язарга кушты иренә. Берничә мәртәбә язды, соңгысында “ВАС” белән калды, аннары язмады инде. Ни сораса да җавап юк... Галя ире белән сөйләшә, бәлки ишетер, зиһене ачылыр дип өметләнә. Табиблар сөендерерлек сүз әйтмиләр...

Ариша, әтисен терелтер өчен әллә нинди дарулар тапты, системалар алып кайтып куйды. Инде системалар куеп булмый – кара кан тамырын энә таба алмый. Хәзер хатын сөйгәнен халык медицинасы буенча дәвалый. Сарымсаклы, лимонлы кушылмалар, үләннәр, кәҗә сөте бирә. Боткаларны да кәҗә сөтеннән пешерә. Файдасы бардыр инде, әлегә исән бит.

Галина, иренең алдагы гомерен беләсе килеп карта ачтырды. Күрәзәче хатын әллә ниләр өметләндермәсә дә Васяның әле яшисен әйтте. Галя ул фаразга шулкадәр шатланды! Берәү булса, бу кадәр йөкне күтәрә алмавын сылтау итеп, комада яткан ирне махсус хастаханәгә урнаштырыр иде. Тик ул андыйны мәңге эшләмәячәк! Бу аның язмышка язылган йөге. Ияләшкәч үз йөгең авыр булмый ул...

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading