Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы елга йомгак ясады. “Президент кул куя алмыйча, киредән Дәүләт Советына кайтарган бер генә закон проекты да булмады. Бер яктан бу профессиональлек булса, икенче яктан хакимият тармакларының бердәм эшчәнлек нәтиҗәсен күрсәтә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Скопировать ссылку

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы елга йомгак ясады. Ел дәвамында республиканың закон чыгару органы депутатлары 10 тапкыр очрашкан һәм барлыгы 284 закон проекты каралган. Шуларның 94 се Президент тарафыннан имзаланган.
“Президент кул куя алмыйча, киредән Дәүләт Советына кайтарган бер генә закон проекты да булмады. Бер яктан бу профессиональлек булса, икенче яктан хакимият тармакларының бердәм эшчәнлек нәтиҗәсен күрсәтә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кабул ителгән законнар арасында парламент җитәкчесе аеруча да өчесен билгеләп үтте. Моның береченчесе промышленность паркларында эшчәнлек алып бара торган кече һәм урта бизнес вәкилләренә салымнар буенча ташламалар бирүгә кагыла.
“Бу бик күп кешегә кагыла. Үз вакытанда, машина сатып ала алган һәрбер кеше легаль һәм легаль булмаган ысул белән гаражлар төзеде. Бу җәмгыятьтә, салым системасында күп сораулар тудыра иде. Без бу юнәлештә быел эш алып бардык һәм күпләр гражларын рәсмиләштерде”, - дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.
Депутатлар караган иң зур закон проектлары исемлегендә киләсе елга бюджет проекты да бар. 2022 елда Татарстан казнасының керем өлеше 300 млрд, чыгымнар 324 млрд сум, дефицит 24 млрд сум булачак.
Комментарийлар