16+

Тәрәзәгә карый алмыйм. Бәреп ватасым килә!

Көз аларга ул бүләк итте. Исемен яңгырашлы итеп Бәхтияр дип куштылар. Бәхет тияр, бәхетле булыр диделәр.

Тәрәзәгә карый алмыйм. Бәреп ватасым килә!

Көз аларга ул бүләк итте. Исемен яңгырашлы итеп Бәхтияр дип куштылар. Бәхет тияр, бәхетле булыр диделәр.

Энесе туганга шатланып туймаган кызлары Йөзем сабыйны кулыннан төшермәде. Көздән кышка кереп, кыштан язга чыгып бер дә авырмаган малайны матур итеп киендереп капка төбенә, кояшлы урмага алып чыга башладылар. Көндезләрен эштә әти-әниләре. Бишек баласы әбисенә кала. Ә Йөзем сөйкемле энесен бик теләп караша. Әбекәе гел намаз укый. Шуңа күрә, оныгын чакырып кына тора. Менә бүген дә шулай булды. 

- Йөзем! Кызым! Мин тәһарәт алырга чыгам. Аннары намазга ябышам. Баланы яхшы кара, яме. Еласа шешәсен каптыр, җылы сөт тутырдым. Гел күтәреп торма, икегез бергә егылып имгәнә күрмәгез. Әле синең дә буыннарың сыек.

Көн җылы тоелса да җилле. Йөзем өйдән чыкмады, идәнгә утырып уйнагач энесен көчкә күтәреп бишеккә салды. Ә урамдагы бала-чагага кызык – аларның Бәхтияр исемле матур малайны “курчак”итеп уйныйсылары килде. Алып чык та алып чык, дип Йөземне аптыраттылар. Урам якның ачылмалы тәрәзәсеннән өйгә сикереп төште бер үткене. Бишектәге сабыйны күтәреп алды да тәрәзә төбенә яткырды. Бала, ярымшәрә килеш аякларын күтәреп уйнап ятты.

Еламады ул, икенче урынга күчүенә шатланган сыман “үгү-әгү” дигән авазлар чыгарып елмайды. Берничә бала Бәхтияр белән шулай әвәрә килделәр. Йөзем дә уенга кушылды. Ә үтәли искән май җиле ул арада үзенең яманлыгын кылды – сабыйның тирләгән тәнен куырып алды. Дәримә әби намазын төгәлләп чыкканда бала елый башлаган иде инде. Карчык, оныгының тәрәзә төбендә  күргәч артына ава язды. Тәне суынып киткән малайны тиз генә кулына алды, бишегенә салып юрган япты. Йөземне тиргәп ни файда, “Әй, мәлгунь”нән башканы әйтмәде.

Бала төнгә каршы чирли башлады – эче китте, тән кызулыгы күтәрелде. Берничә көн үзләренчә дәвалап карадылар – терелер дип ышандылар. Бәхтиярны бишектә тирбәтеп төннәр буе утыра торгач әнисенең дә хәле китте, йокымсырады. Төн уртасында, баланың ачыргаланып елаганына уянды һәм нарасыен кулына алдым. Сабые үз кулларында, күзләренә карап җан бирде. Әни, ярдәм ит инде, дигән сыман тоелды карашы. Кайнана белән килен акылдан шашарлык булып чабыштылар, елаштылар.

Исләренә килеп авыл табибәсен чакырдылар. Ул килеп ни эшләтсен? Иртәгә районга ярырга алып барырбыз, диде. Күзләре сөрмәле иде баласының, ап-ак шалкан сыман иде. Ул көнне ире өйдә түгел – күрше авылдагы туганнарга куна-төнә сарай салышып йөри иде. Иртәгесен хатын ниндидер йомыш белән өйдән чыгып китте, баласы үлгән килеш калды. Тиз генә әйләнеп керсә - Йөзем, энесенең тере түгеллеген аңламыйча баланың башына яулыклар яптырып куйган! Янәсе, киендерә, уйный аның белән.

Озакламый капка турларына, кызыл сызык сызылган, түбәсенә зәңгәр фонарь көйләнгән ак машина туктады. Йөзе танымаслык булып үзгәргән әтисе шул машинага кереп утырды. Әнисе, үксеп елап аның кулына юрганга төрелгән Бәхтиярны тоттырды. Кич белән шул рәвештә килеш кайтып та җиттеләр.

- Бәхтиярның юрганын чишәм!- дип йөгереп килде Йөзем. Кызчыкның кулында шешә белән сөт иде... Аны тиз генә икенче якка алып чыктылар.
Аннары баланы ниндидер апалар юдылар, ак чүпрәккә төрделәр. Һәм.. алып киттеләр...

Зиратта кабер казылды. Сигез айлык балаңны җир куенына салуларының авырлыгын ир үзе генә белде! Кайткач әйтте, киң итеп алдырдым ләхетен, үсәргә дә урын калсын, диде. Аннары, акылдан шашкандай өй саен кереп елап йөрде, минем малаем үлде бит, ник үлде икән, дип иңрәде. Салкын балчык асларында ничекләр ята икән, казыплар аласым килә, диде. 

Сөте күп иде әнисенең: имезер вакыт җиткәч күкрәгенә әчеттереп сөт төште, агып күлмәкләрен буяды. Күрше килене бәбиләгәч сөтсез интеккәнен беләләр иде, хатын шул баланы күкрәгенә куйды. Үзе елады, үзе чит баланы ашатты.
- Тәрәзәгә карый алмыйм. Бәреп ватасым килә! – дип үкседе хатын. 

Ир, улының җидесен уздырганнан соң, урам якка караган ул тәрәзәне кирпеч белән томалап куйды... 
...Тагын биш балалары туды аларның! Йөзем олы апа булып, барысын  күз уңында тотты. Әтиләре, урам якка караган теге тәрәзәнең кирпечләрен кубарып кабат ачты. Әнисе тәрәзә төбенә күп итеп гөлләр утыртты. Кояшлы якта булгач алар ел әйләнәсе чәчәктә утыралар...

Фәридә Ибраһим.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading