Бакчабызда көне буе эшләп арыганнан соң, күрше хатыннары белән беседкага җыелышып, маҗаралар турында гәпләшеп утырырга гадәтләнгәнбез.
Уйлап карасаң, берәүнең дә сандыгы буш түгел икән.
Ничарадан бичара...
Олыгайса да сөйкемлелеген җуймаган: түгәрәк йөзле, зәңгәр күзле, кылган чәчле, сиксән яшен тутырып килүче, үтә сабыр холыклы Кәшфия (исемнәр үзгәртелде - авт. Х.Г.) әбекәйне барыбыз да үз итә. Ятимлектә тилмереп үскәнгә күрә, балачагында ачлык, ялангачлык, кагылу-сугылуларны күп күргән икән. Унбиш яшендә Казанга килеп төпләнгән, төзелешкә буяучы-сылаучы булып урнашкан. Авыр чакта ярдәм итәрлек, үзен якларлык беркеме булмаган унҗиде яшьлек самими авыл кызы, үзенә сүз каткан Хәдискә баш ташлап гашыйк булмаса да, торыр җире, кеше арасында дәрәҗәсе бар дип, арка терәге табылуга куанып, участок милиционерына кияүгә чыккан. Коммуналканың унөч квадратлы бүлмәсендә ире һәм үзеннән, улы белән кызыннан тыш, каенанасы белән каенсеңлесе дә көн күргән. “Мин берсүзсез буйсынырга, авыз эчемдәге канны кеше алдында төкермәскә, иремнең кыланмышларын беркемгә сиздермәскә мәҗбүр идем. Ир дигәнем, салып кайтса, ерткыч җанварга әверелә. Әнисе һәм балалар күз алдында өстемдәге киемнәрне умырып ата да, мине караватка төртеп егып, җенси теләген канәгатьләндерергә керешә. Карышсам, рәхимсез рәвештә типкәләп кыйнарга да күп сорамый. Улына сүз әйтергә хәтта газиз әнисенең коты алынып тора. Балаларны ияртеп, бүлмәдән тиз арада чыгып качарга өлгерми калса, бертуган сеңлесен дә тәпәләп ташларга мөмкин иде ирем. Пешергән ризыгым ошамаса, ашлы кәстрүлне идәнгә атып бәрү, бәрәңгеле табаны башыма каплау кебек этлекләрен санап бетерерлек түгел иде. Куркудан балаларымның сәламәтлеге какшады, йокыдан сискәнеп, елап уяналар. Исерек әтиләрен күрүгә, олысы тотлыга, дер-дер калтырана, ялт-йолт карана башлый, кечесе агарынып, тораташтай катып кала. Кызым җиде яшенә җиткәндә дә йоклаганда астын юешли иде. Үземне фашист тоткынлыгында яшәгән әсир кебек хис иттем. Башны кая алып качарга, дип өзгәләнәм.
“Берәрсенә әләкләргә йә өйдән чыгып качарга уйлама да! Җир тишегеннән эзләп табып, чәчеңнән сөйрәп алып кайтачакмын! Самосырово чүплегендәге кыргый этләр өеренә талатып үтертәм!“ дип янап, котымны ала. Каенанам белән икәү генә калгач, ул мине үзенчә тынычландырырга керешә.“Түз, киленкәем. Татар хатынының язмышы шундый инде аның. Хәдиснең атасы дуамал холыклы иде. Улым шуңа тарткан. Мин мәңгелеккә килмәгән, каенсарга барып ятарга вакытым җитеп килә, әлләни күп гомерем калмагандыр. Каенсеңелең кияүгә китәр. Балаларың үсә төшкәч, үзеңә терәк, яклаучың булырлар. Ятимлекнең нинди газапларга дучар итүен сиңа аңлатып торасы юк. Ирең көн саен эчми бит. Эш хакын алып кайтып бирә, азык-төлек, кием-салым табыштыра, балаларны какмый. Әтиләре исән-сау килеш, оныкларымны ятим итә күрмә инде. Хәдиснең эше авыр, нервыларны какшата торган. Холкы бозылып бетте инде, бичаракаемның. Унтугыз яшеннән җинаятьчеләрне эзәрлекләп, шулар арасында әвәрә килгәнгә күрә кырыслангандыр. Хәдисебезгә отставкага чыгарга күп калмады. Җайлырак, тынычрак эшкә күчкәч, холкы әйбәтләнә төшәр. Түзик инде, киленкәем. Изге китапта сабыр булу – зур савап, дип язылган. Иреңнең эшләгән җиреннән өч бүлмәле фатир вәгъдә итәләр. Кешечә яши башлагач, күңеле үсәр, алай ук ямьсез кыланмас, – дип, аркамнан сөя-сөя, мине үгетли-юата иде. Фатирга тиендек тиенүен, Хәдиснең генә кыланмышлары кылга сыярлык булмады. Бер көнне исереп кайтты да, әүвәле анадан-тума чишенеп ташлады. Кобурасыннан коралын тартып чыгарды. Аннан гадәттәгечә миңа бәйләнә башлады. Каенанамның: ”Җитте инде сиңа, гыйфрит кисәге, тудырган анаңнан кыенсынмасаң, Аллаһтан оялыр идең, – дип әйтеп бетерүе булды, ату тавышы яңгырады.
Иремнең анасы чабылган үлән сыман идәнгә ауды. Ул бичарага ядрә тимәгән, куркудан йөрәге ярылып үлгән икән. Иремә берни булмады. Анасының үлемен картлыкка сылтап, тыныч кына күмеп куйдылар. Бәхеткә, фаҗигалы кичтә балалар өйдә юк иде. Бу хәлләрдән соң ирем тетрәнү кичерде, бераз тыела төште. Аннан соң, эшендә көтелмәгән күңелсез хәл килеп чыкты. Бер явыз җинаятьчене тоткарлаган чакта, ялгыш үз хезмәттәшенә атып, авыр яралаганы өчен эшеннән кудылар. Яратып, булдырып, бөтен көчен биреп, вакытын да, үзен дә кызганмыйча эшләгәнгә күрә, моны бик авыр кичерде. Гарьләнде, кимсенде. Бөтен үчен бездән алды. Миңа инфаркт булды, егерме җиде елдан бирле йөрәк чиреннән интегәм. Ирем озак яшәмәде, эчеп үлде, – диде карчык, яшьле күзләрен ак яулыгы читенә сөртеп. – Аллаһы Тәгалә сөйгән колларыма сынауның зурысын бирермен, әмма күтәрә алмаслыгын бирмәм, дигән. Сөйгән колы булмасам, туганнан бирле хәсрәт дәръясында йөзмәгән булыр идем. Тагын күпме түзәсем калгандыр...
Балалары мәнфәгатен кайгыртып...
Бу тетрәндергеч кыйссаны тыңлаган вакытта, һәркем үз язмышын күрше карчыгыныкы белән чагыштырып карагандыр, күрәсең. Яше илле биштән узса да, сыгылмалы билле зифа гәүдәсенең табигый сылулыгын, өлгереп пешкән шомырттай кара күзләренең яктылыгын, сөйкемле көләч йөзенең җылылыгын югалтмаган Гөлданиябез телгә килде:
– Кәшифә әбекәй, ачулансаң ачулан, тик мин синең ул вәхшигә түзеп ятып, бердәнбер гомереңне күрәләтә суга салуыңны аңлый да, аклый да, алмыйм, – дип кырт кисте. – Үземне дә язмыш шактый сынады. Гомер юлыма алсу чәчәкләр генә түшәлмәгән. Чәнечкеле розаларның йөрәгемә кадалып канаткан чаклары булды, тик мин синең кебек, эчтән ут йотып, барысына да түзеп, колбикә булып яшәмәдем. Рәнҗетүчем белән араны тиешле вакытында шартлатып өзеп, горур башымны югары тотып, язмышымны чиста кәгазь битеннән яңадан яза башларга үземдә көч таптым. Мин моны барыннан да бигрәк, балаларым мәнфәгатен кайгыртып эшләдем. Бәхетсез ана янында тилмереп, кимсенеп, әтиләреннән кыерсытылып үскән балаларның киләчәктә бәхетле булмаячагына иманым камил. Алар гаилә тормышы ызгыш-талаштан, күз яшьләреннән һәм рәнҗештән тора, физик яктан көчле кеше көчсезрәген кимсетергә, газапка салырга, изәргә-сытарга, рухын имгәтергә хокуклы дигән өлгене үзләштерсенме? Ирем Вячеслав белән яшьли яратышып кавыштык. Кеше көнләштерерлек матур пар идек. Икебез дә югары белемле, эштә үз урынын тапкан дәрәҗәле шәхесләр булып җитештек. Ул шактый югары чиндагы хәрби офицер, мин – министрлыкта баш икътисадчы. Матди мөмкинлекләребез шактый зурдан. Яңа йорттан болын чаклы фатир алдык, шәһәр читендәге бистәдә гаҗәеп матур табигать кочагында хан сараедай матур коттедж төзеп кердек. Улыбыз МГИМО да укый, кызыбыз Гарвард университетында чит телләр үзләштерә. Бөтенесен булдырдык, тормыш җайланды дигән мәлдә, гаилә көймәсенең эченә болганчык су бәреп керде. Иремдә сәер үзгәрешләр башланды. Үз эченә бикләнә, сөйләшкәндә күз карашын яшерә, тынычсыз йоклый, төнлә торып, балконда тәмәке тартып керә. Эшендә берәр төрле күңелсезлек килеп чыкканмы икән әллә, дип борчылам. Беркадәр дорфалыгын элек тә сизә идем, һөнәренә бәйле “солдафонлык” дип кабул иттем. Эштән соңга калып, салгалап кайтулары ешайды. Яңа ел каршылыйсы кичтә моның телефонына СМС килеп төште.
Кемдер котлый, ахрысы, минәйтәм. Аны-моны уйламыйча, аш бүлмәсенә кереп киттем. Авыз суларын китерерлек итеп кызарып пешкән каз түшкәсен затлы подноска куеп, шат елмаеп залга чыксам, Славамнан җилләр искән. Шалтыратам, телефонын алмый. Кабат-кабат төймәләргә басам – алучы юк. Яңа елны япа-ялгызым каршыларга туры килде. Әллә ниләр уйлап бетердем. Хастаханәләргә, моргларга шалтыраттым. Икенче, өченче көндә дә кайтып күренмәгәч, полицияне аякка бастырдым. Ә ул хәсис күрше йорттагы сөяркәсендә кәеф-сафа корып, рәхәт чигеп яткан. Үзеннән егерме алты яшькә кечерәк чәчтәпие иремнән корсаклы, аны гомерлеккә үзенеке итү өчен хәйләләр кора, күптәннән ятьмәләр үрә икән ләбаса. Беркөнне салам сыйраклы, кабартылган кып-кызыл иренле, озын торыклы, ябык гәүдәле бер шөкәтсез үрдәк бәбкәсе эш урыныма килеп керде. “Безгә комачаулама! Славик мине үлеп ярата. Карынымдагы улыбыз өчен дә үлеп тора. Синең җырың җырланган инде. Аны яшь тән көчлерәк дәртләндерә” – дип күзләрен алартып тора. Бу имгәкнең артына тибеп, баскычтан тәгәрәтеп төшерүдән чак кына тыелып калдым. ”Күз алдымнан югал, азгын!” – дип, кабинет ишеген шапылдатып яптым. Бу чаклы хурлыкка, хаксызлыкка ничек түзмәк кирәк? Эчемдә янартау уты кайный, ялкынының кайда, кайчан бәреп чыгасын белер хәл юк. Әрсез сөяркәсенең затсыз кыланмышыннан бигрәк, гомерлеккә сайлаган ярымның, балаларым әтисенең искәрмәстән аркама пычак кадавын кичерә алмадым. Эштән кайтырга чыккач, кан басымым күтәрелеп, урам уртасында аңымны югалтып егылганмын. Ай ярым хастаханәдә ятып чыктым, көчкә тернәкләнеп аякка бастым. Балаларым, дусларым, хезмәттәшләрем янәдән тулыканлы тормышка кайтырга ярдәм итте. Иң кызыгы шунда: иремнең сөяркәсе чуен кара тәнле негр баласы тапкан. Алданганын сизгән ир кәмәшем бусагама кайтып егылган иде егылуын, гафу итмәдем, – диде ул.
Оныклар сөю бәхете насыйп булмасмы икән?
Кызганычка күрә, бүгенге көндә ике күршемнең дә балалары бәхетле гаилә тормышына тиенмәгән. Кәшфия әбинең яше алтмышка җиткән улы Хәлимне былтыр хатыны белән балалары урамга куып чыгарган. Кызы Кәримә өч мәртәбә кияүгә чыкса да, тыныч, имин тормышка ирешә алмаган. Гөлданиянең яше утыздан узган кызы Людмила: “Ирләрнең бөтенесе хыянәтче. Кемгәдер кол булып, син әти белән торгандагы кебек, кимсенеп күз яше түккәнче, үзем баш, үзем түш булып, дөньяның артына тибеп ялгызым яшим”, – дип әйтә икән. Улым Вадимның да өйләнергә исәбе юк. Оныклар сөю бәхете насыйп булмасмы икән? – дип борчыла Гөлдания.
Хәмидә Гарипова.
Комментарийлар