16+

150 еллык тарихы булган мәктәп укытучыларын нинди чишә алмаслык мәсьәлә борчый?

Быел республиканың күп кенә мәктәпләре 100 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Ә менә Балтач районы Арбор авылы мәктәбенә быел 150 ел тулган. Горурланасы да килә, бу минем дә мәктәбем!

150 еллык тарихы булган мәктәп укытучыларын нинди чишә алмаслык мәсьәлә борчый?

Быел республиканың күп кенә мәктәпләре 100 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Ә менә Балтач районы Арбор авылы мәктәбенә быел 150 ел тулган. Горурланасы да килә, бу минем дә мәктәбем!

– Тарих тирәнлегенә төшсәң, 300 ел дияргә дә була. Авылга нигез салынган чордан мәчет төзелгән һәм аның каршында мәдрәсә эшли башлаган. Болар бар да тарихи документларга нигезләнгән. Авылыбызда мәгариф-мәгърифәт эшенең озын, данлы-фаҗигале, бик тә гыйбрәтле үз тарихы бар һәм безгә тарихны хөрмәтле авылдашыбыз Гарифҗан абый Мөхәммәтшин ачты. Андагы мәгълүматләрдән күренгәнчә, Киров өлкәсе архивы фондында саклана торган «Сведения о наличии мусульманских школ в Малмыжском уезде в 1868 году» дип исемләнгән документта Арбор авылы Җәмигъ мәчете каршында «начальная татарская школа» булуы, монда мәчетнең указлы имамы Әхмәтсафа Мөхәммәтюнысовның үз өендә 32 ир баланы, аның җәмәгате Нәгыймәбанат абыстайның 35 кыз баланы укытуы теркәлгән. Әлеге документта тагын бер гыйбрәтле мәгълүмат бар – «С какого времени существует школа?» дигән графага «Со дня поселения крестьян в это селение» дип язылган. Димәк, Арбор авылында уку-укытуның ким дигәндә өч гасырлык тарихы бар, – дип сөйләделәр Арбор авылында мәктәпнең юбилее уңаеннан узган бәйрәм тантанасында.

Әйт инде син шуннан соң, авыл халкы элеккеге заманда надан булган, дип. Бүгенге көндә Республикабызда нинди генә мәктәпләр юк. Һәркайсы үзенең матди-техник базасы, уку-укыту методлары белән ярыша, горурлана. Миңа калса, авыл мәктәбе дигән статус тагын үзгә әле ул. Ни дип кенә әйтмик, авыл мәктәбен тәмамлаган балалар тормышка яраклашыбрак, җитлегебрәк чыгалар. Арбор урта мәктәбен тәмамлаучылар арасында да нинди генә зур җитәкчеләр, фән эшлеклеләре, мактаулы исем алучылар юк. Бервакыт Азат Зыятдинов белән авыл һәм шәһәр мәктәпләре, аларның аермасы, өстенлекләре турында сөйләшкәнебез хәтердә. «Әлегә, шәһәр мәктәпләрен тәмамлаган балалар уңышлырак, дип әйтерлек нәтиҗә юк», – дигән иде ул. Һәм бу, чыннан да, шулай.

Ачык дәрес

Һәр юбилей ул билгеле бер биеклеккә менеп үткәннәрне барлап, киләчәкне күзаллау өчен кирәк. Арбор мәктәбенең бүгенге укытучылар коллективы әзерләгән тантанада да тарих йомгаклары кире чорналды. Утын ягып җылытылган агач мәктәпләр, берничә смена булып укулар – шул шартларда да төпле белем биргән укытучылар.

– Бәйрәм темасыннан бик ерак китмичә, мин бүгенге тантананы ачык дәрес белән чагыштырыр идем. Әзерлекле, биш балл белән бәяләрлек ачык дәрес, – диде үзенең чыгышында Арбор мәктәбенең элеккеге укытучысы Шамгун Юсупов.

Сәхнәдәге экрандагы фотоларда мәктәпнең төрле еллардагы фотолары чагылып китә. Һәркемнең үз истәлекләре, үз классташлары, үзенең яраткан укытучысы, күңелендә мәңге сакланган истәлекләре. Әлеге юлларны язганда, беренче укытучым Суфия апа Зарипованың кулымнан тотып хәреф язарга өйрәткәне, аның куллары, пөхтә итеп киселгән тырнакларына хәтле күз алдымда. Класс алдында мине яклап җылы сүз әйткәннән соң елап җибәргәнем дә хәтердә әле. Бу юлларны язганда, күзгә янә яшьләр килә, аңа булган бөтен яратуны, хөрмәтебезне исән вакытта үзенә җиткереп бетерә алмадык бугай... Суфия апа иске агач мәктәптә укытты да яңа бинага күчмәде, лаеклы ялга китте.

Бүген Арбор авылы мәктәбе әллә каян балкып тора. Аның шулай төзек булуына аның укучыларының әйтеп бетергесез зур өлеше кергән. Әле ул вакытта «Туган мәктәбеңә булыш» дигән чакырулар юк иде. Арборлылар шыпырт кына мәктәпләрен төзекләндереп, матди-техник базаларын баетып, спорт залларын җиһазландырып куйдылар. Шушы мәктәпне тәмамлаган Роберт Зәкиевнең, Мөхәммәт Гатиятуллиннарның күрсәткән ярдәмнәре әйтеп бетергесез зур. Профессор, педогогика фәннәре докторы, гомер буе җитәкче урыннарда эшләгән Мөхәммәт Гатиятулин үзенең хезмәт юлын да Арбор мәктәбендә белем бирүдән башлый. Иң сокландырганы: ул аннан беркайчан да аерылып бетми, күз уңыннан да, күңел түреннән дә җибәрми.

Чишелми торган өй эше

– Миңа калса, иң авыр чор мәктәпләрнең бүген, бөтен нәрсә бар, укучы балалар юк, – диде Арбор мәктәбе директоры Хәмит Хәсәнов. Сүзләрендә мең хаклык. Укытучы да, мәктәп директоры үзе дә чишә алмый торган менә шундый «авыр өй эше». Мәктәп темасына кереп китеп кенә өй эше диюем бу мәсьәләне бер кеше генә, бер елда гына да чишеп бетерә торган түгел.
1946 елда Арбор авылы мәктәбендә сигезенче сыйныфка хәтле – 256, 1947 елда 275 бала укый. Әле бик начар шартларда яшәгән кайбер балалар мәктәпкә килә дә алмыйлар. Бүген Арбор мәктәбендәге укучы балалар саны 50гә дә тулмый. Гадәттә, авылларга баргач, иң элек балалар санын сорыйбыз, әлеге күрсәткеч бөтен нәрсә турында сөйли дә бирә.

Җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин да үзенең чыгышында:
– Бүгенге көндә иң артта калган тармак – кеше «җитештерү», – диде, уенын чынын бергә кушып. – Бер уйласаң, алай ук авыр эш тә түгел бугай, – дип тә өстәп куйды.
Гарифҗан Мөхәммәтшин – авыллар язмышы өчен янып-көеп яшәүче кешеләрнең берсе. Соңгы елларда авыллар тарихы белән тирәнтен шөгыльләнгәнгә, ул фаҗигане тарихлар киселешендә күрә. Хаталарны кабатламаска иде дә соң...

Тарих дәресе

Язмамны тулыландырып, авыр сугыш елларында Арбор мәктәбендә башлангыч белем биргән Сания апа Шәрипова истәлекләреннән бер өзек тәкъдим итәсем килә. Монысы инде тарих дәресе.
«Әле дә хәтеремдә, 1нче сыйныфка 41-42нче елларда туган 76 бала килде. Аларны ике параллель класска бүлеп, берсен – Шакирова Гасимә апа, икенчесен мин алдым. Сугыш беткән генә булса да, аның газаплары һаман да дәвам итә. Ашарга җитми, өскә киемнәр юк. Кышкы суыкларда өйдә нинди чүпрәк кисәге булса, шуңа төренеп, балалар укырга килә. Кайберләренең кыяфәтләрен күреп, утырып елыйсылар килә. Пальто, итек кебек киемнәрне күреп тә булмый. Аякта иске-москы чабата, тишек оекбашлар, тула оеклар. Түбән очтан Галләмов Миңнехан (мәрхүм инде), башына кияргә булмагач, кышын әнисенең иске ашъяулыгын чорнап йөрде. Мортазина Фәймәнең өстенә бернәрсә юк кияргә, өйдәге искереп беткән идән паласын бөркәнеп йөрде. Шулай тилмерсәләр дә, өшесәләр дә, дәрес калдырмыйлар иде балалар. Авыр еллар булса да, бала күңеле бала булып кала. Кечкенә чакта алар шаярырга, уйнарга, җырларга да яраталар. Башлангыч сыйныфларда әле сабыйлыклары, ихлас күңелле булулары «ярылып ята». Беренче сыйныфка килгән укучылардан нинди һөнәр белүләрен сорашам. Җыр дәресләрендә балалардан кайсысының җырлый белүен тикшерәм. Күбесе ояла, кул күтәрми. Арадан кечкенә генә, зур күзле бер малай бик кыю, тере булып чыкты. Кулын күтәрде дә: «Апа, апа, мин җырлый беләм, җырлыйм әле», – диде. Мин рөхсәт иттем.

«Балтачларның капкалары
Зәңгәр буяу, бик матур.
Мин үзем дә шул Балтачта
Туып-үскән бер матур»,
– дип кычкырып җырлап җибәрде.

Балалар көлеп җибәрделәр. Миңа да малайның кыюлыгы, матур тавышы бик ошады. Бик көләсем килсә дә, түздем, «укытучы» булуымны онытмаска тырыштым. Җырлаучы малай – сугышка кадәр үк гаиләсе белән Ор авылыннан күчеп килгән Гыйниятуллин Нәсих иде. Аның да әтисе сугышта үлеп калган. Сугышка кадәр Мари башындагы тегермәндә тегермәнче булып эшләгән.

Минем сыйныфта Гозәеров Габделфәрт, Вәлиуллин Вәзих, Зиннәтуллин Гыйззәтулла, Гатиятуллин Шәйдулла, Мөхәммәтшин Гарифҗан һ.б. укыды. Габделфәрт үзенең пөхтәлеге, әйберләрне кадерләп, саклап тота торган булуы белән кызлар кебек аерылып тора иде. Аның 1нче сыйныфта яза башлаган каләме һәм чүпрәктән теккән каләм сөрткече ертылмыйча, пычранмыйча, югалмыйча 4нче сыйныфка кадәр сакланды. Ә Шәйдулла дигән малай бик шаян, бик шук иде. Дәрескә килгәндә, көн саен каләме, карандашы югалган, төшеп калган булыр иде. Ул заманда уку әсбаплары бик кадерле, юк заман. Ике нче сменада укыйбыз. Балалар зарлана: «Апа, Шәйдулланы орышыгыз әле, кич кайтканда, каравыл кычкырып, ямьсез җырлап кайта». Мин Шәйдулланы алып калып сорашам: «Нинди җыр җырлыйсың, ни өчен бик каты кычкырасың?» – дим. «И апа, караңгыда бик куркам мин, мәктәптән кайтканда, Карбанай күперенә җиткәч, бүре чыга дип, бик каты кычкырып җырлый башлыйм. Бүреләр шуннан куркып качалар», –ди. «Бүреләрне качыра торган нинди җыр соң ул?»– дим. Ул җырлап күрсәтә:

«Колхозлар ат симертәләр,
Тагарак кимертәләр,
Эшли алмаган карчыкларны
Эшләтеп тилмертәләр.

Мин башка җыр белмим дә», – дигән була».

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading