...Язгы ләйсән яңгырларга чыланып, озын-озак килгән язның сазларын ерып армия сафларыннан туган ягына әйләнеп кайткан егетне өйдә тик яткырмады колхоз рәисе.
Дәвамы.
Башы: Көзге ачы җилләрдә... (моңсу хикәя)
Авылда төпләнеп калу нияте булган Раил иң беренче эш итеп язгы чәчүгә чыкты. Аннан колхоз рәисе – Әсхәт абыйсы ышанып тапшырган КамАЗ машинасында амбарларга икмәк, авылдашларына печән – саламын ташыды. Урып-җыюлар беткәч, өйләнеп, авылда төпләнеп калу иде исәбе. Ләйсирәсе дә риза бугай. Баштарак “Шәһәр, шәһәр”, – дип Раилнең колак итен ашаса да, һәрхәлдә хәзер тәртәгә кереп бетеп бара бугай инде – киреләнми. Әнисе дә якын итә Ләйсирәне. “Әй, улым, кайнана – үз әнкәң түгел инде ул, артык сөелмәс. Какмасагыз, хөрмәт итсәгез, миңа артыгы кирәк түгел. Сәрбиҗамал әбиеңнеке кебек килен бирә күрмә, дип сорыйм инде һәркөн Ходайдан. Бигрәк явыз булып чыкты шул Равия апаң. Бик телле. Әйтмәгән сүзе юк. Көн дә ызгыш, көн дә талаш. Зар елый Сәрбиҗамал әбиең. Дошманыңа да бирмәсен мондый киленне, ди”, – дип, үзенчә хәер-фатыйхасын да бирде.
– И, әни, булмас. Бер дә андый явызга охшамаган бит Равия апа. Һәрчак ачык, елмаеп исәнләшер... Сәрбиҗамал әби арттырадыр ул, – дип әнисе сүзләренең дөреслегенә шикләнеп тә куйган иде Раил ул чакта.
Кайнана белән киленнең урамны яңгыратып талашып торганнарын күргәч кенә әнисе сүзләренең дөреслегенә ышанды ул.
– Килен, районга бүген бармый торасың мәллә. Йөрәгемнең кәефе юк шикеллерәк. Лилия артыннан көнозын йөгерә алмам”, – дип җайлап аңлатырга гына тырышкан иде юкса Сәрбиҗамал. Ә Равиянең кыланмышларын күргәч, чәчләре үрә торды Раилнең.
– Әйе, авыртыр синең йөрәк. Мин берәр кая җыенган саен һаман шул мескенгә сабышасың. Оныгыңны карыйсың килмәсә, әйт инде туры бәреп, күршегә калдырып торырмын. Тагын бер зарланганыңны гына ишетим, Салихка әйтеп иманыңны укыттырырмын. Теге чакта аз булган ахрысы, барып җитмәгән. Кара аны, Лилиянең өс-башын матур йөрт. Күлмәгенең пычрак икәнен тагын бер күрим, шул тузанда үзеңне аунатырмын, – дип, йодрыгын кайнанасының борын төбендә уйната-уйната кычкырды Равия.
Курка, яшеннән курыккандай курка иде Сәрбиҗамал килененнән. Көне буе тиктормас Лилия артыннан йөгереп, хәлдән тайган Сәрбиҗамал зарланмады, малае белән килененә буйсынып, шулар кушканны үтәп яши бирде. Эчен бушатырга ярый әле нигез күршесе Рәхидә булды. Балаларыннан мыскыл ителеп яшәгән Сәрбиҗамалның шатлык-сөенече дә, моң-зары да, барлык сере дә сыйды Рәхидә йөрәгенә.
Шушы күренеш Раилдә Равия белән Салихка булган хөрмәт хисен юкка чыгаргандай булды. Сәрбиҗамал әбисен үз әнисе урынына куеп карап, өзгәләнде ул. “Яратып, тормыш иптәшең итеп сайлаган кеше ни өчен минем әниемне шулай мыскылларга тиеш?! Башка сыймаслык хәл”, – дип көне буе иртән иртүк шаһит булган күңелсез хәлне уйлап, тел шартлатып йөрде Раил. Кичен, тәвәкәлләп, Салих абыйсы белән сөйләшеп, үзенчә киңәш бирергә, дигән карарга килде. Үзеңнән шактый өлкән яшьтәге күрше абыйсына күңелендә йөртеп, тел очына чорнап куйган сүзләрен аек баштан гына җиткерә алмаячагын яхшы аңлады ул. Бердәнбер юл – бер кечкенә ак башны “бөкләп”, батырланып китеп, бар әйтәсе сүзләрен әйтеп, күңелдәгесен чыгарып салу иде.
Раил шулай эшләргә булды: төшке ял вакытында күрше авыл кибетенә барып, бер чәкүшкәне эләктерде дә, эш беткәнен көтеп, амбарларга икмәк ташыды. Язы да, көзе дә озакка сузылды быел. Елы да уңышлы килде. Тик Сәрбиҗамал әбисенең, агуын чәчеп, зәһәр еландай ысылдап торган килене каршында бер ни дәшә алмыйча, мескен кыяфәттә басып торуы Раилнең ачуын чыгарды. “Ничек шулай җебеп тормак кирәк?! Киленен генә күр син, Салихка әйтеп, иманыңны укыттырам, диме?” Раилнең уйлары шушы күңелсез вакыйга тирәсендә бөтерелде бүген. “Сәрбиҗамал әби нишли икән инде? Кәефем юк, дигән иде бит. Бөтерчек Лилия артыннан җитешә ала микән?”
Нишләсен, булдыра алганча җитешергә тырышты инде Сәрбиҗамал. Берничә сәгатькә генә булсаң, түзәр идең лә әле ул, көне буена калдырып киттеләр бит оныкны. Алтынчы дистәсен ваклап бетереп утыручы карчыкка көнозын йөгереп йөрүе бер дә җиңелләрдән түгел иде шул. Тик нишләтәсең? Йөгерми хәлең юк! Өйдә генә утырыр иде дә, киленнән яхшы түгел. Белеп алса, күзеңне дә ачтырмас, Салихын котыртырга да күп сорап тормый килен дигәнең. Юкка гына “Кислота” дип кушамат такмады ич инде аңа авыл кешеләре. Аның белән бәйләнмәвең, сүзгә килмәвең яхшы. Җиде буын бабаңа төшеп, белеп яисә белми кылган гөнаһларыңны исеңә төшереп, хурлыкка калдырачагын көт тә тор. Зилзиләләр кубарып, әллә кайдан гына килеп чыккан болытка и сөенде Сәрбиҗамал. “И, Аллаккаем, хәвеф-хәтәрсез генә яудыра күр яңгырларыңны”, – дип, әкренләп тамчылый башлаган яңгырга рәхмәтләр укыса, яңгырдан куркып өйгә кереп йөгерәчәк оныгын уйлап, тагын да ныграк куанды карчык.
Юкса, иртәдән оныгы артыннан арлы-бирле йөренеп торган Сәрбиҗамалның хәле әллә ни мактанырлык түгел иде. “Бу бала артыннан йөрегәнче, гектарлы бакча утавың хәерлерәктер”, – дип үзалдына сукранып та алды. Көчәйгәннән-көчәя барган җил урамдагы һәркемне йортларына куып кертте. Тик кечкенә бөтерчек кенә беркайда да күренмәде. Ул арада давыллап көчле салкын яңгыр ява башлады. Йортларыннан шактый китәргә өлгергән Сәрбиҗамалны шарт-шорт килгән тавышка кушылган ачыргаланып кычкырган бала тавышы туктатты. Коты алынган Сәрбиҗамал тавыш килгән якка йөгерде. Килеп җитүгә өне китеп, коймага килеп сөялде. Көчле җил аударган агач капка астында калган Лилиянең тавышы чыкмый иде инде. Ул көч-хәл белән оныгын капка астыннан сөйрәп алды да ачыргаланып ярдәмгә чакыра башлады. Тик калайларга бәреп, көчле итеп яуган көзге яңгыр, агачларны җиргә кадәр бөгеп дулаган җил тавышы гаҗиз булып оныгының суына барган канлы гәүдәсен кочаклап утырган Сәрбиҗамалның җан авазыннан көчлерәк иде шул.
– Үтердем, газиз оныгымны үтердем, – дип башын җиргә бәрә-бәрә елап, чапы-чопы оныгының битләреннән, кулларыннан үпте Сәрбиҗамал. Үзен-үзе белештерми шашар дәрәҗәгә җитеп утырган Сәрбиҗамалның күзе КамАЗ белән эштән кайтып килүче Раилгә төште. “Ярдәмгә дәшәргә кирәк. Бәлки район хастаханәсенә алып барып җиткерербез, – дигән уй миен кисеп үтте. – Әгәр үлгән булса, улым белән киленнең күзенә ничек карармын? Алар бит мине тереләй җиргә күмәчәкләр”, – дигән куркулы уйлар Сәрбиҗамалның аңын томалады.
Ул, бар кыюлыгын җыеп, Раилнең машина кабинасында утыруыннан файдаланып, нәни кызчыкны КамАЗ тәгәрмәче астына китереп салды. Күршесенең кич белән үз транспортын ике-өч җиргә күчереп куя торган гадәте барлыгын белә иде ул. Канга буялып беткән куллары дер калтырады, кылтыр-кылтыр килеп торган иреннәре бар белгән догаларны пышылдады. Газиз улы һәм килененнән курку хисе гомере буе намазда булып, яхшы күңелле булып яшәгән Сәрбиҗамал карчыкны гөнаһлы юлга этәрде. Кинәт, кылт итеп нидер исенә килеп төшкәндәй, оныгын тәгәрмәч астыннан йолкып алырга дип, КамАЗ янына йөгерде. Тик өлгерә алмый калды. Машина тайгак юлда салулый-салулый, коточкыч тавыш чыгарып, кызчыкның өстеннән чыгып китте.
Бала кайгысыннан исергән Сәрбиҗамал белән хәмердән мие томаланган Раил калганын ачык кына хәтерләми. “Саксызлык аркасында кеше үтерү” матдәсе буенча өч ел бирделәр Раилгә. Вакыйганың төбенә – тамырына төшеп, әллә ни төпченеп торучы да булмады. Хәер, Раил дә ул чакта үзен гаеплегә санап, гаебен инкарь итмәде. Өстәвенә, шаһит та бар: барысын да үз күзләре белән күреп торган Сәрбиҗамал әби. Ялгышып булса да, кеше үтерү – кеше үтерү инде ул. Әле яши башларга да өлгермәгән кызчыкны төшләрендә күреп саташты Раил. Төшләрендә яннарына килеп, иңнәреннән кочып, сакал баскан битләреннән сыйпады.
Төрмәдә яту дәверендә чирдән арына алмый интекте. Күп уйланудандыр инде, баш өянәгеннән тилмерде. Өстәвенә табиблар нинди куркыныч диагноз куйдылар үзенә: ул беркайчан да әти була алмаячак. Үз язмышы белән килешеп, сабыр булып яшәргә өйрәнде Раил. Үз – үзен: “Кылган гөнаһым өчен җәза бу”, – дип кенә юатты. Тән газабы газапмени ул? Вөҗдан газабы тынычлыгын алды аның, намусы эчтән кимерде. Ярый әле тормыш юлында Ләбибә очрады. Бар кимчелекләре, бар гөнаһлары белән яратты ул аны. Утызга җитеп кенә муенына камыт кигән Раил бик рәхмәтле иде язмышына.
Гомер буе бер гаилә кебек яшәгән Сәрбиҗамал белән Рәхидәнең дә бер-берсенә юллары өзелде. Ике йорт арасына салынган, гомер буе тап-такыр булган сукмакны куе үлән басты, кышларын кар көртләре каплады. Әллә уртак хәсрәт берләштерде шунда, әллә үзенә акыл керде, кайнана белән киленнең дә аралары җылынып киткәндәй булды. Һәрхәлдә, күрше-тирә киленнең, авылны яңгыратып, Сәрбиҗамалга кычкырган тавышын ишетмәде. Сәрбиҗамал гына күршесе Рәхидә белән сәгатьләр буе серләшеп утырган чакларын сагынды. Балалары юкта керергә талпынып та карады каравын. Тик тышкы яктан бикләп куелган капка Сәрбиҗамалның юлына киртә булды.
...Озак сөйләде Сәрбиҗамал. Аның һәр җөмләсе Раилнең һәрбер күзәнәгенә кереп, кызгану кебегрәк бер хис булып урнашты, тамак төбенә ачы төер булып утырды. Ә кемне кызганды соң ул? Чынга ашмый калган хыяллары белән бергә җинаятьче исемен күтәреп яшәгән өчен үз язмышынмы? Әллә инде иң газиз кешеләренең нәфрәтеннән куркып гөнаһлы адымга барган Сәрбиҗамал карчыкнымы? Һәрхәлдә, бу мескен карчыкка карата ачу-нәфрәт хисләре кичермәде Раил. Шушындый зур гөнаһ, бөек сер саклап яшәве, ай-һай, бик җиңелләрдән булмагандыр. Раил төрмә диварларын төя-төя, вөҗдан газабы кичергәндә Сәрбиҗамал да үз язмышына үз ләгънәт укып, үз гөнаһысы белән дөнья көткән икән бит!
Карчыкның бертуктамый тәгәрәп төшкән яшьләре битләрен, мендәрен чылатты, иреннәре кибеп, телләре әйләнмәс дәрәҗәгә җитте.
– Улым, бер йотым су гына бирсәнә, тамагым кипте, – дип, ишек яңагына сөялеп торган Салихка бер генә тапкыр дәшмәде Сәрбиҗамал. Тегесе әллә ишетмәде, әллә ишетмәмешкә салышты шунда.
– Салих абый, әниегез су сорый, алып керегез әле, – дип Сәрбиҗамалның гозерен үзе җиткерергә булды Раил.
– Үлгәндә дә бер йотым су бирмәячәкмен мин аңа. Лилиям шикелле тилмереп үлсен. Бүгеннән башлап ул минем өчен юк, – дип нәфрәтле күзләре белән әнисенә карап, ишекне каты итеп ябып чыгып китте Салих.
Раил тетрәнеп куйды. Сәрбиҗамалны әкрен генә торгызып, аркасы белән мендәренә терәп утыртты. Кисмәктән салкын чишмә суын алып кереп, карчыкка сузды. Тын да алмый, бер чүмеч суны авызларын чәпелдәтә-чәпелдәтә эчте Сәрбиҗамал. Аннан, янәшәсендә утырган Раилнең кулын алып, битләренә куйды:
– Рәхмәт, улым, мең рәхмәт сиңа. Булдыра алсаң, кичер син мине. Кешене гаепләү ансат, ә менә үз гаебеңне аңлап, ярлыкау сорау җиңелләрдән түгел икән шул. Кереп, барысын да сөйлисем килгән көннәрен күп булды минем. Нишләтәсең, тәвәкәллек җитеп бетмәде бугай. Шулай утыз елга сузылды инде. Бәхил бул, улым. Зинһар өчен, миңа рәнҗеп, ачу саклап яши күрмә! Эх, гомер диген син! Үлем түшәгендә ятканда бер йотым суны нәкъ менә син бирәсеңне белгән булсаммы?..
Озак итеп, үкси-үкси елады ул. Ир-ат булып, Раил дә күз яшьләрен тыеп тора алмады.
Равия белән Салихның машиналарына утырып, тузаннар туздырып китеп баруларын күреп куркып, агарынып калган Ләбибә йөгереп Раилен эзләп керде. Ул кергәндә Сәрбиҗамал инде сузылып яткан, сулыш алуы да авырлашкан иде.
Ул төнне ике йортның да тәрәзәләрендә ут сүнмәде. Ләбибә белән Раил Сәрбиҗамал яныннан бер минутка да китмәделәр. “Улы белән килене кайда соң? Барысына да хәбәр итәргә кирәк, – дип аптырады ясин чыгарга килгән абыстай. – Көтү кайтканда гына күрдем ләбаса үзләрен.
Берничә сәгать кенә элек әлеге йортта ниләр булганын Раил беркемгә дә әйтмәскә булды. “Нигә әле өйдәгене тышка чыгарырга? Гомернең күбесе яшәлгән инде, хатын. Дөреслекне ачып кына бер тапланган исемем агармас. Авылдашларның күбесе өчен мин барыбер үтерүче булып калачакмын. Сәрбиҗамал әбинең изге исемен тапламыйк инде. Ходай үзе белә, үзе тигезли ул”, – дип матур итеп Ләбибәсен дә кисәтте Раил.
– Ярар, җаныем, ихтыярың. Бу безнең икебез генә белгән уртак серебез булыр, – дип яшьле күзләре аша елмайды Ләбибә.
....Таң беленер беленмәс изге җомга иртәсендә Раил белән Ләбибә кулында җан бирде Сәрбиҗамал карчык. Равия белән Салихны каян эзләргә дә белми аптырап, барлык йоласын туры китереп соңгы юлга озатучылар да Раил белән Ләбибә булды.
Ә урамда көне буе җилләп яңгыр яуды. Сәрбиҗамалның бәхетсезлеген күреп, табигать тә елый иде булса кирәк. Ә яңгыр, кемнәрнеңдер йөрәк януларын, хәсрәт утларын басар өчен, ә кемнәрнеңдер күңелендә булган начар уй-ниятләрен юып төшерим, дигәндәй, көчәя-көчәя ява иде.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Комментарийлар