16+

10 минутта пешә, озакка истә кала: прәннек бизнесының серләре

Гөлназ Ломова карап торышка сувенирларга охшап торган, төрледән-төрле прәннекләр пешерергә ярата.

10 минутта пешә, озакка истә кала: прәннек бизнесының серләре

Гөлназ Ломова карап торышка сувенирларга охшап торган, төрледән-төрле прәннекләр пешерергә ярата.

Әкияттән “егылып” төшкән кебек алар, карап торышка да шундый матурлар!

Гөлназ Түбән Кама кызы. Аңа 40 яшь. Элек иминият компаниясендә эшләгән. Ә менә бала ялыннан соң ул, үз эшенә чыкмаган, өйдә кондитер эше белән мавыгып, кечкенә генә цех ачып җибәргән. Хәер, цех дип зурлап әйтү генә, гади аш-су бүлмәсендә кайнаша ул.

– Тормыш дигәне сине кайчагында үзең дә уйламаган сукмакларга кертеп җибәрә. Яшь гаиләләргә бүген бик авыр бит, ипотека түләгәч, чыгымнарның исәбе керемнекеннән дә артып китә. Чарасыздан прәннекләр пешерергә керештем. Аларның камырын төрлечә ясарга була, ләкин шунысы бар, рецептта бер генә ингредиент күләмен әз генә бутасаң да, прәннекнең тәме дә китә, сыйфаты да түбәнәя. Тиз ката торган була. Ә минем прәннекләр каймаксыман йомшаклар. Тәм бирергә корица, имбир, бал салам. Мичтә 10 минут тирәсе пешә. Торт пешерүгә караганда да прәннек пешереп сату отышлырак, пешеп чыгу вакытын гына күрегез, бисквит торт коржиклары 40 шар минут пешерелә бит. Прәннекне матурлау, тәмләү дә үз фантазияңнән тора. Махсус ризык өчен төсле принтерлардан матур рәсемнәр чыгарып та прәннек йөзенә ябыштыргалыйм. Торт ясаучыларга махсус топерлар – торт өстенә куела торган махсус бизәгечләр дә ясап бирәм, – ди Гөлназ.

Гөлназ белән без Түбән Кама районының Колмакчы авылында үткән каз өмәсендәге ярминкәдә күрешкән идек. Беләсезме, чират торып алдылар аның прәннекләрен. Мин дә авыз иттем, нәрсә дим, тәмле иде, бик тәмле!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading