16+

32 ел татар теле укыткан Хәмзия Хөснетдинова: «Телгә мәхәббәтне үгетләп сеңдереп булмый»

Татар телен балага ничек яраттырырга? «Телнең сиңа кирәге чыгачак», дип үгетләү генә беркайчан тиешле нәтиҗәсен бирмәячәк.

32 ел татар теле укыткан Хәмзия Хөснетдинова: «Телгә мәхәббәтне үгетләп сеңдереп булмый»

Татар телен балага ничек яраттырырга? «Телнең сиңа кирәге чыгачак», дип үгетләү генә беркайчан тиешле нәтиҗәсен бирмәячәк.

Казанның 33нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмзия Хөснетдинова моңа 32 еллык педагогик тәҗрибәсе аша инанган. Рус балаларына татар телен өйрәтүне чын-чынлап кызыклы итү өчен, ул үзе дә зур көч куйган кеше. «Сәлам» дәреслеген төзүдә катнашкан 8 авторның берсе ул.

«Татар теленең миңа нәрсәгә кирәге бар инде?» — бу сорауны мәктәптә эшләү дәверендә татар теле укытучылары заманында ничәмә-ничә тапкыр ишетте икән... Әмма бүген, сөенечкә, татар телен өйрәнүне кирәксенмәгән укучылар бик сирәк, ди Хәмзия ханым. Үзе белем биргән гимназиядәге мохит, җитәкчелекнең телгә мөнәсәбәте, татар теле укытучыларының үз эшенә карашы, баланың кечкенә генә уңышларын да бәяләү үз нәтиҗәсен бирә, күрәсең.

— Бала предметны үзеннән-үзе ярата башламый. Ул аны укытучы аша ярата. Укытучыга карата мөнәсәбәте аша предметка да карашы формалаша, — ди Хәмзия ханым.

укытучы. фото с личного архива

Һөнәргә тугрылык

Хәмзия Хөснетдинова укытучы булачагын балачактан ук белгән. Әлеге дә баягы үз укытучыларының үрнәге шушы сукмактан атлауга этәргеч биргән. Биектау районының Ямаширмә авылында аның белән бергә белем алган 20 сыйныфташының җидесе педагог һөнәрен сайлавы да моның ачык күрсәткече. 

Казан федераль университетының рус-татар филологиясе факультетын тәмамлаганнан соң Хәмзия, үзе туып-үскән якларга кире кайтып, Коркачык авыл мәктәбенә эшкә керә. Озак эшләп өлгерми: бер елдан кияүгә чыгып, ире белән Казанга күченәләр. Башта 64нче гимназиядә эшли. Бүгенге көндә, инде менә 20 елга якын, ул 33нче гимназиядә балаларга татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт сеңдерә. 90нчы еллар — татар теленең мәктәпләрдә киң укытыла башлаган гына чоры, дәреслекләр дә җитмәгән вакыт. Әмма моңа да карамастан, сайлаган юлына тугры кала ул.

укытучы. фото с личного архива

«Өйрәнергә кирәк» дип кенә булмый

Татар теле укытучысының иң зур бурычы — балада телгә карата кызыксыну уяту. Әмма әйтүе генә җиңел шул. Бигрәк тә шәһәр мәктәбендә бу нык катлаулы эш. Чөнки бүген татар балалары арасында да туган телне белмәгәннәр, әти-әниләре өйдә татарча сөйләшмәгән гаиләләр аз түгел.

Хәмзия Хөснетдинова баланы «татар телен өйрәнергә кирәк» дип мәҗбүриләү юлын сайламый. Аның фикеренчә, телгә мәхәббәтне үгетләп сеңдереп булмый, аны мохит ярдәмендә тудырырга кирәк. Бала өйдә татарча сөйләшсә, татарча китаплар укыса, җырлар ишетсә, театрга йөрсә, тел аның өчен табигый мохиткә әйләнә.

33нче гимназиядә мондый мохитне үзләре тудырырга тырышалар. Биредә дистәгә якын татар теле укытучысы хезмәт куя. Укучыларның 80гә якын проценты туган тел буларак өйрәнү өчен татар телен сайлый. Димәк, рус гаиләләре дә татар телен өйрәнүне кирәксенә.

Гимназиядә татар студиясе, театр, татар җыры түгәрәге бар. Мәктәп радиосында да татарча җырлар яңгырый. Балалар, еш кына, әти-әниләре каршында чыгыш ясый: татарча җырлый, бии, шигырь сөйли. Шул рәвешле татар теле алар өчен дәрес кенә булудан туктый.

«Сәлам» — дәреслек кенә түгел

Хәмзия Хөснетдинова — «Сәлам» уку-методик комплексын төзегән авторларның берсе дә әле. Бер төркем укытучыларда яңа дәреслек булдыру теләге татар телен заманча һәм кызыклы итеп укыту ихтыяҗыннан туган. Булган укыту алымнары белән генә канәгатьләнмичә, алар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимен кабул итәләр һәм ялкынланып эшкә керешәләр.

Бүгенге балага аңлаешлы, җырлары, уеннары, видео һәм аудиоматериаллары, тестлары, аерым эш дәфтәре булган заманча дәреслек җиңел генә тумаган, билгеле.

Төп эшләреннән бушагач, 4 яшь һәм 4 тәҗрибәле укытучы, кичләрен бергә җыелып, фикерләшеп, төннәр буе материал туплап, аннары барысын бергәләп карап чыгып, сызып-бозып, яңадан язып дигәндәй барлыкка килгән ул. Бүген бу дәреслек рус балаларын татарчага өйрәтүдә яхшы гына нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Шул ук вакытта Хәмзия ханым 8 ел элек басылып чыккан "Сәлам"не соңгы нокта дип тә санамый. Тел дә, җәмгыять тә үзгәрә, шуңа күрә дәреслекләр дә яңарып торырга тиеш, ди ул. Аның фикеренчә, бу эшкә яшь укытучыларның актив кушылуы кирәк.

укытучы. фото с личного архива

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading