Алар архивта таныштылар. Кара син аны, танышу урыны да мәгънәле урын булган икән лә!
«Молодой человек, я не знакомлюсь» Әле ярый язмышлар гына архивлар тузанына батып калырга өлгермәгән…
Эссе җәйге көн иде. Үзәк архив тәрәзәләре төбенә кадәр ачып куелган. Урыны-урыны белән иләс җил шул тәрәзәдән кереп-чыгып уйный. Өстәл артында утыручыларның алдындагы кәгазьләре очып-очып китә дә, битләрен югалтып шаярта. Күзең текәлгән хәрефләрне яңадан эзләп утырасың аннары.
Гөлчәчәк — студент кыз. Диплом эшен тулыландыру өчен җитәкчесе шунда җибәрде. Җаваплы икәнен белә шул кызның, бүтәннәргә андый ук таләпләр куймас иде. Шуңа архив бинасында утырырга мәҗбүр Гөлчәчәк. Иптәшләре, әнә, кайсы диңгез буеннан, кайсы урман-аланнардан, кайсы елга-күл ярларыннан фотолар җибәреп күңелгә тияләр. Аны да чакырдылар да соң, кызның вакыты кысан — эшен тизрәк төгәллисе бар.
Менә шул архив бинасы стеналары артында бикләнеп диярлек утырган бер көне иде. Аның каршысындагы урындыкка егет дисәң егет түгел, ир дисәң ир түгел бер зат килеп утырды. Кыз аны башта күрмәде дә: эше тыгыз чөнки. Әмма егет үзе башлап кызга сүз катты. Колагына наушниклар киеп үз шөгыленә йотлыгып бирелгән кыз каш астыннан гына сөзеп карап: «Молодой человек, я не знакомлюсь», — дип җавап бирде. Егетнең йөзенә киң елмаю җәелде. «Сез мине дөрес аңламадыгыз, миңа ярдәм кирәк иде», — дип дәвам итте ул. Кызга оят булып китте. Ярдәм сораган кешегә «юк» дип әйтә белми Гөлчәчәк, әлбәттә ярдәм итте ул таныш түгел адәмгә.
Сүзгә-сүз ялганып китте, серләре килеште аларның. Кояш сыман сары чәчле, чәчләре белән ялганып киткән шундый ук сакаллы, зәп-зәңгәр күл төсле күзле, олпат гәүдәле, озын буйлы егет кич кыздан шәһәрне күрсәтүен үтенде. Шулай итеп алар яңадан күрешергә сөйләштеләр.
Нинди дә булса мәгълүматны архивта эзләп табу Сакал-мыекларын кырып, матур киемнәр киеп алгач, яп-яшь егет булып чыкты бу ир дисәң ир түгел, дигән зат. Михаил исемле икән. Үзе Амур өлкәсеннән. Быелгы җәйге ялында Татарстанга килергә ниятләгән егетнең әтисен эзләве. Әтисе — ил чигендә хезмәт иткән. Әмма тиешле вакытын хезмәт итеп, үз якларына кайтып киткән. Әнисе сөйгәненә көмәнле икәнен әйтергә өлгерми калган.
Татарстанга бер-бер артлы хатлар юллаган — җавап кына ала алмаган. Ел арты еллар үткән, Михаилның әнисе башка берәү белән гаилә корган. Шул кешегә «әти» дип дәшсә дә, үзенең әтисе булмавын белеп үскән Михаил һәм менә, әлеге җәен үз әтисен эзләүгә багышлаган. Әнисенә калдырган адрес буенча барган — андый кешенең беркайчан да яшәмәвен хәбәр иткәннәр. Шуңа соңгы ышанычы — әтисе турында нинди дә булса мәгълүматны архивта эзләп табу икән.
Гөлчәчәк Михаилга каланың матур урыннарын күрсәтте. Сөйләшеп сүзләре бетмәде аларның. Уртак кызыксынулары да байтак булып чыкты. Җай туры килү белән тагын күрешергә килешеп, телефон номерларын алмашып хушлашты алар.
Гөлчәчәк үзе башка шәһәрдән, калага укырга дип килде. Башта бакалавр, аннан инде магистратурага укырга керде. Аның әти-әнисе икесе дә инженерлар. 90нчы елларда белгечләрне бер торак пункттан икенчесенә эшкә күчереп йөртү, юллама белән хезмәткә билгеләү еш күзәтелгән бит. Аларның гаиләсе дә әле бер, әле икенче төбәктә яшәп, әти-әнисе лаеклы ялга чыгар алдыннан гына Татарстанга килеп төпләнделәр.
Атна саен ук булмаса да, айга бер булса да, якыннарының хәлен белеп килә Гөлчәчәк. Менә бу ялларда да туганнары янына кайтырга уйлады ул.
Иренең яшьлектәге хаталарын аңлап кабул итте Әти-әнисе белән кичке аш ашарга җыенып йөриләр иде, кыңгырауга бастылар. Кем булыр икән, дип, ишекне әтисе ачты. Кергән кешене күргәч, кыз аптырап китте — каршыларында архивта танышкан Михаил басып тора иде... Әтисенең Амур якларында хезмәт иткәнен белә иде Гөлчәчәк.
Әбисе белән бабасының өлкәнәйгәч кенә язылышуын, әтисенең дә балиг булганга кадәр әнисе фамилиясендә йөреп, армиядән кайтканнан соң гына әтисенекенә күчүен дә колак чите белән генә ишеткәне бар иде. Ә менә армия тормышын беркайчан да сөйләгәне булмады әтисенең. Кызыксынып сорасаң да теманы читкә бору җаен таба иде. Гөлчәчәкнең әнисе белән әтисе исә соңрак — эшләгән вакытта танышып гаилә корганнар. Иренең яшьлектәге хаталарын аңлап кабул итте Гөлчәчәкнең әнисе. Аннары, алар танышканга кадәр булган хәлләргә ничек үпкә саклап булсын?!
Төне буе сөйләшеп чыктылар ата белән ул. Иртәгесен исә Михаил үзләренә — Амур якларына кайтып китте. Гөлчәчәкнең бертуганнары юк иде, хәзер еракта булса да, якын кешесе табылды.
Ландыш Тимерова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар