16+

80 яшьтә бу әбиең кебек булсаң иде!

Бу көннәрдә Республика клиник хастаханәсендә ятарга туры килде.

80 яшьтә бу әбиең кебек булсаң иде!

Бу көннәрдә Республика клиник хастаханәсендә ятарга туры килде.

Ремонттан соң хастаханә бинасы яктырып, матураеп киткән. Палатада да күп кеше ятмый, ике-өч урынлылар гына. Әйберләремне урнаштырырга өлгермәдем, күршедә яткан 75-80 яшьләр тирәсендәге әбигә күзем төште.

Аңа игътибар да итмәс идем – иреннәре кишерсу-кызыл төстә моның. Башта күземә генә шулай күренә дип торам. Үзегез беләсез, авырган вакытта әллә нинди фантазияләр барлыкка килә. Уңайсыз булса да, торам-торам да тагын шул әбигә текәләм. Аптыраганнан авыруы шундыймы соң моның дип тә куйдым. Юк ла, алай булырга мөмкин түгел, дип үз-үзем белән бәхәсләшәм. Шунда әбиең наркоздан айный башлады. Килененә иң беренче әйткән сүзе: “Минем иннегем сөртелмәгәнме?” иде. Мин баскан җиремннән шапылдан күтемә утыра яздым. Әбиең операциягә иннек сөртеп кергән икән бит!

Урын өстендә дә озак ятмады ул. Икенче көнне үк торып йөри башлады. Торып баскач та иң беренче үрелгән әйбере иннек белән көзге иде. Янәшәсендә яткан без – яшьләр өчен бу кызык иде, әлбәттә. 

– Яныгызга иреләрегез, туганнарыгыз килә, ә сез монда төссез бит белән ятасыз! Мә, көзге, бераз кыяфәтеңне тәртипкә китер. Хатын-кыз теләсә-кайсы вакытта, нәрсә генә булса да матур булырга тиеш, - дип әле безне шелтәләп тә ала иде ул. Шуннан соң башына яулык урынына бәйләгән матур гына ак чепчигын рәтли дә, үзенә килешеп торган иннеген сөртә дә корридор буйлап йөреп керә иде.
80 яшьтә бу әбиең кебек булсаң иде! Ә без 20дә дә инде таралырга торабыз!      

Резидә Садриева, Балык Бистәсе

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading