Көтүдән җыйнаулашып кайтып кергән мал-туарларын ябып куйгач, ишегалдында, бакча тирәләрендә йөрергә гадәтләнгән Раил, бүген әлеге гадәтенә хилафлык китерде.
Ишегалдында арлы-бирле йөренеп, берөзлексез тәмәкесен көйрәтте. “Дулкынлана нишләптер?” – дип уйлап куйды Ләбибә, иренең бу халәтен күргәч. Андый вакытларда дәшми калырга гадәтләнгән хатын, бу юлы да шулай итте: иренең уйчан, борчулы йөзенә караш ташлап алса да, авыз ачып бер сүз әйтмәде. Алай да, иренең арлы-бирле йөренүе озаккарак киткәч, “Җаным, ашарга кер инде, ашың суына”, – дип әйтми булдыра алмады. “Аптыратма инде, Ләбибә, керәм дигәч, керәм”, – диеп, тавышын күтәрә төшеп җавап биргән иренә бер мәл сәерсенеп карап торды да, теләсәң нишлә, дигәндәй, кулын селтәп, өйгә кереп югалды Ләбибә. Ачуы чыкса, бераз кәефе китсә, иренең үзенә исем белән дәшә торган гадәте барлыгын белә ул. Шуңа күрә, Раиле янәшәсендә таптанып торуны кирәк тапмады.
Төштән соң ява тотынган пыскак көзге яңгыр болай да кәефен кырган иде Раилнең. Әнә, салкын яңгыр көчәеп, көзге җилләр белән уйнаклап яварга маташа. Кырларда икмәкләр дә җыелып бетмәгән. Барысы бергә җыелды да, Раилнең кәефен төшерде дә куйды менә. Яратмый ул шушындый пыскак яңгырлы, ачы җилле көзләрне. Үзе түгел, җаны өшегәндәй була. Егерме ел бергә пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәгән, “Раилем, Раилем”, - дип өзгәләнеп торган тормыш чәчәгенә катырак бәрелдем бугай, дип кыенсынып та куйды Раил бер мәл. Хәер, бергә тормыш диңгезен кичкәндә тавышланышмыйча гына тормыш корабын ишкәкләп булмады инде. Сүзгә килгән чаклар да, утырып елаган вакытлар да, язмышка рәнҗегән мизгелләр дә булмады түгел. Тик бер сәбәпсез бер-беренә тавыш күтәреп, усал караш ташлаганнары булмады аларның. “Төрмәче” келәймәсе сугылган кара сакалы белән бергә яратучы, борчу-шатлыкларны бергә бүлешүче, авыр мизгелләрендә чал чәчләреннән сыйпап, акыллы киңәшләре белән юатучы да Ләбибә булды. Тормыш итү дәверендә Ләбибәсен калдырып киткән чаклары да булгалады Раилнең. Гомерен минем белән заяга үткәрмәсен, үзенә насыйбын тапсын, балалар үстерсен, имеш. Һәр китүендә Ләбибәсенең зар-интизар булып өзгәләнүен, күз яшьләре түгеп, керфек какмый тоташ төннәр үткәрүен башына да китермәде шул ул. Онытыр, башканы табар, янәсе! Хатынының ниләр кичергәнен, еллар узгач, акыл кергәч кенә аңлады ул. Соңгы китүендә Ләбибәсенең, күзләренә карап әйткән сүзләре тәэсир иттеме, Раил башка хисләрендә адашып, Ләбибәне борчуларга салып йөрмәде. “Үзем сайлаган язмыш бит бу. Синең белән генә бәхетле икәнемне кайчан аңларсың икән соң син? Әгәр тагын мине ут эченә салып, югалырга уйлыйсың икән, бел: бу китүең соңгысы булачак! Башка син мине күрмәссең!” – дигән сүзләре тәэсир иттеме, Раил башка, эзен югалткан болан кебек каңгырап йөрү гадәтенә нокта куйды.
– Ләбибә, чык әле монда, җитди сүзем бар иде, – дип, тәмәкесен аягы белән изә-изә, хатынына дәште Раил.
– Ләбибә, Сәрбиҗамал әби мине үз янына дәшкән. Салих абыйны күргән идем. Мине күрәсе, әйтәсе сүзләрен әйтеп, бәхиллек алып каласы килә, ди.
Раилнең әлеге сүзләре Ләбибәгә өнен алгандай тәэсир итте. Утыз елдан артык аралашмыйча, нигез күршеләр булып яшәгән Сәрбиҗамалны Раилне үзенә дәшүе бераз көтелмәгәнрәк тоелса да, үзен тиз генә кулга алды Ләбибә. Көтелмәгән дип әйтү бик үк дөреслеккә туры килеп тә бетмидер бәлки. Раил дә, Ләбибә дә көтте әлеге мизгелне. Кызганыч, әниләре генә күрә алмады бу көнне. Раил төрмәгә кергән елны ук, саусыз йөрәк бу олы хәсрәтне күтәрә алмады: көтү көтәргә чыгып киткән Рәхидә ялан кырда япа – ялгызы дөнья куйды.
Бикмуллиннар нәселен тар-мар китереп, җиде буынга җитәрлек кара келәймә суккан күршеңә ничек бәхиллек бирмәк кирәк? Аның өчен зур йөрәкле булу кирәктер, мөгаен. Ә Раилнең йөрәгендә моңа урын калды микән? Кичерә, гафу итә белү сәләтен үзендә барлыкка китерергә, һич булмаса, тырышып карарга тиеш. Бар гомерен улына багышлап, яшьләй, бала хәсрәтен эченә йотып, бакыйлыкка күчкән әнисе хакына. Соңгы тапкыр улы янына төрмәгә килгәндә дә бит әнә ничек өзгәләнеп: “Ачу саклап яшәмә, улым. Зинһар өчен, кичер син күршеләрне”, – дигән иде бит. Шул чагында әнисенең алларына ятып, җан ачысы белән: “Булмый, әни, булдыра алмыйм. Минем бер гаебем дә юк. Салган булсам да, исерек түгел идем бит мин. Барысын да яхшы хәтерлим. Ул көзге ачы җилдә урамда беркем дә юк иде бит, юк иде”, - дип ярсыган иде Раил. “Бу әни юләрләнә инде әллә? Егерме бер яшьлек малаен бер гаепсезгә төрмәгә илтеп тыккан кешеләрне ярлыкавымны сорый. Тәгаен, юләрләнгән әни”, - дип озак кына, яшьле күзләрен төбәп, әнисенә карап торган иде Раил шул чакта. Соңгы тапкыр күрешүләрен сизгәндәй, ана белән ул бер-берсен кысып-кысып кочаклады ул көнне. Әнисе вафатыннан соң, бер мәл әнисенең васыятен истә тотып, күршеләре белән утырып сөйләшергә, дигән җитди карарга да килгән иде. Тик сигезенче сыйныфтан яратышып йөргән сөйгәне Ләйсирә кыска гына хат язып салгач, күңелендә инде “менә сүнәм” – дип пыскып торган ачу-нәфрәт тагын баш калкытып, аң-фикерен камап алды. Исәнләшеп торуны да кирәк тапмаган Ләйсирәнең хатында бары ике генә җөмлә иде: “ Син – кеше үтерүче! Оныт мине, эзләмә!”. “Бетте, бар да бетте”, – дип чәчен йолкый-йолкый елады Раил. Сәрбиҗамал әбисен, улы Салих һәм килене Равия белән бергә тотып селкисе, яңаклыйсы килде. Бер мәл аңына килеп: “Юләр, син түгел, ә синең үзеңне тотып кыйнарга, туйганчы яңакларга тиеш түгел идеме соң ул күршеләрең?! Аларның ни гаебе бар? Үтерүче бит – син! Син – Раил! Һәрхәлдә һәркем шулай уйлый!” – дип тәкрарлый иде. Йөрәге белән үзен битәрләсә дә, акылы, бар күңеле белән үзенең гаепсез итеп тоя иде ул. Шактый салмыш булса да, шофер буларак җаваплылыгы канына сеңгән иде Раилнең. Эңгер-меңгер генә булса да, ул чактагы давылны да, көчле яңгырны да, КамАЗ көзгесендә шәйләнеп киткән Сәрбиҗамалны да яхшы хәтерли ул.
Эх, яшь иде, яңа армия сафларында хезмәт итеп кайткан егерме яшьлек баһадирдай егет иде Раил. Олы юлдан күн итекләрен сазга буяп, җырлый-җырлый авылга килеп кергән яшь солдат егетне кочак җәеп Сәрбиҗамал әбисе каршы алды. Раил киткәндә әле туып кына калган Салих белән Равиянең кызчыклары Лилия дә аяк астында буталып, әнисе белән күрше Рәхидә апасына үзенчә булышып йөри. Өстәл тулы сый-нигъмәт. “Абый, нәрсә алып кайттың?” – диеп, солдат абыйсының алдына ук менеп “кунаклады” нәни кызчык. “Һәй, кая, нәрсәләр бар икән монда?” – диеп, өстәлгә солдат биштәреннән бер-бер артлы күчтәнәчләр чыгара торды Раил. Кечкенә күршегә бер уч сагыз, матур картина эләкте. Көне буе чәрелдәп, “Чалдат абый, Чалдат абый”, – диеп арттан калмый ияреп йөрүен белде сабый. “Эх, күрше, шушындый нәни кызчыгың булсын иде дә, рәхәтләнеп сөй идең” – дип үзалдына хыялларына бирелеп алды Раил. “Һай, күрше, кеше көлдереп, бер бала белән генә чикләнә күрмә тагын. Итәк тутырып бала алып кайтмаган ир ирмени ул?” – дип, шап итеп Раилнең киңәеп калган иңнәренә суккалады Салих.
“Итәк тутырып ук булмаса да, өч бала әтисе булам!” – дип хыялланган иде Раил. “Ике малай, әнисенә иптәшкә кечкенә күршесе Лилия кебек сөрмәле зәңгәр күзле кызчыгы булачак аның! Сигезенче сыйныфта укыганда ук, бабасы үлгәч, әбисе янына күченеп кайткан шәһәр кызы Ләйсирәнең нәкъ тә шул сөрмәле зәңгәр күзләре әсир итте дә бугай инде Раилне. Армия сафларына озатып, мәңге бергә булырга, дип бер-берсенә антлар бирсәләр дә, галиҗанәп Язмыш әфәнде әнә ничек хәл итте дә куйды. Теләмәс җиреңнән нәфрәт капкынына эләгерсең монда. Ә бит барысы да башкача, Раил хыялланганча булырга тиеш иде... кебек.
Ә бүген ул, инде утыз ел элек булган вакыйгаларны күңелендә яңартып, утыз ел аяк басмаган нигез күршесенең бусагасын атлап керергә тиеш... кебек. Йөрәге белән акыл таркалашса да, бизмәннең акыл ягы басарак төште. Иңнәреннән йомшак кына кочаклап торган Ләбибәсе дә: “Син кереп, аңлашырга, бәхилләшергә тиеш!” – дип торганда, бар кыюлыгын бер учка туплап, тәвәкәлләргә булды Раил.
– Ашап та тормыйсыңмени? – дип дәште мөлаем генә итеп Ләбибә.
– Юк, җаный, тамагымнан ризык үтми.
Ун метр араны үткәндә шабыр тиргә батты Раил. Тамагы кибеп, теле аңкауга ябышты. Өйгә килеп керүгә, Равиянең усал карашы белән очрашты ул. Баласын – йөрәк парәсен югалту ачысыннан тоныкланып калган күзләре белән дошманына ташлаган нәфрәтле күз карашы иде ул. Бу карашны, ни кызганыч, “Гафу ит” дигән сүзләр йомшарта да, еллар ташкыны да юып төшерә алмый шул. Кайчандыр зур бер горурлык белән киң җилкәләренә абыйларча кулын салган Салих та, Раилнең бу йортка керүенә әллә ни шат түгел иде булса кирәк. Күршесенә сөзәк караш ташлап, кулы белән әнисе яткан бүлмәгә ымлады да, тизрәк китәргә ашыкты.
– Улым, киленне дә дәш әле бирегә, – дип әнисе дәшкәч кенә, хатынын күз карашы белән генә дәшеп, әнисе яткан карават янындагы урындыкка килеп утырды. – Сезнең барыгызга да әйтер сүзем бар. Зур гөнаһ белән китә алмыйм. Гомер буе шул гөнаһ белән яшәдем. Инде серне чишәргә вакыт җиткәндер.
Барысы да сискәнеп китеп, дулкынлануларын яшерергә тырышып, ара-тирә тамак кыргалады. Бер-берсенең күзләренә караудан куркып, башларын иеп утырган Салих белән Равия дә, Раил дә “Бу карчык нинди сер турында сөйли?” – дигәндәй, гаҗәпсенеп, ялт-йолт күзләрен уйнатып алдылар.
Сәрбиҗамал “тизрәк әйтеп калыйм” дигәндәй, сүзне кульминация ноктасыннан башлады:
– Лилиянең үлемендә Раилнең бер гаебе дә юк. Ул баланы мин үтердем!
Күзен акайтып, өнсез калган Равия, үзен-үзен белештермәс дәрәҗәдә җан ачуы белән өзгәләп ташлардай булып кайнанасына ябырылды: “Нәрсә сөйлисең син, җен карчыгы?! Кабатла, кабатла дим мин сиңа. Син – кеше үтерүче?! Мине күралмавың гына җитмәгән, газиз баламны, газиз оныгыңны ничекләр итеп үтерә алдың? Шул гөнаһсыз баланың ни зыяны тиде сиңа?”. Үзен чак тыеп торган ире Салихтан ычкынырга теләп, кычкырды да кычкырды Равия.
Кызганыч, бик кызганыч иде Равия бу мизгелдә. Бала югалту ачысы белән гомер буе яшәргә мәҗбүр булган хатынның яраларын кайнанасының сүзләре тирәнәйтте генә. Утырган җирендә казык кебек катып калган Раил бер мизгелдә канәгатьлек хисләре кичерсә, икенче яктан күршесенең сере, нахак бәласе аркасында чәлпәрәмә килгән гомере кызганыч булып тоелды аңа. Утыз ел кеше үтерүче исеме белән яшәде бит! Теге чакта “Чалдат абый”, – дип армия сафларыннан каршы алып, Раилнең кулларыннан да төшмәгән кызчык аны гомере буе төшләренә кереп саташтырды.
Гөнаһ белән китәсем килми, серне чишәм, имеш. Ул сер чишелгәннән кемгә җиңел булачак соң? Гомере буе авылдашларының күзен күтәрелеп карарга оялып, “төрмәче” дигән келәймә белән яшәгән Раилгәме? Әллә инде баласын үтерүчегә карата ачу-нәфрәт белән гомер иткән Салих белән Равиягәме? Сер, имеш. Бер гаепсез Раилнең тормышын төбе-тамыры белән йолкып ташлаган, яшьли сөйгән яры белән араларын өзеп, нахак сүзләр ишетеп, вөҗдан газабы кичереп яшәргә мәҗбүр иткән, газиз әнисен вакытсыз гүргә керткән, юеш төрмә диварларына терәлеп, салкын идәннәрендә аунап, ата булу сәләтен югалтып, Ләбибәсе каршында үзен гаепле булып яшәүгә китергән сер бит ул. Үзләре әнә итәк тутырып бала алып катйканнар, ә Раилгә шушы нахак бәласе аркасында кысыр кушаматын күтәреп яшәргә туры килде. Ничек кичермәк вә ничек бәхилләмәк кирәк шушы кешене? Өч яше дә тулмаган шул нәни кызчыкны үзенең саксызлыгы аркасында үтердем, дип уйлап, үзен-үзе битәрләп, үз-үзен кичерә алмый яшәде бит Раил. Бер телем икмәкне дә тигез итеп бүлеп, туганнар кебек тату яшәгән Сәрбиҗамал әбисенә сораулары күп иде аның. Ә Сәрбиҗамал шуны сизгән, диярсең. Дулкынланудан ике кулы белән бертуктамый юрган читен учларында уйната-уйната, күңелендә утыз ел элек булган вакыйгаларны яңартты.
Дәвамы бар
Гүзәл Хәбибуллина
Комментарийлар