...Нурания апа бәләкәй генә авылның башында ук яши. Матур, төзек йортлар бер урамга сыйган. Юллары бер дигән итеп чистартылган.
Нурания апаның йортын кар диңгезе күмә алмаган, пөхтә итеп ачылган сукмаклар кыш бизәге булып күренә. Кинәт, әллә нинди гөрелте ишетелде.
Башмаклы трактордан гына чыга андый тавышлар! Дөнья беткән сыман итеп җирне селкетеп узалар. Юк, трактор булмады әле монысы – күкне ярып вертолет очып узуы икән. Нурания апаның кызы Гөлзияне дә вертолет алып киткән инде дә бит... Терелтәбез дип балакайны күкләр аша башкалага кузгаттылар, коткара алмадылар. Булмады - җаны күкләргә ашты. Менә туа дип торган нарасыен ярып алдылар. Зиратта әнисе белән янәшә ята ул сабый. Әле типсә тимер үк өзмәсә дә зур-зур каен тумраннарын “әһ” дигәнче яра торган тормыш терәге – Гарифулласы да кинәт китеп барды.
- Гөлзиям, бакча башыннан гына кайтып әтисен җитәкләп алып китте бит. Ирсез дә калдым! – дип сөйләгән иде Нурания апа еламсырап, хәлен белергә кергән күршесенә. Анысы исә болай булды: Гарифулла кисәк кенә үлеп киткәч, берәү күргән төшен килеп сөйләде. “Нурания апа! Гөлзия әтисен җитәкләп алып китте!” – диде. Шул төштән соң өч көн узгач өзелде Гарифулла. Йөрәк, диделәр. Юрый белсәң күп инде ул төшләр. Әнисе үлгәч оныгы Инсаф та төш күрде. Күбәләк булып кайткан имеш Гөлзия...Улының иңенә очып кунган. “Шул күбәләкнең күзләрен күрдем, дәү әни! Әнинеке сыман зәп-зәңгәр иде!” – дип елады, балакай. И-и, гомерләр диген! Кызын югалтканга да шактый бит. Менә, баламның баласы – күземнең карасы дип, шушы Инсафым дип өзелеп яши хәзер!
...Күрше авылда, әтиле-әниле булып, туганнары белән буй җиткерде Нурания. Элек тормышлар авыр иде, шуңа да урта белем тәтемәде аңа. Сигезне бетерүгә фермага таналар карарга эшкә керде. Сания исемле әнисе соңыннан әйтте, балакаем, кыш буе кайгырдым, төркеме белән үлмәсә ярый инде таналары, язлыкта көтүгә чыгара алырмы икән, дидем, диде. Тырышты кыз - бөтен көчен биреп тәрбия кылды малкайларны. Булачак ире Гарифулланы бер күрүдә яратты - бик матур җегет иде. Кара калын чәчле, кара мыеклы, көлеп кенә тора. “Беларусь” дигән тракторда эшли иде. Беренче мәртәбә фермага килгәч күрде. Аннары клубта очраштылар, сөйләшеп тордылар. Йөрәктәге очкынга мәхәббәт җиле тиде – очраша башладылар. Авыл аралары якын булмаса да көн аралаш килеп йөрде. Эшли торган кешене тилмертеп йөртәсе итмәде кыз, егет тәкъдим ясады – ул ризалашты.
Менә шушы нигездә, өч тәрәзәле бәләкәй генә өйләре бар иде Гарифуллаларның. Кайнанай, кайнатай, карт бабай, кайниш янына сигезенче кеше булып килеп керде яшь килен! Элек аны-моны уйламыйсың бит, ятарга урыннары булмагач, кайнантасы аралыкка агач карават ясады да поезд вагонындагы сыман итеп биеккә кадаклап утыртып куйды. Мич кирпеченә басып менделәр, сикерешеп төштеләр шул бәхет караватыннын. 7-8 елдан соң зур йорт төзеп керделәр. Анда инде кайнатасы бер генә ел яшәп калды. Ә кайнанасы белән шактый тордылар. Дүрт балага гомер бирделәр Гарифулла белән, өчесе исән-саулар, шөкер! Үлә-үлә өчкә калдык диләр бит, зур өйдә икәү генә калдылар шул. Мәрхүмә кызының улы Инсаф Нураниянең юанычы да, бәхете дә. Исән генә була күрсен! Ник алай булды, нигә болай итмәдем, дигән үкенү тулы уйлар еш килә аның башына. Кайчакта төннәр буе керфек какмый чыга. Урамның бер башыннан икенче башына йөреп таң аттыра. Юк, урамга чыкмый – уйлары белән йорт саен язмыш барлый. Нәтиҗәсе бер – аның сыман бала кайгысы күргән берәү дә юк. Әле нинди генә кайгы. Баштан ук билгеле булды бугай Гөлзиясенең язмышы хәзерсез буласы.
...Гөлзия мәктәптән соң авылда калды, беренче ялгышы шул булды бугай. Озак тормады, күрше авыл егетенә кияүгә чыкты. Бер елдан күкрәк баласы - Инсаф белән аерылып кайтты. Ник алай булды, ник тормадың, дип бәйләнмәделәр. Ярар диделәр дә баланы бергәләшеп карадылар. Онык бит, йөрәк мае сыман кадерле. Ике ел утырды Гөлзия бала ялында. Чибәр кызга сүз катучылар булгандыр, анысын сиздермәде. Аерылган хатынның абруе әллә ни түгел бит. Җитмәсә авылда һәр адымы күз алдында, гаеп-кыек күп тия. Шәһәргә китте Гөлзия. Эшләми яши алмый бит инде. Инсафны әби-бабасына калдырды. Икенче ялгышлары шул булдымы икән әллә?
Гөлзия исеме килеште үзенә. Гөлләр иясе булсын, бәхетле булсын дип теләгәннәр иде. 28 еллык гомерендә кызының кочагына кемнәр ничә мәртәбә чәчәк салды икән? Егетләре дә, ярлары да булды аның, әмма дә ләкин үзенә туры килмәде. Бер уңмасаң булмый бит ул. Башкалада эшлим дигән кешегә эш бетми – Гөлзия ашханәләрдә, кибетләрдә үзе башкара ала торган вазифаларга алынды. Сөйкемле кыз тагын бер кат бәхетен сынады – Фаиз исемле хатын аерган ир белән танышып, аңа кияүгә чыкты. Авылда улы калганлыгын яшермәде. Анысына ни әйтсеннәр, баланың гаебе юк, ләбаса. Гаиләсе зур иде Фаизнең - әти-әнисе, карт бабасы белән яшәделәр. Гөлзияне әйбәт кенә кабул иттеләр. Фаиз бала сорагандырмы, үзе шулай теләгәндерме - икенче тапкыр әни булырга әзерләнде. Малайга исемне әтисе сайлады - Фәрис дип куштылар. Инсафны да Казанга алып килделәр. Ләкин, әби-бабасын җаны сыман якын күргән малай сагынудан авыруга сабыша язды. Ике айдан барып алдылар - янә авыл малаена әйләнде. Гөлзия, җайланып киткән язмышына куанып яши белмәде – төннәрен өйгә кайтмаган вакытлары ешайды. Фаиз аны сүгеп, кыйнап акылга утыртып карады – булмады. Ир башка ханым белән очраша башлады. Җыйганны чәчүе ансат – тормыш чәлперәмә килде - Гөлзия кабат ирсез калды. Фаиз теге хатыны белән читкә үк чыгып китте. Җитмәсә, малайны мәхкәмә аша юллап, Гөлзиядән тартып алып. Сәбәпләре җитди иде, гадәттә баланы ата ягында калдырмыйлар.
- Матур иде минем кызым! Бәхете матур булмады! Әллә күрәчәге, әллә ялгышы шундый хәлләргә калдырды – белмим дә инде, - дип зар чәчте күргән-белгәннәр сораганда, Нурания апа.
Шулай берничә ел узды, Гөлзия кайтып-китеп йөрде. Кафеда эшлим диде, акча-фәлән сорамады, кеше фатирында яшәде. Инсафны бик яратты, әти-әнисен хөрмәт итте. Ләкин, шул рәвшеле өч ел авыл белән шәһәр арасын таптагач, кинәт, кайтмый башлады. Ата белән ана утка төшеп хәбәр көттеләр. Эшлидер, җае чыкмыйдыр, дип акладылар. Алай да, Гөлзия әллә нигә бер шалтыратты, хәлләрем яхшы дип әниләрен юатты. Кайтыр, улын мәктәпкә үзе әзерләп озатыр дип өметләнделәр. Булмады, баланы мәктәпкә әбисе җитәкләп алып китте. Сентябрьнең дүртесе көнне телефон таблосында таныш түгел саннар ялтырагач Нураниянең йөрәге урыныннан купты. Гөлзия! “Кызым, дип өзелде ана, ник кайтмыйсың?” - диде. “Әни, ачуланмагыз, шулай килеп чыкты инде“, - диде. Инсаф белән озак кына сөйләштеләр. Күңеленә шом кергән Нурания иртән кабат шул саннарны җыйды. Бер ир алды. “Гөлзиягә бирегез әле трубканы”, - диде. Нинди Гөлзияне, дип тупас җавап кайтарды тегесе. Ул чакта Гөлзия яшәү белән үлем арасында булганын кайлардан белсеннәр соң?
Ә кичкә полициядән хәбәр килде. Кызыгыз авыр хәлдә, хастаханәдә диделәр. Кызының бала көтүен дә, ерак бер авылда яшәвен дә, Зариф исемле ирнең Гөлзияне үтергәнче кыйнавын да полициядән белделәр..
Иллене куып барган Зарифның Гөлзия беренче хатыны түгел иде. Канунлы рәвештә язылышып яшәгәне берәү генә булса, “килдем-киттем”нәре шактый булган. Ике мәртәбә төрмәдә утырган. Берсендә кеше кыйнап, икенчесендә күңеленә ошаган хатын-кызны көчләргә җыенган өчен зиндан кирпечен иснәгән. Сабак булмаса булмый бит ул! Югыйсә, ни рәвешледер Гөлзия белән танышып кавышканнар икән, уртак балагыз туарга тора икән – яшә инде тыныч кына рәхәтләнеп. Юк, ирнең башында ми урынына боламык булган шул! Балачактан бер дигән булып үскән егет Әфган сугышына эләгеп кешелеген югалтып кайткан дип аңлаттылар Нурания белән Гарифуллага. Шулайдыр бәлкем. Ләкин, дүрт ел буена Бөек Ватан сугышында мең кат үлем белән очрашып, куркыныч афәттән исән кайткан ирләрнең берсе дә ник юләр сатып яшәмәгән соң? Гаилә дип, балалар дип, ил дип тырмашып гомер иткәннәр! Сыныкка – сылтау, егет Әфганнан кайткач ук эчүгә сабышкан.
Эчкәч үк күзенә кешеләр җен булып күренгән. Хатыны, терәк итеп сайлаган ярының чын асылын аңлауга, баласын ияртеп китеп барган. Аякларын көчкә сөйрәп йөри торган авыру әнисенә дә көн булмый Зарифтан. Күпне күрсә дә күңеле матур булып калган карчык кызына сыенган. Зариф белән авылдашлары да бәйләнешергә тырышмый – тамак төбен чылатканын сизеп алсалар урамның икенче ягына чыгалар. Әнисе, бичаракай, улының холкы бозылуын хөкүмәттән эзләп акламакчы. Улым әйбәт иде минем, армиядә чакта көчләп әфьюн кадаганнар, шуннан гына гарипләнеп кайтты, дип сөйләде. Бичара ана! Үзенеке шул – үзәк бәгыреннән өзелеп төшкән газизе. Бөтенесе дә кушылгадыр инде – Зариф өч яшендә үк әтисез кала, әле өстәвенә янгында йорт-җирләре көл була. Әнисенә шулкадәр авырлыкларны күтәрергә бер дигән кызлары һәм Аллаһ ярдәм итә ул вакытларда.
...Каты кыйнаган ул адәм актыгы Гөлзияне. Җитмәсә телефонын да бәреп ваткан. Кешедән сорап хәбәр белдертергә кыймавы фаҗигагә китерәсен кем уйлаган? Кемгә кем кирәк соң чит авылда! Зарифның йодрыгы каты төшкән, әле типкәләгән дә.
- Гөлзиянең бавыры ярылган, талагы өзелгән. Җитмәсә баласы да корсагында үлгән булган, - диде тикшерүче.
...Кыйный башлагач, зур корсагын кулларын белән тотып төнлә чыгып йөгерде Гөлзия. Тик ир дигәнең аны куып тотып кабат сугып екты. Авыр йодрыкларын гына түгел, өстәвенә күн итекле аякларын эшкә җикте. Хатыны селкенми ятканын аңлагач, өенә кереп китте һәм җәелеп йокларга ятты. Ә Гөлзия капка төбендә канга батып калды. Кан күп югалткан хатынны көтү куганда күрделәр. Кем эше икәнен шунда ук чамалап ашыгыч ярдәмгә хәбәр салдылар. Исән иде Гөлзия! Район табиблары аның гомерен саклау өчен алты мәртәбә операция уздырдылар. Гөлзияга кан бирергә бөтен район халкы күтәрелде ул көннәрдә, сыйныфташлары чират торып кан бирделәр. Ике чиләк кан тапшырдылар, дип сөйләштеләр соңыннан. Соңгы, җиденче операцияне ясарга Казаннан табиблар вертолет белән килделәр. Шунысы шаккатмалы – алар да чак үлми калдылар. Җиргә төшкәндә очкычның идарәсе югалган, канат-койрыклары тарала язган. Шул килеш тә авыруны үлем тырнагыннан алып калырга ниятләделәр! Операция уңышлы узды. Инде, ахырдан, Казанда дәва яхшы булыр дип вертолет белән алып киттеләр. Тик аңына килмәде Гөлзия. Әнисенең күз алларында ак җәймә ябылган килеш калды...
Авыл ул мәлләрдә кара кайгыга төште. Туарга торганда җаны киселгән нарасыйга Габдулла дип исем кушып җирләделәр. Ана белән бала янәшә яталар. Зарифны 12 елга утырттылар. Нурания еллар санап уздыра - исән кеше бер кайта, ә минем балам җир астында ята, дип үкси. Баласы белән ята. Артык булмас иде әле дөньяга туган җан, үстерер идек, ди.
Тимер рәшәткә артында хөкем карары укыганда Зариф Гөлзиянең әти-әнисеннән, туганнарыннан гафу сорады. Гафу итеп була торган хәлме соң? Гөлзиянең гомерен кисәргә ни хакы булган? Безне Аллаһ яратып җиргә җибәрә, ул гына кабат күкләргә чакыра. Кеше гомеренә кизәнүчеләргә җәзаның катысы булсын, шул гына!
Авыл зиратында бер уймакта Нураниянең якыннары. Кайгылардан йөрәгенә көч килеп чыдамыйча җирдән киткән Гарифулла абыйның кабере дә шунда. Авыр кышларны чыккач Нурания ул каберләргә матур чәчкәләр утырта. Җилләр ул гөлләрнең орлыкларын таратыр, тагын яшь үсентеләр борын төртер. Әнә шулай дәвам итә ул яшәеш. Адәм балалары гына түгел, чәчәкләр дә нәсел калдыра. Гөлзия дә ана булу бәхетен татыган, югыйсә. Тагын бер баһадир туар иде. Авылга кайтмый йөрүе дә шул халәтеннән читенсенгәннән килеп чыккан икән.
Фәридә Ибраһим.
Комментарийлар