Кемгә кирәк ул сезнең мәчетегез, әйтегез әле, йә?! Кем йөрер дип уйлыйсыз анда?..
–Нихәл, кордый?.. Болдырга чыгып баскан Нурислам, каршында элеккеге сабакташы Русланны күреп, бермәлгә аптырап калды, аннары, бераз сүзсез торгач, ашыкмый гына кулын яшьтиенә сузды: –Әлхәмдүлилләһ, Аллаһының биргәненә шөкер...
Күрешкәндә үк башын аска иеп, ничектер читенсенеп басып торган Руслан, кыяр-кыймас кына, Нурисламның йөзенә күтәрелеп карады. Ул, классташының киң маңгаенда күптәнге яра эзен шәйләп, ирексездән, күзләрен кабат җиргә төбәде дә сүзен дәвам итте: – Йомыш бар иде... Йомыш дип, йомыш кына да түгел... Ни бит... Әткәй китеп барды... Әле менә, кояш баер алдыннан гына... Кешечә итеп, җиренә җиткереп дигәндәй, озатасы иде... Без бит инде андый эшләрнең җаен да белеп бетермибез... Җирләшергә булыша алмассыңмы дип килүем иде... – Иннә лилләһи вә иннә иләһи раҗигуун... Алай икән... Фәйзулла агай да китеп барган... Әйбәт кеше иде, урыны оҗмахта булсын... Ләхет такталарыгыз бармы?.. Кабер казучыларны да бүгеннән чакырып куярга кирәк... Юучы картларга үзем хәбәр итәрмен. Бар, син кайта тор, мин хәзер, озак тормам, артыңнан ук килеп җитәрмен...
Руслан капкадан чыгып китүгә, Нурислам келәт каршындагы эскәмиядән җиз комганын алып, бакчага юнәлде, сарайдан кәҗә савып чыгып килүче хатыны Раушаниягә эндәште: – Түбән оч Фәйзулла абзый үлеп киткән, барып килмичә булмас. Син минем ару киемнәрне карап куй әле, әнисе. Читтән кайтучы туганнарын көтәсе булмаса, иртәгә җирлисе дә булыр... Мәетне озак тотарга ярамый, көннәре дә эссе тора... Бер кулына өч литрлы эмаль бидон, икенчесенә тавыкларга җим сала торган тирән савыт тотып, сарайдан чыгып килүче хатыны, көтелмәгән бу хәбәрдән имәнеп китте: –Кем дисе-е-ең? Фәйзулла карт? Русланның атасымыни?.. –Әйе, әле генә Руслан килеп китте... –Алай икән... Син шуларга барырга җыендыңмы?.. –Әйе. Тагын нидер әйтергә теләп, авызын ачкан иде Раушания, уеннан кире кайтып, тыелып калды. Картының бер үк вакытта үтенечле дә, җитди дә күз карашыннан адымнарын тизләтә төшеп, болдырга юнәлде: – Ярар, алайса, хәзер киемнәреңне барлап куярмын…
Сыйныфта алар унбиш бала укыдылар. Авыл уртасына салынган ике катлы, мәһабәт бина ул чакта балалар тавышыннан шау-гөр килеп тора иде. Сигез малай, җиде кыз бер-берләренә гел ярдәм итешеп, дус-тату үстеләр. Шулай да бишенчеме, алтынчымы сыйныфта укыган чакта килеп чыккан бер вакыйга бу татулыкның какшавына сәбәпче булды.
Беркөнне сыйныф сәгатендә укытучы Саҗидә апалары “Үскәч мин кем булдырга телим?” темасына әңгәмә оештырды. Малайлар-кызлар, бер-берсен уздыра-уздыра, кайсы очучы, кайсы табиб, укытучы, хисапчы, сатучы булырга теләве турында үз фикерен җиткерде. Чират Нурисламга җитте. – Ә син, үскәч, кем буласың, Нурислам? – Мин мулла булырга телим, апа.
Көтелмәгән мондый җаваптан Саҗидә апалары да, иптәшләре дә бермәлгә тынсыз-өнсез калдылар. Ул да булмады, сыйныфташлары кайсы тавышсыз гына, кайсы кычкырып ук көлергә тотынды: – Кеем? Мулла димее? Ха-ха!.. Менә бу, ичмасам, һөнә-әрр!.. –Андый һөнәр буламы?.. –Укучылар, тынычлык! – Саҗидә апалары умарта күчедәй гөжләгән сыйныфны тынычландырырга ашыкты. – Тавышны бетерәбез! Әлбәттә, барлык һөнәрләр дә яхшы. Мин сезнең үсеп җитеп, һәрберегезнең бу тормышта үз урынын табачагына ышанам! Ә сиңа, Нурислам, тагын бер кат уйларга киңәш итәм һәм үз фикереңне үзгәртүеңә өметләнеп калам!..
Укытучы апасының үтәли карашыннан, аерым бер катгыйлык белән әйтелгән сүзләреннән Нурисламның болай да зур булмаган гәүдәсе, ничектер бөкерәеп, тагын да кечерәеп калгандай булды... Ул арада, дәрес тәмамлануын искәртеп, коридорда кыңгырау чылтырады. Әле һаман да Нурисламның җавабыннан көлеп туктамаган классташлары, ашыга-кабалана, ишеккә ыргылды. Бүтән вакытта үзе дә алардан бер дә калышмаган Нурислам гына бүген, башын аска иеп, ашыкмый гына мәктәптән чыкты, кайтыр якка юнәлде.
Үзенең хыялына сабакташларының, аеруча Саҗидә апасының, шундый мөнәсәбәте аңа һич тә аңлашылып җитмәде. Нигә, мулла булу шулай начар һөнәр микәнни?! Әбисе сөйләве буенча, мулла – дөньядагы иң игелекле һөнәрләрнең берсе. Кешеләрне туры юлга өндәүче, бары тик яхшы гамәлләр кылырга, миһербанлы, инсафлы, намуслы булырга өйрәтүче һөнәр. Әбисенең әтисе Гыйлемхан карт заманында указлы мулла булган, тирә-як авылларда үзенең укымышлы, зыялы, гадел, туры сүзле булуы белән аерылып торган. Халык аны һәрвакыт зурлаган, хөрмәт иткән, аның сүзенә һәрчак колак салган; ир-атлар, берәр эш башлыйсы булса да, киңәш-табыш итәргә дип тә, һәрчак Гыйлемхан карт йортына килә торган булганнар. Әмма заманалар үзгәрү сәбәпле, язмыш бабасын, аның өч улын сөргенгә – ерак Себер якларына илтеп ташлаган, кызганыч, алар инде туган якларына кире әйләнеп кайта алмаган, төрле шәһәрләргә таралышып, сибелеп-чәчелеп, шунда төпләнеп калганнар. Әти-әнисе, туганнарыннан аерылып калган әбисен ул чакта үз авылларындагы урта хәлле Ибраһим атлы егеткә кияүгә биргән булганнар, алар иң беренчеләрдән булып, колхозга кергән: гаиләне сөргеннән шул гына коткарып калган. Әбисе бүгенге көнгә кадәр әтисе Гыйлемхан карттан калган борынгы истәлек – инде тышлары шактый таушалып, битләре саргаеп бетсә дә, илаһи бер җылылыкка ия булган Коръән китабын кадерләп саклый; кичләрен, көн дә кулына алып, шул изге китаптан сүрәләр укый, мәгънәсен Нурисламга да аңлата.
...Сабакташларыннан шактый соңга калып чыкса да, иптәшләре аны су буена төшә торган тыкрыкта көтеп тора иделәр. Нурислам аларга якынлашуга ук, кабат мыскыллы көлү тавышлары яңгырады: –О-о, мулла абзый кайтып килә-ә!.. –Хәзер берәрсенә барып, бисмилла укый да, кесәсен тиз генә тутырып куя инде, мала-ай... –Ә нәрсә, рәхәт бит, тамагың да тук, кесәң дә тулы, ха-ха... Нурислам, иптәшләренең сүзенә илтифат итми, алар яныннан тыныч кына узып китмәкче иде, шулчак классташы Руслан, артыннан йөгереп килеп, аңа аяк чалды да, бөтен көченә этеп тә җибәрде: –Кая болай ашыгасың, мулла абзый, бәлешең суыныр дип куркасыңмы?..
Русланның аягына абынып, Нурислам бар гәүдәсе белән гөрселдәп җиргә ауды... Аркасына аскан сумкасы өскә чөелеп китеп, шап итеп башына килеп төште. Шулчак малайның маңгай туры зыңлап куйды, күз аллары караңгыланды, колагы шауларга тотынды, иреннәрендәге тимер тәменнән күңеле болгана башлады. Нурислам үзен әллә кая, тирән упкынга очкандай хис итте, иптәшләренең көлү тавышы да кайдадыр еракта кайтаваздай яңгырап калды... –Фәрештәләр канат җәйгәндер... Аллаһы Тәгалә саклаган... Ничекләр чигәсе белән төшмәгән!.. Хараплар буласы булган бит, балакаем... –Гәүһәр апа, баш мие селкенгәнгә охшап тора, хастаханәгә илтергә кирәк...
Боларын томанлы гына хәтерли Нурислам... Айга якын хастаханәдә ятып чыккач, кабат мәктәпкә йөри башлады малай. Әмма сыйныфташлары гына аңа нигәдер ятсынып, чит итеп карый башлаган иделәр. Сабакташы Руслан исә бөтенләй дә Нурислам белән очрашудан кача торган булып китте. Каршы очраган вакытта да башын аска иеп, күрмәмешкә салышып, тизрәк китеп бару ягын карый. Тәнәфесләрдә исә, классташ малайлар бер почмакка җыелалар да, Нурисламга әйләнеп карый-карый, чыш-пыш нәрсәдер сөйләшәләр, әмма янына килеп, бер кәлимә сүз катмыйлар. Ә кызлардан сабакташы Раушания, киресенчә, дәрес тәмамлануга ук, Нурислам янына ашыга. Җирән толымнарын ике якка үреп, зәңгәрсу тасмалар белән бәйләп куйган, яшькелт күзле, почык борынлы бу мөлаем кызның Нурислам белән сөйләшеп утырырга һәрчак сүзе табыла. Тора-бара алар тагын да дуслашып киттеләр, Раушания малайга ул югында үтелгән темаларны үзләштерергә ярдәм итте, мәктәпкә дә бергә бара, бергә кайта торган булдылар. Бактың исә, теге юлы иптәшләре кыерсытып, ташка маңгае белән килеп төшкән Нурисламны беренче күреп алучы да, олыларны тизрәк ярдәмгә чакыручы да Раушания булган икән!..
Әти-әниләре, укытучылар да бу дуслыкка каршы килмәде. Саҗидә апалары исә аларны икесен бер парта артына да утыртып куйды. – Шулай инде, мулла белән абыстай бергә утырырга тиеш, – дип, гадәттәгечә, төртмә сүзләрен кыстырырга җыенган Русланны бу юлы класста хуплаучы табылмады.
...Һәр җомгада, мәктәптән кайтканда, аларга намаздан чыгучы авыл картлары очрый иде. Гади генә, ләкин бик пөхтә киенгән, башларында чигүле түбәтәй, кулларында тәсбих булган бу картлар белән әдәпле генә исәнләшеп, аларга һәрчак юл биреп кала Нурислам белән Раушания. Авылларында мәчет булмаса да, дин, гореф-гадәтләрнең сакланып калуына, ерак бабасының юлы дәвам итүенә сөенеп бетә алмый иде Нурислам. Хыялы – әлегәчә авылның буш бер йортына намазга йөрүче бу ил агалары өчен яңа мәчет салу, авыл өстен изге азан моңына күмү, халыкны дингә, иманга, туры юлга күндерү. Әбисенең йөрәгенә уелып калган тирән яра – мәчет манарасын аударган көн вакыйгаларын да – бераз булса да җөйлисе, төзәтәсе килә иде аның. Манарасын аударып, мәчет бинасыннан авыл клубы ясаганнар: нишләтәсең, чоры шундый булган. Бактың исә, заманында авыл уртасында алтынсу ярымае белән балкып утырган мәчет манарасын кисүче – сабакташы Русланның бабасы Кортай карт булган икән. Гомере үкенечле тәмамланган Кортайның: урман кискәндә, өстенә агач ауган... 3 Ният иткән – морадына җиткән, дия иде әбисе, ниһаять, Нурислам да балачак хыялын тормышка ашыруга иреште: мәктәпне уңышлы тәмамлап, Казанга чит телләр факультетына укырга керде. Шул ук вакытта үз тулай торагыннан ерак булмаган мәдрәсәгә йөреп, кичләрен дин дәресләре дә алды. Раушания дә үз язмышын мөгаллимлек белән бәйләде: ул физика-математика белгечлеген үзләштерде. Биш елдан соң, студент чорларын төгәлләп, чын һөнәр ияләре булып, яшьләр үз авылларына әйләнеп кайттылар, шул ук җәйдә гаилә дә корып җибәрделәр. Көзгә исә аларны үзләре тәмамлап чыккан авыл мәктәбе инде башка вазифада – укытучы вазифасында каршы алды. Әлбәттә, тормыш сынауларсыз гына булмый, әмма килеп туган һәр авырлыкны бергәләп җиңеп, араларына кеше сүзе кертми, үзләре гайбәт сүз йөртми, өлкәннәр сокланырлык, яшьрәкләр үрнәк алырлык матур пар булып яшәп китте Нурислам белән Раушания. Кайтуларының икенче елында ук Нурислам тагын бер максатын тормышка ашыру планына кереште: колхоз рәисе янына барып, авылда мәчет салдыру кирәклеге турында үз гозерен җиткерде.
– Яшь булсаң да, изге ният белән йөрисең икән, энем, – дип, сүз башлады тормышта инде шактый тәҗрибә туплаган, үз гомерендә дөньяның ачысын да, төчесен дә күп татыган колхоз рәисе Әлфрит Галимҗан улы. – Кулдан килгәнчә булышырбыз анысы... Әмма халык белән җыелып сөйләшергә кирәк. Авылдашлар арасында яңа клуб бинасы сораучылар да бар, күпчелек белән хәл итәргә кирәк, аннары алга таба күз күрер...
Җаны теләгән елан ите ашаган дигәндәй, колхоз рәисенең бу сүзләре Нурисламны яңа бер адымга этәрде: кичләрен, эштән соң, алар Раушаниясе белән бергәләп, авыл буйлап халыктан имза җыя башладылар. Соңыннан, авылдашлар арасында сораштыру төгәлләнгәч, клубта гомуми җыелыш үткәрергә булдылар. Имзаларны санаганнан соң, күпчелекнең мәчет төзелеше өчен тавыш биргәнлеге ачыкланды. Әмма клуб төзелешен хуплаучылар да бирешергә ашыкмады: – Кемгә кирәк ул сезнең мәчетегез, әйтегез әле, йә?! Кем йөрер дип уйлыйсыз анда?.. Каршы якның төп әйдаманы Руслан тавышы иде бу: – Әйе, заманында минем бабам мәчет манарасын кискән, дөрес эшләгән, мин аның белән горурланам, беләсегез килсә!.. Авылга бүгенге көндә мәчет түгел, яңа клуб кирәк, клуб!..
Җыелышка килгән халык, аның бу сүзләреннән ду килеп шаулашырга, һәркем, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, үз фикерен җиткерергә, кычкырышырга ук тотынды. –Җәмәгать, тынычланыйк әле! Колхоз рәисенең бер үк вакытта катгый да, җитди дә әйтелгән сүзләреннән зал мизгел эчендә шым булды. – Әлбәттә, бүгенге көндә авылга мәчет тә, яңа клуб та бик кирәк. Берсе – хак юлга өндәүче дин, иман йорты булса, икенчесе – тормышыбызны бизәп торучы мәдәният учагы, шуңа күрә мәсьәләне сезнең белән бергә киңәшеп, уртага салып, хәл итәргә булдык. Авылдашларның күпчелеге, күреп торасыз, мәчет төзелеше өчен тавыш бирде, димәк, хәзерге вакытта безгә мәчетле булу мөһимрәк, киләчәктә, иманым камил, уртак көч белән яңа клуб бинасы да салып чыгарбыз. Мәчет төзелеше шулай хәл ителде. Сабакташы Руслан белән булган тагын бер күңелсез хәл хәтеренә кереп калды Нурисламның. Авылдашлары белән киңәшеп, инде төзеләчәк мәчетнең урынын билгеләгәч, Нурислам баш-аягы белән документлар рәсмиләштерү эшенә кереште. Төшкә кадәр мәктәптә дәресләр бирә дә, көннең икенче яртысында район үзәгенә ашыга. Шәхси транспорты булмаганга, авылдан җәяүләп чыгып китә, юлда исә еш кына йә автобус, йә узгынчы машина очрап куя. Авыллары үзәктән ерак түгел түгелеген, алты чакрым гына, ләкин вакытында барып җитеп, эшләреңне төгәлләп, кире әйләнеп кайту өчен, бик якын ара да түгел шул.
Көзге яңгырлы көннәрнең берсендә район үзәгендә шактый тоткарланырга туры килде. Күкнең төбе тишелгән диярсең, шыбыр-шыбыр бертуктаусыз салкын яңгыр ява, юлында очраган һәрнәрсәне очырып алып китәрдәй булып, әче җил сызгыра. Нурислам тукталышка чыгып басканда, сәгать кичке җиде тулып килә иде инде. Бу вакытта, билгеле, алар ягына баручы соңгы автобус та күптән киткән, авылга кайтучы машиналар да күренми. Озак уйлап тормастан, битенә бәреп яуган яңгырның эре тамчыларын куллары белән сөрткәли-сөрткәли, каршы җилгә әле арты, әле яны белән борылып, кайтыр юлга кузгалды ир. Адымнарын саный-саный, көзге пычрак юлдан шулай шактый кайтты ул... Кайта-кайта инде аңа шыксыз, яңгырлы төннең караңгылыгы да, кайдадыр этләр өрүе дә, салкын җилнең үзәккә үтәрдәй зәһәрлеге дә, манма су булган киемнәренең тәненә ябышып, дер-дер калтыратуы да сизелми башлаган иде. Авылларына ике чакрымнар калган булгандыр, шулвакыт артыннан килүче фара яктысын шәйләп алды Нурислам. Басудан чөгендер төяп кайтучы трактор икән. Сөенеченнән, тизрәк юл кырыена чыгып басып, тракторчыга кул изәде. Әмма ашыгыбрак сөенгән икән... – О хәзрәт, синмени? Кеше урамга этен дә чыгармый торган шундый кара төндә кем йөри дисәм, син икән!..
Руль артында утырган Русланның мыскыллы сүзләре Нурисламны сискәндереп җибәрде. – Нәрсә, җәяүгә калдыңмыни? Кайда соң Аллаһы Тәгаләң, нигә кайтарып куймый? Яхшылабрак сора, бәлки кайтарыр, ха-ха... Ул да булмады, Руслан, кабина ишеген шартлатып ябып, саз-пычрак чәчрәтә-чәчрәтә, тайгак юлда борма эзләр калдырып, кузгалып китеп тә барды. Өенә көч-хәл белән кайтып егылган Нурислам, салкын тидереп, озак кына урын өстендә ятты ул чакта…
Дәвамы бар
Комментарийлар