16+

84-61 ВГ номерлы кара “Волга”да кем йөргән?

Татарстанда укучыларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларында “Җиһангирләр атналыгы” бара. Космонавт булырга хыялланган, галәм белән кызыксынган малайлар белән кызларга Мәскәү янындагы Звездный шәһәрчегеннән “аяклы тарих” кунакка кайтты.

84-61 ВГ номерлы кара “Волга”да кем йөргән?

Татарстанда укучыларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларында “Җиһангирләр атналыгы” бара. Космонавт булырга хыялланган, галәм белән кызыксынган малайлар белән кызларга Мәскәү янындагы Звездный шәһәрчегеннән “аяклы тарих” кунакка кайтты.

Кама Тамагы районындагы Бәрлегуҗа авылында туган Исфат Минниҗанов ул. Күз тимәсен, 84 яшендә дә хәрби туры-төз гәүдәсен, ачык-төгәл сөйләмен югалтмаган. 

- Бөек Ватан сугышы елларында халык ачлык-ялангачлык кичерде. Безнең гаиләдә сыерны ничек тә асрарга тырыштылар, чөнки сыер яшәү чыганагы иде. Берсендә шулай күршеләрнең ике кечкенә баласы ашарга сорап керде. Әни аларны кычыткан шулпасы пешереп тукландырды. Кычытканны, алабута орлыгын күпләп җыя идек. Яз көне кар эри башлауга кырга чыгып, бәрәңге эзлибез, өшегән бәрәңге тапсак, шатланабыз. Шулай тырышып-тырмашып исән калдык. Авырлыклар каршында куркып калмаска кирәк. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев әйткәнчә, “Без булдырабыз!” дип, алга бару һәм илебез өчен тырышу зарур, - ди Исфат ага.

Армиядәге хезмәте вакытында “Машина йөртү остасы” билгесенә ирешә Исфат Минниҗанов. Энәсеннән-җебенә кадәр тикшерелгәннән соң 1966 елда аны, йөзләгән хәрбиләр арасыннан Звездный шәһәрчегендәге Космонавтлар әзерләү үзәгенең автотранспорт бүлеге командиры итеп сайлап алалар. Хезмәтенә үтә дә җаваплы караган Исфатны бер елдан инде Космонавтлар әзерләү үзәгенең бөтен автотранспорт хуҗалыгының җитәкчесе итеп билгелиләр. 1966 елдан башлап Исфат Минниҗанов Звездный шәһәрчегенең һәм Космонавтлар әзерләү үзәгенең ветераны да, яшьләрнең остазы да, төгәллек сакчысы да.
- Һәр хезмәтне һәм һәр бурычны төгәллек белән үтәргә кирәк, шул вакытта эш имин һәм нәтиҗәле була, - ди Исфат Захир улы.

Татарстаннан ничә еллар читтә яшәсә дә, ана телендә чиста сөйләшә ул.

- Бабаларыбыз һәм әбиләребез телен ничек онытмак кирәк?!. Милләттәшләрең янына килеп басканда, ана телеңдә бер сүз белмәсәң оят бит. Милләттәшләрем юк чакларда мин татарча китапларны кычкырып укыдым, шуның белән сөйләм телен сакладым. Республикабызда татарча бик күп газеталар һәм журналлар чыга икән, пропаганда бик мөһим, халык укысын, - дип фикерләре белән уртаклашты Исфат Минниҗанов “ТАТМЕДИА” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән танышканда.

Исфат Минниҗанов үзенең хезмәте вакытында дөньяның беренче космонавты Юрий Гагарин белән якыннан аралашкан кеше.

— Юрий Гагаринга билгеләнгән шофер Борис Бабкин иде. Башкаларга аның хезмәт машинасына утырырга рөхсәт юк. Автогараж җитәкчесе булганлыктан, миңа рөхсәт, кайчакларда Юрий Гагаринны эш буенча илтеп куйгаладым. Космонавтларның маршруты хәрби сер, әмма трассадагы автоинспекторлар мин идарә иткән машина эчендә “пассажирның” кем булганлыгын сизенеп честь биреп калалар иде. Юрий Гагарин бик яхшы кеше иде, - дип искә ала Исфат Захир улы. 

Юрий Гагаринга 84-61 ВГ дәүләт теркәү номерлы кара төстәге “Волга М-21” хезмәт күрсәткән. Әлеге автомобиль хәзер Звездный шәһәрчегендәге кадерле экспонатларның берсе. Юрий Гагаринның үзенең дә 78-78 МОД дәүләт теркәү санлы “Волга М-21” автомобиле булган, аны Хөкүмәт бүләк иткән.

- Без җиңелә торган халык түгел, без җиңәргә тиеш! - дип, әмер дә һәм өндәмә дә биреп саубуллашты Исфат ага Минниҗанов.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading