Апас районында яшәүче тыл хезмәтчәне Вазыйх Хәлилуллин бу көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.
Вазыйх абый тумышы белән Иске Йомралы авылыннан. Гаиләдә өченче бала булып туган. Җиде сыйныфтан соң колхозда эшли башлый. Тракторчы булу хыялы аны Дәүләки авылына механизаторлар курсына китерә. Кулына таныклык алган көненнән башлап трактордан аерылмый да диярлек. 1998 елга кадәр машина-трактор станциясендә һәм колхозда эшли.
– Әтиебез бик тырыш, эшчән кеше. Ял дигәнне нәрсәне бөтенләй белмәде. Аннан арыдым дигән сүзен дә ишеткәнебез булмады. 70 яшенә кадәр бер эш көнен дә калдырмыйча эшләп йөрде, – ди кызы Зөлфирә Газизова.
Вазыйх абыйның бала вакыты сугыш чорына туры килә. “10-12 яшьләрендә урманга яфрак җыярга баруларын, күрше Гайфулла бабайга кереп чабата үрергә өйрәнүләрен сөйли иде. Үзе дә остарып беткәч, үргән чабаталарын Тәтешкә алып бара сата торган булган. 14 яшеннән ат җигеп, колхозга булышкан. Әниебез Тәнзилә белән биш бала тәрбияләп үстерделәр. Алар безне үзләре кебек эштән курыкмаска өйрәттеләр”, – ди Зөлфирә апа.
Уңган, булдыклы колхозчы Вазыйх абый турында газетага еш язып чыкканнар. Кызы әйтүенчә, әтиләрен газета битләрендә күргәч, аеруча горурланганнар. “Шулар арасында 1957 елгы газета әле дә саклана. Әтиебез берничә тапкыр «Социалистик ярыш җиңүчесе» дә булган. Диплом-грамоталарының бихисап. Барысын да кадерләп саклыйбыз», – ди Зөлфирә апа.
Вазыйх абый оста гармунчы да. Яшьрәк чагында бер генә туй, туган көннәр мәҗлесләре аннан башка узмаган. “Кичләрен гаиләбез белән җыелып, әти гармунда уйнап, без җырлап утыра идек. Күңелле вакытлар иде дип хәзер дә искә алабыз”, – ди кызы.
Вазыйх абый белән Тәнзилә апа ике малай, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка, Тәнзилә апа 2008 елда, бергә яшәүләренә 50 ел булырга өч ай калганда вафат була. Биш баласы да исән-сау, Вазыйх абый бүген төпчек кызы Сәвия белән яши. Нәсел дәвамчылары – 8 онык, 7 оныкчыклары бар.
– Әтинең озын гомерле булу серен мин дөрес туклануда күрәм. Ул без белгәннән бирле бары режим белән генә ашады. Күп итеп ашказанын тутырып ашарга яратмады. Икенче сере – гел хәрәкәттә булудадыр. Иртән торуга, аягымны язып керим дип, бакчага чыгып китә иде. Хәзер дә шулай ук, гадәтенчә, бакчада йөреп керә. Авырткан вакытларында урын өстендә булса да аякларын хәрәкәтләндерергә тырыша. Әтиебез тәмәке тартмады, ачык күңелле, ярдәмчел кеше ул. Кул астында тракторы булгач, йомыш белән килүчеләр күп иде, берсен дә беркайчан да кире бормады. Аларның догалары да әтигә юлдаш булгандыр, – ди Зөлфирә апа.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар