16+

2026 елда безне ниләр көтә? Фаразлар, башлангычлар һәм глобаль үзгәрешләр

Яңа елга аяк басканда һәрберебездә алда ниләр көтүе кызыксыну уята.

2026 елда безне ниләр көтә? Фаразлар, башлангычлар һәм глобаль үзгәрешләр

Яңа елга аяк басканда һәрберебездә алда ниләр көтүе кызыксыну уята.

Күрәзәчеләр, саннар белән эш итүчеләр, астрологлар 2026 елга нәрсә вәгъдә итә? Бу язмада шуларны тупладык. 

Саннар белгечләре: 1 ле- башлангыч!
Нумерологлар искәртүенчә, һәр елның үз саны бар. Узып баручы 2025 ел күпләрегездә ниндидер эшләрне тәмамлау хисе яисә югалтулар елы булып истә каладыр. Эш шунда ки, 2025 = 2 + 0 + 2 + 5 = 9. Ягъни быелның цифры - 9. Бу тәмамлану энергиясе, ди саннар белән эш итүче экспертлар. Бу циклның тәмамлануы. Инде мәгънәсе калмаган әйберләрне тормышыгыздан юк итәргә вакыт. Бу мөнәсәбәтләр, проектлар, күзаллаулар һ.б. булырга мөмкин. Шуңа да күпләр быел һөнәрләрен, яши торган шәһәрләрен, гадәти тормыш рәвешен алмаштырды. 

2025 елны “начар ел” булды дип кабул итмәгез. Бу – чистарыну елы иде, ди нумерологлар. Көзен агачлар яфракларын көчсез булганга түгел, ә яңа үсешкә әзерләнгәнгә коя. “Мин башка булдыра алмыйм”, дигән уйлар да сезгә нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнгә түгел, ә “җибәрергә вакыт” җиткәнгә килгән. 
2026 елга аяк басканда моны җиңеллек белән эшләү өчен психологлар өч нәрсәне эшләргә киңәш итә. 

Беренчедән, сез үз аңыгыз белән узып баручы елда нәрсәгә нокта куйганыгызны аңларга тиеш. Моның өчен ак кәгазь алып, быел тәмамланган 3 эшегезне языгыз. 

Үзегез дә сизмәстән, нәрсәләрдән баш тарта алдыгыз? (Өметләр, роль һ.б- нәрсәдән соң сезгә җиңел булып калды?
Нәрсәне тәмамларга өлгермәдегез һәм декабрьдә дә сезгә игътибарны нәрсәгә юнәлтергә кирәк? (Эшләп бетерү өчен түгел, ә үз теләгегез белән бу эшләрне “ябар” өчен). 

Болар барысы да 2025 елны ниндидер авырткан ноктага түгел, ә алга атлар өчен ресурска әйләндерәчәк. 
Икенчедән, 2026 елның санын карыйк. 2 + 0 + 2 + 6 = 10 → 1 + 0 = 1. Ягъни алдагы елның цифры 1 булачак. 9 лы тәмамлану белән бәйле булса, 1 ле ул яңа башлангыч дигәнне аңлата. 

Өченчедән, 1 ле башлангыч белән бәйле булса да, яңа әйбер башлыйм дип, башыгыз белән “чуммагыз”, дип кисәтә белгечләр. Юкса, тиз арада “яначаксыз”. Шуңа да алдагы өч айга үзегезгә 1 максат куеп, шуңа омтылыгыз. 

Күрәзәчеләр ни ди?
Болгария күрәзәчесе Ванга һәрвакыт диярлек бераз дорфа аралашуы белән аерылып торган. 
Бу еллар аралыгында кешеләр үзләренә үзләре үк авырлыклар тудырачак. “Җирне дә җәлләмичә, үзләренә үз куллары белән кабер казыячаклар”, дигән ул. Күрәзәче әйтеп калдыруынча, 2026 елда табигать тирәлекне пычратуга җавап итеп климат бәла-казалары белән җавап бирәчәк. Дөньяның төрле почмакларында янгыннар, корылык, су басулар һәм җир тетрәүләр булуы ихтимал.

“Дөньяның бер өлеше туңыр, икенчесе яначак,” — дип фаразлаган Ванга. Вулканнар зур активлык күрсә башлаячак. Бигрәк тә Япония, Италия һәм Индонезиягә күп кыенлыклар туарга мөмкин. 

Күрәзәче бөтен дөнья буйлап хәрби бәрелешләр булуын да фаразлаган. “Коры үләнгә шырпы төшкән кебек кабыныр”, дип әйтеп калдырган ул. 
Ванга ясалма интеллект хакында да алдан күргән. Аның сүзләренчә, 2026 елда кешеләр машиналар белән «дуслар белән сөйләшкән кебек» аралашачак. Тик бу процесс куркыныч тудыра, чөнки ул «халыкны контрольдә тоту чарасына» әвереләчәк, дип фаразлаган күрәзәче. 

Нострадамус: “озын сугыш тәмамланачак”

Безнең якын киләчәгебез турында билгеле күрәзәче Нострадамус та әйтеп калдыра. Дөрес, аның фаразлары күпкә куркынычрак яңгырый. XVI гасыр француз астрологы якын арада безне зур фаҗигалар көтә, дип фаразлаган. Аның сүзләренчә, яңа пандемиядән һәм Англиядә эчке сугышлардан алып, Җиргә метеорит төшүгә кадәр барып җитәргә мөмкин. 

Еш кына аның «озын сугышның тәмамлануы» турында сүзләре китерелә. Шул ук вакытта, чираттагы дүртюллыкта ул Европада яңа сугышлар башлану һәм яңа пандемия барлыкка килүен фаразлаган булуы ихтимал. 

Ә аның «космостан утлы шарның төшүенең хәбәрчесе» дигән юлларны «Көнбатыш державалары чорының тәмамлануы» дип аңлаталар. 
“Космостан утлы шар күтәрелер. Язмыш хәбәрчесе дөньяга ялварыр. Галәм һәм фән бергә әйләнер. Җир язмышы. Икенче тапкыр бирелгән мөмкинлек”, - дип язган Нострадамус. 

Кейси: кешелекне яңа ачышлар көтә
Ванга, Нострадамус кебек танылу алмаса да, америка күрәзәче Эдгар Кейси фаразларының төгәллеге белән аерылып тора. 
Эдгар Кейси талантын хөрмәт итүчеләр ышаналар ки, ул Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышларын, Совет Союзының таркалуы, коммунизмның җимерелүе, Израиль дәүләтенең төзелүе, лазерның уйлап табылуы һәм Кытайның күтәрелешен алдан күрә алган.

Кейси фаразларында Россиягә зур урын бирелә, һәм аның сүзләренә караганда, илебезгә бөек миссия билгеләнгән булган. 
“Россиядән дөньяга өмет киләчәк; ләкин ул коммунизмнан яки большевизмнан түгел, ә ирекле илдән булыр. Һәр кеше шул вакытта үз җәмгыятендә яшәячәк”, — дигән булган Кейси.

Аның фаразлавынча, 2026 ел кешелек тарихында иң зур ачышлар елы булачак. Кэйси сүзләренчә, 2026 елның март аенда Сфинксның уң аягыннан археологлар пирамидаларны төзүчеләр яшергән “язмалар залы”н табачак. Бу залда кешелек тарихын тулысынча ача торган документлар булачак — хәтта неандерталлар яшәгән чорларга кадәр яңалыклар булырга тиеш, дип фаразлана.

Ясалма интеллект: нинди фаразлар көтелә
Фаразлар буенча, 2026 елда әле кичә генә «тенденция» кебек тоелган нәрсә — ясалма интеллект барлык процессларның бер өлеше булачак.  
Ясалма интеллект тормышыбызга үтеп керү сәбәпле:
— компанияләрдә штатлы «ясалма интеллект белгечләре» пәйда булачак; 
— автоматлаштыру вак һәм күп вакыт, көч таләп итә торган эшләрдән арынырга ярдәм итәчәк;  
— эшләү формасы “сыгылмалырак” булачак: офислар азая, ә эш нәтиҗәсе үсә;  
— контент, маркетинг, аналитика — барысы да «кеше + ясалма интеллект» форматына күчәчәк.  

Заманадан артта калмыйм дисәгез: санлы күнекмәләр өйрәнергә: prompt-инжиниринг, мәгълүматны анализлауны, эшне автоматлаштыруны даими кулланырга киңәш ителә. Ясалма интеллектан курыкмагыз.   

P.S. Йолдызлар, астрологлар, ясалма интеллект, күрәзәчеләр ни генә фаразласа да, киләсе елыгыз шатлыкка һәм сөенечләргә бай булсын! Иң мөһиме сәламәт булыгыз!

Лилия Локманова әзерләде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading