16+

Язмыш кочагында (хикәянең икенче өлеше) Гүзәл Хәбибуллина

Егетнең һәрбер хәрәкәтен күзәтеп кайтып баручы Миләүшәнең күңелендә шушы мизгелдә бөреләнде дә инде тәүге сөю хисе.

Язмыш кочагында (хикәянең икенче өлеше) Гүзәл Хәбибуллина

Егетнең һәрбер хәрәкәтен күзәтеп кайтып баручы Миләүшәнең күңелендә шушы мизгелдә бөреләнде дә инде тәүге сөю хисе.

Дәвамы.

Башы: Язмыш кочагында (хикәянең беренче өлеше) Гүзәл Хәбибуллина

Әнисе дә бер күрүдә ошатты Илнарны. Бердәнбер кызын кулларына күтәреп, өйләренә үк кертеп куйган Илнарга сокланып карап торды Мәдинә апа. “Кемнәрнең шундый шәфкатьле, акыллы баласыдыр инде бу?” – дип шаккатты. Ә Миләүшәнең күңелендә бөреләнгән хисләр инде берәм-берәм яфрак яра башлаганнар иде. “Тагын кайчан күрермен икән инде?” - дип, хыял дәрьясына чумды ул.

Илнар да Миләүшәне күрер өчен төрле сылтаулар эзләде: беренче көнне эштән соң, Миләүшәнең ватык велосипедын төзәтеп китерде, аннан соң инде көн саен кичен “авыру” кызның хәлен белүләр башланды. Күп тә үтмәде, беркөн Илнар, бөтен тәвәкәллеген туплап, Миләүшәгә мәхәббәтен аңлатырга булды. Ә кыз шуны гына көткән диярсең, үзенең балалыгы белән, ихластан сөенгәнлеген һич тә яшермичә, Илнарның иңнәренә килеп сарылды. Бу мизгелдә әлеге җиһанда шушы ике яшь йөрәктән дә бәхетле кеше юктыр иде кебек.

Илнарның гына түгел, Миләүшәнең газиз әнисе Мәдинә апа да чын күңелдән сөенде алар өчен. Кияүгә чыккач, табиблар Мәдинә апага бала табарга кушмый. Ире моның белән килешми: “Миңа авыру хатын кирәк түгел”, - дип, башкага китә. Ә ул исә куркып калмый: менә дигән кыз бала-Миләүшәне таба һәм аның өчен яши, әти дә, әни дә була. Ике айдан аның йөрәк парәсе яшьлегенең иң гүзәл чагы – унсигез яшенә җитәчәк. Кем генә үзенең газизенә матур тормыш, якты киләчәк, хәерле, иманлы бәндәләргә насыйп булуын теләми икән? Бүген менә Мәдинә апа Миләүшә белән Илнарга үзенең хәер-фатыйхасын бирде.
Айлар үтте. Миләүшә, мәктәпне тәмамлап, читтән торып педагогика институтына укырга керде. Авылдан, ә иң мөһиме – сөйгәненннән аерыласы килмәде аның.

Беркөн Илнар Миләүшә янына гадәттәгедән иртәрәк килде.
- Киен әйдә, Миләүшә. Мин сине бер җиргә алып барам, - дип, серле генә сүз башлады ул, бер кат хәл-әхвәл сорашкач.
- Кая инде тагын? – дип аптырады Миләүшә.
- Алай гына да түгел әле, минем сиңа мөһим сүзем бар, - диде Илнар, җитдиләнә төшеп. Миләүшә, тиз-тиз генә матур күлмәкләрен киде дә, җитәкләшеп, Илнар яшәгән Тапкырлы авылына киттеләр. Дөресрәге, алар танышкан елга буена. Килеп җитүгә үк, аны Илнар бер агач төбенә алып килде.
- Беләсеңме бу нинди агач? – дип сорады Илнар.
- Гап-гади,су буенда үсүче агач инде, - диде Миләүшә, гаҗәпләнеп.

- Бу гади генә агач түгел. Аның яшен дә белүче юк. Серле агач ул. Ничәмә-ничә ярлар шушы агач төбендә вәгъдәләр бирешкән, шушында кавышкан, аерылышкан. Шушы агачка сыенып, эч серләрен бушаткан. Менә бүген чират безгә дә җитте, Миләүшә. Сиңа әйтәсе килгән сүзем шул: әйдә өйләнешәбез, - диде Илнар, хисләргә бирелеп.
Сөйгәненең күзләренә текәлеп карап торган Миләүшәгә бу сүзләр көтелмәгәнрәк булгангамы, сөенеченнән Илнарны кочаклап, елап ук җибәрде. Миләүшәнең әлеге халәте, һичшиксез, ризалык билгесе иде. Нинди дә булса сүзләр артык иде бу минутта.
Ике якның да ризалыгы белән, киләсе җәйгә туй итәргә, дигән уй-хыяллар белән янып йөри башладылар. Илнар тракторы белән колхоз эшендә кайнашты, Миләүшә авылларындагы балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнашты.

Эссе июнь ае. Кыр эшләрен вакытында төгәлләвенә сөенә-сөенә, авыл халкы сабан туена әзерләнә. Илнарның да шатлыгы эченә сыймый. Аны бит быел, алдынгы тракторчы буларак, мәйдан уртасында бүләкләячәкләр. Ничек сөенәчәк аның Миләүшәсе! Аннан, Илнар әнисе белән күрше авылга сөйгәненең кулын сорарга барачак, күптән көтелгән никах, туй көне билгеләнәчәк. Эх, энесенең шатлыклы көннәрен абыйсы Фәрит күрсәме?!. Хәер, аның хезмәте төгәлләнергә дә өч айдан кимрәк вакыт калып бара.

Шулай хыяллана торгач, Илнар сәгатенә күз төшереп алды. “Иртәрәк әле. Запаста ике-өч сәгать вакыт бар”, - диде дә, су коену максаты белән, елгага килде. Тракторын, кабызырга җиңелрәк булыр, дип, тау башында гына калдырасы итте. Тиз генә су кереп алгач, серле агачны барып кочаклады. Аның үлем исереклеге белән йөргәнен агачлар булса да аңлады микән?!

Хисләргә чумып, кайтыр юлга кузгалган Илнар, тракторының кинәт кенә тормозы ычкынып, таудан өстенә ыргылып килүен сизмичә дә кала: тимер ат Илнарның кул-аякларын, күкрәк өлешен изеп, өстеннән чыгып китә.
Дүртенче көнне генә хастаханәдә аңына килә Илнар. Аяк-куллар сызлый, баш чатнап ярыла, ә йөрәк, менә туктыйм, дип, теләр-теләмәс кенә тибә. Илнар, бар көчен җыеп, аяк очында яшен түгеп утыручы әнисенә дәште:
- Елама, әни. Мин бит исән. Барысы да яхшы булыр, менә күрерсең. Оныкларыңны сөярсең, минем уңышларымны күреп, мең кат сөенәчәксең әле син. Гафу ит, әни, шулай килеп чыкты инде. Сине борчуга салып, бәйрәм ямен дә җибәрергә теләмәгән идем, - диде ул, күзләрен чак-чак ачып. – Миләүшә кайда, әни? Минем аның белән дә сөйләшәсем килә.
Бүлмәгә атылып кергән Миләүшә, күз яшьләрен тыеп тора алмыйча, Илнарның өстенә капланып, үкси-үкси елады.
- Бәгърем, җаным. Син исән бит, исән. Ә мин сине мәңгегә югалтудан курыктым, - дип өзгәләнде ул.

- Яшьләреңне сөрт, җаным. Елама. Тыңла сүземне. Минем көннәрем санаулы, Миләүшә. Үз хәлемне үзем беләм. Бүтән без синең белән бергәләшеп суларда йөзеп, айлы кичләрдә серле агач төбендә очраша алмаячакбыз шул. Ә син елама, җаным. Син, һичшиксез, яшәргә тиеш! Безнең икебез өчен дә, изге мәхәббәтебез хакына яшәргә тиеш син, Миләүшә, - диде дә Илнар, аңын җуйды. 
Табиблар аның гомере өчен ун көн көрәште. Тик Илнар газиз әнисен, сөекле кәләшен, әле армия сафларыннан да кайтып җитә алмаган абыйсын ачы газапларга салып, якты дөньядан китеп тә барды.
Миләүшә, һәр көн саен Илнарның кабере янына барып, сәгатьләр буе сөйләшеп утырды, аның рухына догалар кылды. Серле агач янына килеп, үкси-үкси, кайнар яшьләрен түкте.

...Җәйләр үтеп, көз җитте. Кышларга кергәнче, су буйларын иңләп кайтыйм, дип, Илнары белән танышкан урынга ашыкты Миләүшә. Сөйгәне белән танышкан көнне кигән күлмәген киде, муенына зәңгәр копрон шарфын урады. Велосипедыннан төшеп, серле агач янына якынрак килгән иде, йөрәге “жу” итеп китте, куркуыннан хәтта кычкырып ук җибәрде. Агач төбендә йокымсырап Илнар ята иде. Озын, нәзек буй, дулкынланып торган карасу чәч... “Әллә акылдан язам инде,” – диеп, баскан урынында катып калды ул. Ә егет торып басты да, елмаеп, Миләүшәгә якынайды.
- Миләүшә Сез буласызмы? – диде егет, күзләрен Миләүшәгә төбәп.
- Әйе, мин. Ә Сез кем? - диде Миләүшә, куркуыннан чак-чак сулыш алып.
- Мин – Илнарның бертуган абыйсы Фәрит. Аны җирләгәндә армиядә идем шул, - диде ул, үзен чын ирләрчә тотып. – Ә мин Сезне инде бик күп көннәр сагалыйм. Ай-һай, озак көттердегез.
Фәрит, чалбар кесәсеннән бер конверт алды да, Миләүшәгә сузды.
- Менә энемнең үләр алдыннан миңа язган соңгы хаты, васыяте. Ул икебезгә дә кагыла. Укыгыз, - диде.
Миләүшә хатны кулына алды.

“Абый! Әгәр әлеге хатым синең кулга килеп эләккән икән, димәк, мин инде сезнең арада түгелмен. Абый, хәтереңдәме, без синең белән нинди тату, дус идек. Минем һәрвакыт синең кебек кыю, батыр буласым килде. Син һәрвакыт сүземне тыңлый, ярдәм итә идең. Менә бүген дә мин сиңа соңгы үтенечемне җиткерәм, абый. Бу үтенеч кенә түгел, сиңа булган соңгы васыятем. Сез, абый, Миләүшә белән бергә булырга тиешсез. Ышан, ул акыллы, намуслы кыз. Минем аны ышанычлы кулларга тапшырасым килә. Ә ул - син, абый. Ул синең белән генә бәхетле була алачак. Син дә аны яратачаксың. Сез яшәргә, озак яшәргә, бәхетле булырга тиешсез. Балаларыгыз булыр. Ә сез улыгызга Илнар дип исем кушарсыз. Хуш, абый! Минем васыятемне аяк астына салып таптама. Илнар.”
 Миләүшә, хатны укып бетергәч, агачка сөялеп, кычкырып еларга тотынды. Ә үзе бертуктаусыз: “Юк, моның булуы мөмкин түгел. Мин башканы ярата алмаячакмын,” – дип кабатлады. Ә Фәрит, Миләүшәне кочагына алып, тынычландырырга тырышты:

- Безгә моның белән килешергә кирәк, Миләүшә. Аңла, миңа да авыр. Минем дә бит вәгъдәләшкән кешем, киләчәккә планнарым бар иде. Гөлнара инде барысын да белә, аңлый. Васыятьне үтәми ярамый.
- Юк, юк. Болай була алмый. Без бит бөтенләй чит-ят кешеләр, - дип кабатлады Миләүшә.
- Ләкин ул шулай эшләгән, димәк, барысы да яхшы булачагына ышанган. Ә без аның васыятен үтәргә тиешбез, - диде Фәрит.
Шушы көннән Миләүшә белән Фәрит очрашып йөри башлады. Фәрит һәркөн диярлек Миләүшә яшәгән авылга килде, аңа ияләшергә, якынаерга тырышты. Әлеге мәхәббәт өчпочмагында һәркем үзенчә газаплана иде. Фәрит өчен бер якта сөйгәне Гөлнарага карата булган хисләре торса, икенче якта энесенең васыяте йөрәген телә. Балачактан Фәритне яратып, аны армия сафларына озатып, гаилә корырга хыялланган Гөлнара да кызганыч иде. Ә Миләүшә үзен бөтенләй ут-ялкын эчендә калгандай хис итте. Ике гашыйк җанны аеручы, мәхәббәтләренә киртә куючы дип уйлады ул үзен. Шул ук вакытта сөйгәненең васыятен аяк астына салып таптарга ярамаганлыгын да аңлый иде.

Мөнәсәбәтләрне озакка сузмады яшьләр. Ямьле май аенда никах укытып, гөрләтеп туй итеп, ир белән хатын булып яши башладылар. Бер-берсенә карата сөю-ярату хисләре кичермәделәр алар. Ә менә ирнең – хатын, хатынның ире алдында булган бурычын үтәп, бер-берсенең хакын хаклап, бер-берсен хөрмәт итеп яши бирделәр. Икәүләшеп Илнарның кабере янына йөрделәр, Миләүшә һәр ел саен сөйгәненең кабере өстендә берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерде. Авыл мәктәбенә укытучы булып эшкә урнашты. Фәрит тә авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укуын дәвам итте, район үзәгенә эшкә керде.
Тату, матур яшәде алар. Бер-берсенә кычкырып, авыр сүз әйтмәделәр. Тик кайчакларда Илнар гына әле Миләүшәнең, әле Фәритнең төшенә кергәләп, хатирәләрне яңартып, ачы газапларга сала иде.

Беркөнне Миләүшә районнан, кош тоткандай, сөенеп кайтты. Ире Фәриттән сөенче алырга теләде. Ишектән керә-керешкә үк Миләүшә:
- Фәрит, безнең балабыз булачак, - диде. Фәрит үз колакларына үзе ышанмады:
- Чынмы, Миләүшәкәем?! – дип кабатлады. Миләүшәне кулларына күтәреп алып, рәхмәтләр әйтә-әйтә әйләндерде.
- Менә күрерсең, ул һичшиксез, малай булачак, - дип хыялланды Фәрит.
Фәритнең сүзе Ходайның “амин” дигән чагына туры килгәндер инде: февраль бураннары тузгыган бер көндә малай тапты Миләүшә. Илнар дип исем куштылар. Миләүшәгә моның белән килешүе бик кыен булса да, күнде. Эштән кайткан саен берсеннән-берсе матур уенчыклар алып кайтты Фәрит улына. Кичләрен сәгатьләр буена кулыннан да төшерми, күтәреп йөрде, нәни битләреннән, кулларыннан үпте.

Айлар үтте. Карлар эреп, табигатькә ямьле, эссе җәй аяк басты. Миләүшә белән Фәрит, дүрт айлык улларын әниләренә калдырып, укырга киттеләр.
 Бер ай уку бик тиз үтеп китте. Укуын тәмамлап, авылга кайткач, улын кочаклап сөйде дә, зиратка барырга әзерләнде Миләүшә.
- Бәлки, үткәннәр белән араны өзәргә вакыттыр? – диде Фәрит.
- Бәлки, бәлки... – дип кабатлады Миләүшә, күзләрен бер ноктага төбәп, һәм ишекне әкрен генә ябып, чыгып китте.

Илнары белән бик озак сөйләште Миләүшә. Елап та алды, шатлык-сөенечләре белән дә уртаклашты.
- Илнарым, бердәнберем минем. Сагынам, бик сагынам сине. Сиңа булган мәхәббәтем, сине өзелеп сагынуым аз гына булса да басылса, бәлки, миңа яшәве болай кыен да булмас иде. Ләкин, җаным, синең янга болай еш килеп йөри алмам инде мин, - дип өзгәләнде ул.
Яшьтән шешенгән күзләрен сөртеп, кайтыр юлга кузгалды. Зират почмагыннан узганда, чишмә буенда Фәритне күреп, туктап калды. Фәрит ялгызы гына түгел, яшьли сөйгәне Гөлнара белән кызып-кызып, нидер сөйләшә иде. Миләүшә, куаклар арасына посып, тыңлап тора башлады.
- Котлыйм, Фәрит! Малаең бар икән, - дип сүз башлады Гөлнара. – Мин генә ул һаман өметләнеп, яшь гомеремне әрәм үткәрәм.
- Гафу ит, Гөлнара. Мин бит болай килеп чыгар дип белмәдем. Миләүшә белән яши алмабыз, аерылышырбыз дип уйладым. Менә бит ничек килеп чыкты. Безнең улыбыз бар. Ә иң мөһиме – мин аңа карата элек кичермәгән хисләр кичерәм. Яратам мин аны, Гөлнара, - диде Фәрит, ачыктан-ачык сөйләшеп.
Гөлнараның алсу бите буйлап күз яшьләре агып төште.

- Яратмаслык хатын түгел шул ул синең Миләүшәң. Кадерен бел, кыерсытма аны, Фәрит. Ә минем хакта оныт. Син бәхетле булсаң, миңа шул да җиткән, - диде дә Гөлнара, көянтә-чиләкләрен асып, китеп тә барды.
Бу сөйләшүне ишетүе бик авыр булды Миләүшәгә. “Ничек итеп ике гашыйк җанны аерырга баздым икән?” дигән уйлар тырмады аның күңелен.
Тиз генә өенә кайтты да, улын кочагына алып назлады, нәни кулларыннан, йомшак битләреннән үпте, чәченнән сыйпады. Фәрите кайтканчы дип, тиз-тиз генә хат язарга утырды. “Кадерлем,Фәрит! Уйладым, уйладым да, гомеремне шундый аяныч, газаплы юл белән чикләргә булдым. Ләкин мин башкача булдыра алмыйм. Ачу саклама, аңларга тырыш мине. Мәхәббәтсез яшәве бик авыр икән бу җирдә. Дөньяга, җир йөзенә – һәммә нәрсәгә булган мәхәббәтемне Илнар белән бергә җирләгәнмен икән мин. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, Фәрит. Яхшы ир, ягымлы әти булып, мине хөрмәт итеп яшәгәнең өчен, мине Ана булу бәхетеннән мәхрүм итмәвең өчен рәхмәт. Мин киткәч, син Гөлнара белән бергә булырга тиешсең. Чөнки мин шулай телим һәм ышанам, сез бергә булып, улым Илнарны чын кеше итеп тәрбияләячәксез.

Гөлнара! Мәхәббәтеңне тартып алып, сине бәхетсез һәм ялгыз итүем өчен гафу ит. Син минем әлеге адымга ни өчен барганымны беләсең. Әле соң түгел. Фәрит белән сез бергә булып, бәхетле яшәргә тиешсез. Зинһар өчен, улымны какма, ана назыннан мәхрүм итмә аны. Менә күрерсең, ул менә дигән егет булып үсәчәк. Чөнки аны җир йөзендәге иң яхшы әти-әни – Фәрит белән син тәрбияләячәксең, Гөлнара.
Әнием, газиз әнием минем! Ялгызың үстердең, кеше иттең мине. Тик гафу ит, мин бүтән яшәргә теләмим. Үлемемдә беркемне дә гаепләмәгез. Минем үземә бу якты дөньяда яшәүнең кызыгы калмады. Үстергәндә бердәнбер кызыңа кыска һәм аянычлы үлем теләмәгәнсеңдер, әнием. Ләкин син елама, сабыр бул. Һәм тыңлаусыз кызыңны гафу ит, мең тапкыр гафу ит, әнием.

Кадерле, газиз улым! Миңа карап елмайганда әниемне соңгы тапкыр күрәм, диеп уйламыйсың да инде син. Ни кызганыч, бу минутта сине газиз әниең җылы кочагында соңгы тапкыр иркәли шул. Үскәч, егет булгач, син барысын да аңларсың, улым, бәлки, әниеңне кичерә дә алырсың. Тик, зинһар, миңа рәнҗеп, ачу саклап яши күрмә, улым! Сиңа унсигез тулгач, әтиең белән әниең сине, минем каберем янына алып килерләр һәм барысын да сөйләрләр. Хуш, улым. Бәхил һәм бәхетле бул. Миләүшә”.

Фәрит уйларын, фикерләрен тәртипкә китереп кайтып кергәндә, Миләүшә идәндә аңсыз килеш ята иде. Өстендә Илнары белән танышканда кигән күбәләкле ак күлмәк, муенында зәңгәр капрон шарф, ә кулында эчелеп бетмәгән ниндидер порошок. Телсез калган Фәрит, үксеп-үксеп елап ятучы улын да күрмичә, шәфкать туташы янына йөгерде. Ул арада өйгә кешеләр дә тулды, хат кулдан-кулга йөреп чыкты. Халык арасында Гөлнара да бар иде. Миләүшәнең суынган тәне янында утырып, хатны укып чыкты да Фәрит, Гөлнара янына килеп, баланы аңа сузды: “Мә, Гөлнара, аның язмышын сиңа тапшырам”, - дип, йөгереп чыгып китте. Гөлнара аңа иярергә теләгән иде дә, арадан кемнеңдер: “Юк, юк. Аңа хәзер ялгыз калу файдага гына. Тынычлансын!”, дигән тавышын ишетеп, туктап калды.
Өч-дүрт сәгатьтән Фәритнең үле гәүдәсен елгадан табып алдылар. Сөйгәненең үлемен бик авыр кичерде Гөлнара. Авырлыкта сынып төшмәс өчен, кочагындагы сабый көч, яшәү дәрте бирде аңа.

Миләүшә белән Фәритне җирләгәндә, елаган сабыйны кочагына кысып, назлы битләреннән үбә-үбә тынычландырды Гөлнара.
- Елама, тынычлан инде, улым. Син ялгыз түгел. Мин сине ташламам, - дип кабатлады аның яшьтән чыланган иреннәре.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading