16+

Тормыш язган хикәя «Сорап алган бәхет»

Көтүче Хәйбуллага туплауга төшке аш илтә барганда, хатыны Хөллияне яшен сугып үтергән, дигән яман хәбәр авыл халкын тетрәндерде.

Тормыш язган хикәя «Сорап алган бәхет»

Көтүче Хәйбуллага туплауга төшке аш илтә барганда, хатыны Хөллияне яшен сугып үтергән, дигән яман хәбәр авыл халкын тетрәндерде.

Бу олы хәсрәткә ире, нарасыйлары ничек чыдар? Берсеннән берсе кечкенә, биш ятим баласын кем карап үстерешер? – дип ихластан кайгырыштылар.

Туган-тумача, тирә-күрше, таныш-белеш тол иргә хатын эзләп әвәрә килде. Хәйбулла – утыз биш яшен яңа тутырган, беләгендә көче ташыган, эчми-тартмый торган, ипле холыклы, тотнаклы ир булса да, бер көтү балага үги ана булып килергә тәвәкәлләүчене табулары “ай-һай” авыр шул. Әниләре үлеменә бер ел тулып килгән мәлдә, үтә дә җаваплы йөкне иңнәренә салырга риза булучы мәрхәмәтле бәндә уйламаган-көтмәгән җирдән пәйда булды. Көтү кайткач, кичке эңгер-меңгердә капка төбендәге эскәмиядә җыелышып ләчтит сатып утыручы тирә-күрше карчыкларын шаккаттырып, таныш түгел хатын Хәйбуллалар капкасын какты. Бер атна элек газ баллоны шартлаудан килеп чыккан коточкыч көчле янгында яраткан ирен, газиз сабыйларын: ике үсмер улын, нәни кызчыгын фаҗигале төстә югалтудан тыш, бер төн эчендә йорт-җирсез, мал-мөлкәтсез, арка терәксез калган утыз өч яшьлек казах тумасы Гөлсәһирә иде ул. Туган аймагыннан мәрхүмә әнисенең ел ашын үткәреп кайтып төшкән көнне, аны уттан зыян күргән хәрабәләр өеме генә каршылады.

Ихата каршысындагы уйсу мәйданчыкка газизләренең күмерләнеп көйгән мәетләре сузып салынган иде. Авыл кешеләре мәрхүмнәрне күмү мәшәкатьләрен бердәм күтәрешсә дә, күмер-көл өеме янәшәсендә тораташтай катып калган, бер тәүлек эчендә чәчләре чаларган бичара хатынны сыендыручы табылмады. Моннан унөч ел элек сержант Ярулла Армиядә хезмәт иткән җиреннән ияртеп кайткан иде ул бичәне. Кысык күзле, шомырт кара төстәге, юан озын толымлы, оялчан карашлы, күндәм холыклы казах кызын гомерлек яр итүен ошатмадылар. Пәһлевандай гәүдәле, мәхәббәтле Сабантуй батырына үзебезнең авылда туып үскән, уңган-булган, чәчрәп торган башкорт чибәркәйләре беткән иде мени, янәсе. Ят кавем баласы, читтән килгән килмешәк иде шул ул аларга. Ачы хәсрәтеннән бәгыре көйгән тол бичәгә, мең чакрым ераклыкта

 ***

...Вокзалда поезд көткәндә, эскәмиядә янәшә утырган бер карчык Гөлсәһирәгә гыйбрәтле хәл турында ачынып сөйләде. ”Башкортстанның Тәтешле районындагы А. авылында яшь хатынны яшен сугып үтергәч, бер күч баласы тилмерешеп ятим калды. Аталары аек акыллы, көн итәрдәй ипле ир булса да, әллә кайчаннан бирле ялгызы интегә. Балаларының һәр җомга көнне тезелешеп әниләре каберенә баруларын тәрәзәдән карап калганда, күңелем өзгәләнә. Башлары түбән иелгән, йөзләре боек. Олы малай нәни сеңлесен күтәреп алдан атлый, кечерәкләре аның артыннан теркелди. Әнисен җуйган каз бәпкәләре сыман тоелалар алар миңа. Өрлек кебек иргә пар табылмый калмас иде лә. Биш бала өстенә әни булып килергә тәвәккәлләүче, кыю гына түгел, миһербанлы бәндә бу дөньяга тумаган ахрысы”, – дип уфтанды ул. Юлаучы хатынның хәсрәт утында көйгән йөрәге шашынып тибәргә кереште. Бәхетсезлеккә дучар булган сабыйларны кызганудан күзләренә тозлы яшь бөялде. Талчыккан йөзле, моңсу күзле, ябык гәүдәле Гөлсәһирә утырган урыныннан калкынды.

– Әбекәй, шул бичараларның адресын язып бирче миңа. Хәлләрен белеп кайтыйм. Аз булса да ярдәмем тимәсме, дим. Олы кайгыларын оныттыра алмасам да,үксезләрнең башларыннан сыйпап, ачы күз яшен сөртеп булса да, авыр хәлләрен беркадәр җиңеләйтеп булмасмы, дим.

– Саваплы эш башкарырга ниятлисең, акыллым. Бер Аллаһым юлларыңны уң итә күрсен! – дип, диндар Хәтирә карчык дога кылып җыерчыклы битен сыпырды. Аллаһ кушып, тол ир белән хатыннын серләре килешеп китмәсме, икесен тиң бәхеткә тиендергән бер бөтен гаилә оешып куймасмы? – дип, зирәк карчык эчтән генә теләк теләде.

***

“Хуҗалар өйдәме? Керергә мөмкинме?” – дип, рөхсәт сорап, бусагадан эчкә узган Гөлсәһирәгә кайтарып эндәшүче, биргән сәламен алучы булмады. Хуҗа эштән кайтып җитмәгән иде булса кирәк. Өй эченә сынаулы күз йөртеп алгач, биредә хуҗабикә юклыгын ачык сиземләде. Күптән юылмаган тәрәзә пәрдәләренә, саргая төшкән кашагаларга, акшарланмаган мичкә моңсулык сеңгән кебек тоелды. Юлаучы хатын юл сумкасын ачты. Юмарт Хәтирә карчык вокзал киоскысыннан сатып алып, ирексезләп диярлек биреп җибәргән тәмле-татлы күчтәнәчләрне өстәлгә чыгарып тезде. Таныш түгел хатынга өйдәгеләр сәерсенеп карады. Балаларның чит кешене ятсынуы йөзләренә чыкты.

Бары тик яңа тәпи киткән, теле ачылып кына килүче нарасый Раилә генә, кулына тәмле мәми тоттырган юмарт апага ихластан елмайды. Авыз кырыйларын буяп, татлы бавырсакны ашап бетергәч, нәни куллары белән хатынның чәчәкле күлмәк итәгенә чытырдап ябышты. Гөнаһсыз сабыйның керсез күңеле каршысында басып торган апаның үзен күтәреп алуына өметләнде булса кирәк. Зур зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп үзенә томырылып карап торган нарасыйның нурлы йөзенә җәелгән самими яктылык Гөлсәһирәнең күңелен әллә нишләтте. Ул җәлт кенә иелеп, сабыйны күтәреп алды, җылы кочагына кысты, аның йомшак чәчләреннән сыйпады, какча аркасыннан сыпырды, алма битләреннән назлап үбә башлады. Сабый аның муенын ялангач нәзек беләкләре белән кысып кочаклады һәм: ”Әннә!” – диде. Әле генә ишектән килеп кереп, дулкынландыргыч манзараны күзәткән әти кешенең ирексездән күзләре яшьләнде.

– Бездә кунак бар икән бит. Гафу итегез, мин сезне танымыйм. Сез кем буласыз? Нинди җилләр безнең якка ташлады? – диде, калын тавышлы, кара күзле, чем-кара мыеклы, кара тутлы йөзен җил ашаган озын буйлы ир.

 Гөлсәһирә, бермәлгә тәмам югалып калды. Ни дип тә җавап бирә алмады. Әйтерсең лә телен йотты. Уңайсызланудан бит урталары алсуланып янып чыкты, колак йомшаклары кызышты. Озын куе керфекләре күбәләкләр кебек җилпенде. Дулкынланудан еш-еш сулыш алды. Каршысында басып торган иргә туры карарга кыенсынып кына:

– Юлаучы мин. Исемем Гөлсәһирә. Сезнең хәлегезне белергә дип, бик ерактан килгән идем, – дип пышылдады.

– Алай икән. Ишек катында тормагыз. Түрдән узыгыз, – дип елмайды ир.

 Ир заты тиз генә юынды, өс-башын алыштырды да плитәгә аш җылытырга куйды. Күкрәгенә терәп, калын телемләп ипи кисте. Әтиләренә табын корырга һәркайсы үзенчә булышкан балалар, табын тирәли тезелешеп утырды. Кунакка урынны түрдән бирделәр. Тәүфыйклы оланнар, ашап туйгач, әтиләренә рәхмәт әйтеп урыннарыннан тордылар. Олы малай, чаршау артындагы “кече як”ка кереп китеп, шылтыратып табак-савыт юарга кереште. Уртанчысы нәни сеңлесен күтәреп, энеләрен ияртеп зал ягына кереп китте. Аларның күңелле итеп уйнаган тавышлары, ихластан көлүләре, үзенекеләрнең исән чактагы чөкердәшүләрен искә төшереп, Гөлсәһирәнең җан ярасын кузгатты.

***

Көнозын ут өертеп эшләгән авыл кешеләре татлы йокыга талды. Ул серле төндә Хәйбулла белән Гөлсәһирәнең генә күзләренә йокы кермәде. Балаларны йоклаткач, болдырга чыгып утырдылар. Төн ката серләшеп чыктылар. Һәркайсы үз башына төшкән олы сынау турында сөйләп, яралы күңелен бушатты.

– Хәйбулла, хәлеңне аңлыйм. Син дә минекен аңларга тырыш. Сау-сәламәт кешегә хатын урынына хатын табылыр ла ул. Ә мин бөтен якыннарымны бер көндә салкын балчык астына күмү газабын кичердем. Үзем тере мәет хәлендә. Яралы җаныма дәва эзләп, саташып йөргән мәлем, – дип иңрәп елап җибәрде.

– Нихәл итәсең, Гөлсәһирә. Елап кына, хәсрәтне җиңеләйтеп булсачы. Ничаклы авыр булса да, үлгәннәр артыннан үлеп булмый бит. Монда калган кешегә көн итәргә кирәк. Таң тууга, тамак ризык сорый. Шунлыктан эшләмичә булмый. Минем менә оланнарымны кеше итәсем бар. Мәрхүмә әниләре рәнҗеп ятмасын дип, үземчә тырышам. Пар канатсыз очып булмаса да, бирешмәскә исәп. Аллаһы Тәгалә яраткан колыма сынауларның олысын бирермен, дигән. Язмышта язылганга чыдамый хәлең юк. Үзең турында сөйлә әле. Бу якларга ничек килеп чыгасы иттең соң? Туган-тумачаң биредә яшиме әллә? – дип төпченде ир.

– Юк ла. Казахстанда туып-үскән идем мин. Беренче мәхәббәтемә яшьли кияүгә чыгып, аның туган төбәгенә кайтып төпләнгән идек. Башкортстанның Авыргазы районында хәләл хезмәт белән җиткезгән бер дигән йорт-җиребез, газизләрем белән бергә янып көл булды. Бу дөньяда япа- ялгыз калдым. Әти- әнием вафат. Сезнең хәсрәтле язмыш турында очраклы рәвештә белдем. Берсеннән-берсе кечкенә биш баланың әнисез калуы турында ишеткәч, йөрәгем тетрәнде. Бәлки ятимнәргә берәр ярдәмем тияр, хәлләрен булса да белеп чыгыйм, – дип уйлап, тәвәккәлләп юлга чыктым. Бары тик изге нияттән генә сезнең ишекне кагарга җөрьәт иттем, – дип, иргә мөлдерәмә караш ташлады.

– Гөлсәһирә, син очраклы кунак түгел. Балаларым бәхетенә минем юлыма мәрхәмәтле бәндәңне чыгарсана дип, Аллаһтан көн-төн ялынып-ялварып сорап алган язмыш бүләгем бит син! Беркайда да тилмереп йөрмә! Үзебездә кал! Гомерлек парым булырсың. Нәни Раиләмне кочаклап үпкән чагыңда, сөенечемнән йөрәгем өзелеп төшә дип торам. Син – мин тилмереп көткән, өметләнеп эзләгән, Аллаһтан сорап алган кеше!

Хатын иргә сынаулы караш ташлады һәм тынып калды.

– Аллаһы Тәгалә һәрбер җан иясен парлы итеп яралткан, Гөлсәһирә. Ялгызлык бер Ходайга гына хас. Хәтта Айның да үзенә иптәшкә җемелдәвек йолдызлары бар, – дип әйтә иде Гайшә әбекәем. Син борчылма. Рәнҗетмәм, какмам-сукмам, авыр сүз әйтмәм. Каты бәгырьле булмасаң, балаларым сиңа бик тиз ияләшер. Әти кеше ничаклы тырышса да, газиз балаларына ана назын бирә алмый бит ул. Бүгенге көндә барыбызның да өсте бөтен, тамагы тук булса да күңелебезнең бер чите китек. Гаиләдә хатын-кыз гына тудыра ала торган җылы мохитнең булмавы йөрәкне әрнетә. Гөлсәһирә, бездән йөрәк җылыңны кызганмасаң, синнән артыгын сорамабыз. Гомерлеккә биредә калырга ризалаш инде! – дип инәлде ир.

 Озак кына уйланып утырганнан соң, хатын авыр итеп көрсенеп куйды. Алсу таң сызылып килгән мәлдә: “Мин риза”, – дигән җавапны ишеткәч, өй каршындагы шомыртка кунган пар сандугачлар сөенечтән дәртләнеп сайрап җибәрде. Аларга таң әтәчләренең берсен-берсе уздырып шатлыклы аваз салулары кушылды. Аркаларын болдыр ишегенә сөяп янәшә утырган ир белән хатынның талчыккан йөзләрен мәрхәмәтле таң җиле сыйпап узды. Җылы йомшак юрган астында таралып йоклап ятучы нарасый балалар, бу ямьле иртәдә үзләренең пар канатлы –әтиле-әниле булып уяначакларын белмиләр иде әле. 

Хәмидә Гарипова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

18

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading