Хәләле – заманчылыкка йөз тоткан программист, ә ул, ни гаҗәп, борынгылыкка таба атлый – тамырларындагы шөгыльләрне яңартып билбаулар тукый, педагог!
Ярашалар. Үзләре кабызган гаилә учагында бәхетле яшиләр, кыз бала үстерәләр.
“Борынгы” хатын
Менә бу пар хәтта кавышу көннәрен дә бер гасыр элек әби-бабайларыбыз кигән киемнәр үрнәгендәге туй күлмәкләреннән бәйрәм итә. Туганнары, дус-ишләре бик гаҗәпләнәләр әлбәттә. Әти-әниләре исә газиз балаларының уен куәтли генә. Туку серләрен үзләштергән кәләш – Ольга Деревянко, туйдагы кунаклар биленә үзе тукыган билбаулар өләшә. Кияү егете Данил да заманында тимерчелек эше белән кызыксынып, кайнар тимерне шактый кыйнавы бәрабәренә, туйларының милли төсмерләргә баюын башкаларда күрелмәгән яңалык дип кабул итә.
Туйлар уза, туннарны туздырасы тормыш юлы башлана. Инде алты ел буена бергә уртак сукмактан атлый алар.
– Тегә, чигә, бәйли беләм, бала ялына чыккач, вакыт күп дип, тагын да кызыгырак кул эшенә – тукырга керештем. Ирем үсендермәде дә, каршы да килмәде, туганнар да дәшмәде. Интернеттан карап, үзлегемнән өйрәндем. Музейларны әйләндем, эскопант итеп куелган борынгы күлмәкләрнең тасмаларын төшереп кайта идем. Каенатам станок ясап бирде, элек тукыр өчен җепләрнең бер очын диваргамы, кая да булса беркетергә кирәк булган. Алай эшләве бермә-бер кыен, чөнки гел тартып, тукылган линияне ныгытып куярга кирәк. Бер көндә генә эшләп бетерә аласыңмени, бүлендеңме, икенче көнне кул көче дә үзгәрә. Нәтиҗәдә, тукылган билбауның киңлеге дә уйный, ныклыгы да икенчеләнә, кырыйлары да дулкынлы килеп чыга. Ә каенатам ясаган станокта 4,5 метрлы билбауны ашыкмыйча тукыйсың. Миндә шундый 4 станок бар өйдә, бер-икесен теләүчеләргә сатарга исәбем. 8 мең сумнан. Кыйммәт димим, эш коралы ул һөнәрчегә ипи ашата, – ди Ольга ханым.
Белемең юк бит...
Үткен ханым ул үзе, тәвәккәл. Теге чакны, якыннары тарафыннан хуплау күрмәсә дә үз шөгыленә бирелә. Проектларда катнаша башлагач, читтән заказлар кабул иткәч, үсендерүчеләр күбәя дә соң.
– Тик бер нәрсә күңелне борчый, эшләрем бик күп, кайчакларда махсус проектларда, мастер-классларда үз белгәнемне күрсәтергә дип барам да, ишектән дә үткәрмиләр – кәгазь сорыйлар. Кайда укыдың, диләр. Үзлегемнән генә өйрәнүче, дигәч, кул эшләремне читкә этәләр. Ачу килә шул чакларда. Осталарның кадере юк, эшләре бәяләнми, – ди әңгәмәдәшем.
Тик Ольга ханым тиз бирешә торганнардан түгел, киртәләрне җиңәрлек куйган максатлары бар. Туган якны өйрәнү, өлкә музейларында, рус фольклоры үзәкләрендә ул рус, мари, мордва, чуаш, керәшен халкы киемнәрендәге милли үрнәкләрен өйрәнеп, аларны билбауларга тукып төшерә, тасмалар үрә.
– Чын останың данын берәү дә таптый алмый. Кул эшләрең сыйфатлы, матур икән, аны күрүче дә, үз итүче дә табыла. Мин хәзер махсус рус халык ансамбльләре киемнәренә билбаулар һәм тасмалар эшлим. Аларны киемнәренә беркетеп кенә куялар. Ир-атлар киеме өчен тегү җебеннән махсус билбау тукыдым, анысы этнография музеена дип эшләнде, шунда урын алачак, – ди оста.
Ольга ханым Деревянко тумышы белән Яшел Үзән шәһәре кызы. Югары белемле биолог. Гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши ул, башкалбызның 93нче мәктәбендә балаларны туку һәм халык курчаклары ясау серләренә өйрәтә.
– Цифрализация, компьютерлашкан заман булса да балалар күңелендә кул эшләренә ихтияҗ яши. Елыйлар, зарланалар, сезнеке түгел димәк, ташлагыз дип кайтарам, икенче көнне шыбырдашып килеп утыралар – эшлиселәре килә, димәк! Эш барышында мин аларга дини бәйрәмнәр турында сөйлим, изгеләр хөрмәтенә ясалган курчакларның асылын аңлатам, – ди остаз.
Ә җепләрне ул үзебездә җитештерелгәнен – табигыйләрен, ягъни синтетика кушылмаганнарын сатып ала. Шундый җепләрдән генә борынгылыкка хас эшләнмәләр килеп чыга.
– Элек бит кул астында нәрсә булган, шуннан ясаганнар. Мин нәкъ менә элеккеге ысул белән, шул чорның бер истәлеге итеп эшлим. Үрнәге дә, кыяфәте дә, төсләре шул чорны хәтерләтә. 1,5 метрлы билбауны 7-8 сәгать эчендә тукысам, 4,5 метрлыларына икешәр көн вакытым үтә. Бәяләре арзан түгел, 10 мең сумга чаклы. Кемдер аңламый, шушы тукыма кисәгенә ул бәяне арзан дип саныйлар, ә кемдер ике дә уйламыйча акчасын чыгарып сала, димәк, миллилекне, борынгы тамырларының кадерен аңлыйлар. Үткәнебезне, шул чорның милли матурлыгын саклау ниятендә эшлим боларны. Ватанпәрвәр дип тә атыйсым килә үземне. Ә тукыганда рәхәт миңа, дөнья мәшәкатеннән онытылам, хыялланам, планнар корам, – ди Ольга.
Кул эшен яратып башкарганда канатлар үсә. Эшлисе, яшисе килә шул!
Комментарийлар